Рәфкать Кәрами: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Legobot (бәхәс | кертем)
к Bot: Migrating 1 interwiki links, now provided by Wikidata on d:q4214014 (translate me)
Derslek (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 30:
Узган гасырның алтмышынчы еллары — Татарстанның нефть белән илне шаулаткан чоры. Әлмәт яклары Рәфкатьне дә үзенә тартып китерә. Ул производствода, Чупай таш карьерында әүвәл рәссам-бизәүче, гади эшче, электрик һәм машинист ярдәмчесе булып эшли, аннары «Әлмәтбурнефть» трестының 1нче энерго-хуҗалыгы конторасында (КЭХ-1) хезмәтен дәвам иттерә. Шул эшеннән армия сафларына алынып, өч ел Хәрби диңгез флотының яр буе гаскәрләрендә хезмәт итә.
 
1964—1977 елларда Р. Кәрамиев Казанда [[оргсинтез]] заводын коруда катнаша, анда әүвәл электрик булып эшли, соңыннан «Казанхимстрой» трестының 5 нче төзү идарәсендә профком председателе була. 1970 елда ул, төп хезмәтеннән аерылмыйча укып, Казан дәүләт университетының тарих бүлеген тәмамлый.
 
Шушы елларда республика көндәлек матбугатында Р. Кәраминең эшче яшьләр тормышына бәйле очерклары, публицистик язмалары, соңга таба хикәяләре күренә башлый. 1967 елда ул үзенең «Дүрт кешелек каюта» исемле беренче повестен яза. Яшь язучының беренче әдәби әсәрләрен укучылар да, әдәби тәнкыйть тә яратып кабул итә. Үз рәхәтен генә кайгыртып, дөнья малы артыннан куучыларны тәнкыйть объекты итеп алган «Кичке уйлар» (1968), шул заман гаскәри кешесенең уңай образын гәүдәләндерүне максат итеп куйган «Капитан Хәкимов» (1972) повестьлары да язучының иҗади үсеш юлындагы бер уңышы итеп бәяләнә.
Юл номеры - 40:
1982 елда Минзәлә татар дәүләт драма театры Р. Кәраминең «Яратуың чынмы?» исемле драмасын сәхнәгә куйды.
 
1989 елда Р. Кәрами репрессия елларында хаксызга рәнҗетелгән якташлары истәлегенә багышлап «Каргышлы этаплар» исемле романын язып төгәлли. Әсәр әүвәл [[«Казан утлары» журналындажурналы]]нда (1993), аннары аерым китап булып 1995 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыга. 1998 елда роман буенча [[Татарстан радиосындарадиосы]]нда радиопостановка эшләнә һәм кат-кат радиодан тапшырыла. «Каргышлы этаплар» романы өчен ул шулай ук 1999 елда Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге бүләгенә лаек була.
 
1979—1993 елларда Р.Кәрами Татарстан Язучылар берлегендә берникадәр вакыт әдәби консультант булып торды, аннары озак еллар Матур әдәбиятны пропагандалау бюросына җитәкчелек итте, ә 1994— 2002 елларда Татар интеллектуаль милек агентлыгының (ТАИС) директоры булып эшләде. Татарстан язучылары корылтайларында ул берничә мәртәбә (1989, 1994, 1999, 2002) берлек идарәсенә әгъза итеп сайланды, 1987— 1989 елларда Казан шәһәренең Бауман район Советы депутаты булып торды.