Емельян Пугачёв: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Derslek (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 37:
Польшага киткән качакларны патшабикә [[Екатерина II]] тарафыннан гафу итү турында указ чыгарылуга, Пугачев Добрян форпостында паспорт ала. Польшадан Русиягә чыккан качакларны Екатерина Идел аръягында, [[Ыргыз]] елгасы буенда нигезләнергә чакыра. [[Казан губернасы]]на килә. Үзе тотып йөргән староверларны [[Ырынбур губернасы]]на күчерелүләрен белеп, Емельян башта шунда барып чыга, аннары паспорт алып, [[1772 ел]]ның көзендә Ырынбур губернасындагы [[Мәчетле бистә]]дә оялый.
 
Пугачев утлар-сулар кичеп йөргән чакта РәсәйРусия төрле сәер хәбәрләр белән тула. Әле [[Царицын]] каласында, әле [[Воронеж өлкәсе]]ндә яңа "падишаhлар" пәйда була. Аларның hәркайсы үзен хыянәтче Екатерина тарафыннан тәхеттән куылган Петр Федорович, дип игълан итә. Гәрчә чын Петр патша 1762 елның 5 июлендә Екатерина тарафдары Алексей Орлов тарафыннан буып үтерелгән булса да, Богомолов, Рябов, Асланбеков, Евдокимов кебек батырлар үзләрен явыз патшабикә кулыннан очраклы рәвештә качып котылган "падишаh" итеп танытырга тели. Тик аларның "тантанасы" озак дәвам итми. Шулай да, Рәсәйне иңеннән-буена кадәр йөреп чыккан Пугачев аларның фаҗигале язмышы турында да, [[Петр ӨченчеIII]] хакында да ишетеп кала hәм бу хәбәрләрнең hәммәсен мыегына чорный бара.
 
Идел аръягына чыгып, Сембер провинциясенә аяк баскач, Пугачев әүвәл Малыковка авылында /<ref>хәзерге [[Вольск]] шәhәре</ref> hәм Мәчет[[Кызыл бистәсендәмәчет]] /бистәсендә<ref>хәзер Сарытау өлкәсендәге [[Пугачев (шәһәр)|Пугачев]] каласы, Олы Ыргыз елгасы буенда</ref> туктала. Бу төбәктә яшәгән крестьяннарның hәм [[Җаек казаклары]]ның тормышы, кайгылары белән кызыксына.
 
Ә Җаек казаклары бу вакытта яраларын ялапбик ятучыавыр җанварныхәлгә хәтерләтәкала. 1772 елның январында комсыз старшина hәм атаманнарның рәхимсез талавына каршы күтәрелгән казакларның фетнәсен бастыру өчен патша хөкүмәте Җаек шәhәрчегенә /(хәзерге Уральск/) генерал фон Траубенберг командалыгындагы кораллы отряд юллый. Баш имәс казаклар беренче бәрелеш вакытында генералның үзен дә, хөкүмәткә сатылган атаман Петр Тамбовцевны, Яков Колпаков, Суетин, Федор Митрясов, Иван hәм Семен Тамбовцев кебек старшиналарны юк итәләр. Фетнәне бастыру өчен җибәрелгән отряд та, бай старшиналар да кулга алына, шәhәрдә ярлы казаклар тантанасы башлана. Ләкин патша хөкүмәте февраль аенда ук казакларга каршы генерал-майор Ф. Фрейман командалыгындагы яңа гаскәр юллый. Июнь башында Фрейман Җаек шәhәрчегенә килеп җитә hәм казаклар гаскәрен куып тарата. Йөзләгән казак кулга алына, төрмәләргә ябыла. Җәлладлар 47 кешене асып, 3 казакның башын өзеп, 12 кешене кисәкләргә чапкалап үтерәләр /<ref>В. Буганов. "Емельян Пугачев"</ref>. Дистәләгән казакны мәйданнарда камчылар белән кыйныйлар. Бик күп кеше, далага качып кына, җәзалаудан котылып кала. Казакларга 36756 сум штраф салына.
 
Казакларның аяныч хәле турында ишетүгә үк, Пугачев сәүдәгәр сыйфатында [[Җаек (шәһәр)|Җаек]] шәhәрчегенә ашыга. 22 ноябрь көнне ул Денис Пьянов дигән казак йортына килеп төшә. Бер атна чамасы базар hәм урамнарда йөргәннән соң, Пугачев казакларның барча михнәтләрен дә, ниятләрен дә аңлап ала.
Юл номеры - 47:
15 августта Емельян Җаек шәhәрчегеннән 60 чакрымдагы, Таловая дигән елга буена урнашкан юлханәгә килеп җитә. Юлханә хуҗасы Степан Оболяев белән ул әле [[1772 ел]]ның ноябрь аендагы "визиты" вакытында ук танышкан була. Бу юлы, мунчага баргач, Пугачев инде Оболяев каршында да үзенең "падишаh" Петр III икәнлеген "ачып сала".
 
==Пугачев сугышы==
Менә [[1773 ел]]ның көзендә Җаек казаклары арасында үзен Петр I патшаның оныгы — Петр III дип таныткан бер кеше килеп чыга. Чынлыкта исә ул Дон казагы Емельян Иванович Пугачев була. Ул халыкны көрәшкә чакыра. «Мин сезгә җирләрегезне, суыгызны, урман-болыннарыгызны кайтарып бирермен, барыгыз да иреккә чыгарсыз», дип манифестлар, өндәмә хатлар язып, авылларга тарата.
 
Урал һәм Идел буенда яшәгән хезмәт иясе халкы: [[руслар]], [[татарлар]], [[башкортлар]], [[марилар]], чуашлар, удмуртлар, төркем-төркем булып, Пугачев армиясенә агыла. [[Җаек елгасы]]ннан алып [[Ырынбур]] крепостена кадәр булган җирләрдә крестьяннар сугышы башлана. Баш күтәрүчеләр [[Ырынбур]] һәм Җаек крепостьларын камап алалар. Урал заводларының крепостной эшчеләре дә фетнәчеләр ягына чыга. Алар Пугачев армиясен туплар һәм мылтыклар белән тәэмин итеп торалар.