Буддачылык: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
к Derslek Буддизм сәхифәсен Буддачылык юнәлтү аша үзгәртте
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up, replaced: Бурятия → Бүрәтия (2) using AWB
Юл номеры - 1:
[[Файл:BuddhaStThailand.jpg|right|250px]]
'''Буддачылык''' ([[Санскрит теле|санскр.]] बुद्ध धर्म, buddha dharma; [[Пали теле|пали]] बुद्ध धम्म, buddha dhamma, «яктыртылган») – VI гасырда (б. э. к.) Көньяк Азиядә барлыкка килгән, рухи уяну турында өйрәткән дини-фәлсәфәле дин. Аңа нигез салучы – [[Будда]] Гаутама.
 
== Төп мәгълүматлар ==
Юл номеры - 7:
==Дөнья буйлап таралышы==
[[Файл:Buddhism percentage by country.png|rigth|thumb|450px|Дөнья илләре буйлап буддачылар проценты]]
Будда дине, Һиндстанда туып, анда тамыр җәйгән булса да, саф милли күренеш булып кына калмый, [[Җир шары]]ның Көнчыгыш регионында урнашкан кайбер башка илләрдәге халыкларга да үзенең йогынтысын ирештерә. Бу яктан караганда, Будда диненең [[Кытай]], [[Япония]], [[Монголия]] һ.б. илләрдә яралуы турында әйтми булмый. Кытайда ул I гасырның уртасында махаяна шәкелендә барлыкка килә. Моны бигрәк тә Кытайның сәүдә элемтәләре үсә башлау белән аңлатырга кирәк. Ill—IV гасырларда Кытайдагы төньяк династияләре башлыклары будда динен көньяк династияләре белән көрәштә файдаланырга омтылалар. Буддизмга конфуцианлык каршы төшә, будда дине монастырьлары көчләрен югалта, ә конфуцианлык идеологиясе буддачыларны кысрыклый бара. Ике дин арасындагы көрәш [[XX гасыр]]да да дәвам итә әле. Япониягә будда дине [[VI гасыр]] урталарында Кытай аркылы үтеп керә башлый. Бу илдә буддизм күп төрле секталарда гәүдәләнә. XII гасырда Япониядә амидаизм сектасы барлыкка килә. Аның төп эчтәлеген җәннәт белән тәмуг тәгълиматы тәшкил итә. Бу динне тотучыларга «коткарылу» өчен гади генә кагыйдәне үтәү сорала, ул да булса, Амида (Амитаба) буддасының исемен туктамыйча кабатлау таләп ителә<ref>Кара: Краткий научно-атеистический словарь.— M., 1964.—С. 98.</ref> Япониядә буддизмның мөһим үзенчәлеге шунда: ул, [[Һиндстан]] буддачыларыннан аермалы буларак, кысан әхлакый нормаларны үтәүдән азат. Хәтта, киресенчә, биредә монахлардан сугышчан рух таләп ителә. Самурайлыкны Япониядә будда диненең үзенчәлекле бер чагылышы дип карарга кирәк. [[Монголия]]дә буддачыларның иң таралган сектасы ламаизм дип атала. Ул XVI гасырда барлыкка килә, XVI гасырда [[БурятияБүрәтия]]гә, соңрак [[Тыва]]га һәм [[калмыклар]]га үтеп керә. Лама, кагыйдә буларак, барлык монахларны (калмыкларда Лама — дин башлыгы) аңлата, ә будда дине башында торучылар «далай-лама» дип аталалар. Гомумән, Монголия һәм БурятиядәБүрәтиядә лама «тере Будда» дип санала. Бу илләрдә ламаизм — киң җәелгән күренеш. Будда дине нормаларын үтәү алар өчен мәҗбүри таләп санала, ләкин бу регионнардагы буддачыларга шаманлык сыйфатлары да хас. Алар табигать предметлары (таулар, елгалар) рухына гыйбадәт кылуны кагыйдә итәләр, кайбер хайваннарны (мәсәлән, этне) «изге» дип саныйлар.
 
Будда дине шактый чуар. Ләкин ул, нинди генә шәкелдә булмасын, үзенең төп үзенчәлеген, эчке асылын югалтмаган. Будда диненең төп принцибы — яшәү богауларыннан котылу, аның гүзәл сыйфатларыннан арынырга омтылу. Нәтиҗәдә — социаль тормыштан читләшү, индивидуальлеккә бирелү, чынбарлыктагы рухи һәм физик чыганаклардан баш тарту, ваз кичү. Ләкин, дөньядагы башка нәрсәләр кебек үк, Будда дине дә бер урында гына тормый, үзгәрә бара. Мәсәлән, [[XX гасыр]] уртасында [[Вьетнам]] буддачылары Көнбатыш империалистларына каршы җәелгән [[Вьетнам сугышы|милли азатлык хәрәкәтендә]] актив катнаштылар, социаль тормыштан читтә калмадылар.
 
==Буддизм агымнары==