Булат Ишемгул: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Яңа бит: «{{Язучы |Исем = Булат Ишемгул |Оригинал телендә = |Фото = |Киңлек = |Рәсем яз…»
 
Derslek (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 27:
[[«Галия» мәдрәсәсе]]нең әзерлек курсларында укыган (1916—17), ВКП(б) ҮК каршындагы өяз хезмәткәрләре курсларын тәмамлаган ([[Мәскәү]], 1927). 1920 елдан алып Кыпчак-Җиде ыру һәм Юрматы кантоннарында эшли (сәясәт бүлеге нач., сәяси агарту идарәлеге мөдире), 1921 елда — Русия коммунистик яшьләр союзы Башкортстан өлкә комиссариатының сәяси агарту бүлеге мөдире.
 
1922-26 елларда һәм 1932—37 елларда [[Башкортстан дәүләт нәшрияты]]нда (1926 елга кадәр һәм 1936 елдан башлап директоры, 1934-36 елларда баш мөхәррир), бер1923 елда [[Яшь юксыл]] газетасын оештыруда катнаша. Бер үк вакытта 1924—32 елларда ВКП(б)-ның Башкортстан өлкә комиссариатында: инструктор, 1931-32 елларда В.И.[[Ленин]] һәм И.В.[[Сталин]] хезмәтләрен [[башкорт теле]]нә тәрҗемә итү буенча комиссиянең җаваплы мөхәррире; 1925-26 елларда “Башкурдистан” гәз., 1928-31 елларда “Алласыз” журналы, 1932-36 елларда (өзеклек белән) “Үктәбер” журналы (“Агыйдел”) мөхәррире; 1928-32 елларда Башкортстан пролетар язучылар ассоциациясе рәисе.
 
1 нче Бөтенсоюз совет язучылары съезды (Мәскәү, 1934) делегаты. Репрессияләнә (1938), атып үтерелә. 1956 елда аклана. Туган авылындагы мәктәпкә язучының исеме бирелгән, мәктәп алдында һәйкәл, Уфада Ишемгул яшәгән йортка мемориаль тактаташ куелган.