Бүздәк яңалыклары: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Яңа бит: «{{Газета | исем = Бүздәк яңалыклары | оригиналь исем = '''''Буздякские новости''''' | рәсем = | имза = | тө…»
(аермасы юк)

1 сен 2014, 18:58 юрамасы

Бүздәк яңалыкларытатар телендә Башкортстанның Бүздәк районында нәшер ителүче дәүләт иҗтимагый - сәяси газетасы. Атнага ике тапкыр чыга. Русча «Буздякские новости» гәҗите чыга. Гомуми тираж – 6 900 данә, яртысыннан күбрәге татарча гәҗитнеке. Айга 2 тапкыр башк. «Бүздәгем-йәнтөйәгем» гәҗит - кушымча чыгып килә. Өч телдә «Бүздәк-экспресс» реклама гәҗите таратыла. [1]

Бүздәк яңалыклары
Буздякские новости
Tөр

Иҗтимагый-сәяси


Гамәлгә куючы

Башкортстан Республикасының Матбугат һәм киң мәгълүмат чаралары агентлыгы

Нәшер итүче

Башкортстан Республикасының «Буздякские новости» редакция-нәшрият комплексы дәүләт-унитар предприятиесе

Баш мөхәрир

Д.Х.Туктамышев

Штат корреспондентлары

14

Нигезләнгән

1931 ел

Тел

татар теле

Төп офис

Русия, Башкортстан, Бүздәк районы, Бүздәк авылы, Кызыл Мәйдан ур., 47а

Тиражы

6 900


Веб-сайт: http://byzdyak.ru/

Тарих

1931 елның 15 октябреннән «Sturm» («Штурм») исеме белән нәшер ителә башлый. [2] Атнага 2 тапкыр стеклографта күбәйтелеп халыкка таратыла. Беренче мөхәррире Ибәтулла Еникеев була.

1933 елдан басмаханә өчен кирәкле техника кайтартылгач, гәҗит Бүздәкнең үзендә басыла башлый.

1937 елдан 1953 елга кадәр «Коммунага» / «К коммуне» исеме белән нәшер ителә.

Сугыш вакытында һәм сугыштан соң 1957 елга кадәр мөхәррире Хәй Саттаров була. 1962 - 1966 елларда районнарны эреләндерү сәясәте сәбәпле гәҗит чыгару тукталып тора. [3]

1965 елда район торгызылгач, район гәҗитләре татарча «Алга» / русча «Вперёд» исеме белән чыга. Мөхәррир булып Әнәс Исәргәков эшли. [4]

1991 елның 1 гыйнварыннан «Бүздәк яңалыклары» / «Буздякские вести» исемен ала.

1996 елдан компьютерда әзерләнә.

Темалары

Башкортстан Республикасының, Бүздәк районының иҗтимагый - сәяси тормышын яктырту, икътисады үсеше, мәдәният яңалыклары белән таныштырып бару. [5]

Якташлары турында

Район гәҗитләре битләрендә, Каңлы-Төркәй авылыннан чыккан якташлары, Салават Юлаев бүләге ияләре Хәким Гыйләҗев, Габдулла Гыйләҗев, Факиһә Тугызбаева иҗаты киң яктыртыла [6]

Чыганаклар

Искәрмәләр

  1. http://buz-rayon.ru/
  2. Уфа сайты
  3. Башкортостан (эниклопедия)
  4. http://www.onlinegazeta
  5. АРПП
  6. ЭКО-сайт