Резеда Әхиярова: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Derslek (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 25:
'''Резеда Ахиярова''' (Резеда Зәки кызы Ахиярова) – композитор, Тукай бүләге иясе. Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе ([[2003]]).<ref>[http://archive.kremlin.ru/text/psmes/2003/06/47115.shtml указ тексты]</ref> Татарстаннның атказанган сәнгать эшлеклесе([[1993]]). Татарстанның халык артисты.([[2006]]) Русия Композиторлар берлеге әгъзасы.
Татарстан Композиторлар берлеге идарәсе рәисенең урынбасары. Җәлил бүләге бирү комитеты әгъзасы.
== Тәрҗемәи хәле. ==
[[1956 ел]]ның 1 июнендә [[Башкортстан АССР]]ның [[Илеш районы]] [[Югары Яркәй]] авылында туган. Музыка буенча белемне [[Казан]]ның 7-санлы балалар музыка мәктәбендә скрипка сыйныфында ала. 7 яшеннән Л.И. Блинов сыйныфында композиция буенча да укый. Музыка училищесының теория бүлеген тәмамлый ([[1975]]). [[Казан дәүләт консерваториясе]]нең [[Рафаэль Билялов|Р. Белялов]] сыйныфын аерым билгеле дипломга тәмамлый ([[1980]]), композитор, музыка- теория фәннәре укытучысы белгечлеге ала. Диплом эше: «''Зур симфоник'' ''оркестр өчен сюита''” һәм “''Скрипка һәм фортепиано өчен соната''”. [[1984 ел]]да Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында аспирантура тәмамлый.<ref>http://19972011.tatarstan.ru/?DNSID=ced0f36506cc3ee4b9719833e74d2617&node_id=1175&id=2562</ref>
 
== Иҗаты. ==
Татар музыка сәнгатен яңа төсмерләргә баеткан, күптөрле жанрларда бердәй уңыш белән эшләүче композиторлардан берсе. Вокал, симфония, театр, кино өчен музыка төрләрендә даими эшли. Аның әсәрләренә ышандыру көче, эмоциональлек, лирика, романтика, гуманлылык, табигыйлек хас. Р. Ахиярованың әсәрләре [[Мәскәү]], [[Санкт-Петербург]], [[Идел]] буе, [[Урал]] шәһәрләрендә һәм чит илләрдә - [[Америка]]да, [[Алмания]]дә, [[Австрия]]дә яңгырый. [[Венера Ганиева]] башкаруында җырлары [[Париж]]да [[Татарстан]] мәдәнияте көннәрендә яңгырый. Хезмәтләре хәзерге заман музыкасы халыкара фестивальләрендә ([[Америка]] һәм [[ССРБ]] композиторлары фестивале, [[1989]]; [[Япон]] һәм [[татар]] музыкасы фестивале, [[1992]]; «[[Аурупа]] - [[Азия]]» фестивальләре, [[1993]], [[1996]], [[1998]])<ref>[http://tatarile.org/maglumat/%D1%88%D3%99%D1%85%D0%B5%D1%81/%D0%B0%D1%85%D0%B8%D1%8F%D1%80%D0%BE%D0%B2%D0%B0-%D1%80%D0%B5%D0%B7%D0%B5%D0%B4%D0%B0-%D0%B7%D3%99%D0%BA%D0%B8-%D0%BA%D1%8B%D0%B7%D1%8B Татар энциклопедиясе. Казан, 2008.]</ref> башкарыла, драма спектакльләрендә, эстрадада, опера сәхнәсендә бердәй еш уйнала. Швеция гитарачысы өчен махсус “''Дюнада кич''”, “''Тартар аллегро''” көйләрен яза.<ref>http://info.tatcenter.ru/article/43273/</ref>