Нариман Аитов: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Legobot (бәхәс | кертем)
к Bot: Migrating 2 interwiki links, now provided by Wikidata on d:q4058515 (translate me)
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up, replaced: Магнитогорск → Магниттау using AWB
Юл номеры - 30:
 
[[КПСС ҮК]] каршындагы иҗтимагый фәннәр академиясе каршында кандидатлык эшен яклый.
[[1960]]-[[1964|64]] елларда Казан дәүләт университетының фәлсәфә кафедрасында эшли. [[1964 ел]]да илдә беренче социологик лабораторияләрнең берсен оештыра.
 
Шул ук елда [[Уфа авиация институты]] ректоры [[Рифат Мәүлетов]] аны үзенә эшкә чакыра. Аңа философия һәм фәнни коммунизм кафедрасы мөдире урыны бирелә. Коры теория белән чикләнмичәАитов ул эмпирик юнәлешкә кереп китә. Кафедрасы каршында ул Башкортстан обкомының социологик эзләнүләр кафедрасын булдыра. Бу чорда [[социология]] фәне әле аякка гына басып килә иде. Аитов лабораториясе беренчеләрдән булып статистик фәнни эзләнү методикаларын үзләштерә һәм аларны фәнни социологик практикада уңышлы куллана.
 
Практик эзләнүләргә Башкортстан фәнни үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институтының хезмәткәрләре, [[Уфа нефть институты|Уфа нефть]] һәм [[Бөре педагогика институты|Бөре педагогика]] институтлары, фирка һәм совет органнары җәлеп ителә. Лаборатория белән СССР ФА Комплекслы социологик ээзләнүләр институты, Иҗтимагый фәннәр академиясе шикелле оешмалар хезмәттәшлек итә.
 
Лабораториянең тематикасында төп урыннарның берсен эшче сыйныфның яшәеше алып тора. Н. Аитов җитәкчелегендә [[Нефтекама]], [[Стәрлетамак]], [[Учалы]], [[Чаллы]], [[МагнитогорскМагниттау]] шәһәрләрендә уздырылган эзләнүләрдә барлыгы 15 меңгә якын кеше катнашты. Нәтиҗәдә социологлар совет [[эшче сыйныф]]ының социаль йөзен ачып бирәләр.
 
[[Чаллы]] мәсьәләсендә үткәрелгән фәнни бәхәсләрдә Аитов төзелә торган шәһәрдә урам-юллар челтәре, АКШтагы шикелле кимендә 20% мәйданны алып торырга тиешлекне алга сөрә. Ул чактагы СССР хөкүмәте җитәкчесе [[Алексей Косыгин]] аның фикерен хуплый һәм Чаллы белән [[Тольятти]] төзелешендә социологлар тәкъдимнәре файдаланыла.
 
Нариман Аитов илнең абруйлы социологы буларак таныла. Ул авиация институтында көчле фәнни мәктәп булдыра. Аның кул астында 20 фән докторы һәм 60 кандидат әзерләнгән. [[1967 ел]]да ул үзе дә докторлык эшен яклый. Аңарчы Башкортстанда бер философия фәннәре докторы да булмый.
 
Уфада ул [[1988 ел]]га кадәр эшли. Төрле сәбәпләр аркасында Уфадан чыгып китәргә мәҗбүр була.
 
[[1988 ел]]дан [[Алма-Ата]] университетның (хәзер [[әл-Фараби милли университеты]]) фәлсәфә кафедрасын җитәкли. Үз шәкертләре аша ул [[Казакъстан]] җитәкчелеге белән элемтәләр урнаштыра һәм башкаланы Алматыдан [[Астана]]га күчерү хәстәрлекләренең социологик һәм икътисади нигезләмәсен үз кулына ала.
 
==Чыганаклар==
Юл номеры - 51:
* http://www.vatandash.ru/pdf/11.2011.pdf
 
{{DEFAULTSORT:Аитов, Нариман}}
[[Төркем:Татар галимнәре]]
[[Төркем:Социологлар]]
[[Төркем:Фәлсәфә фәннәре докторлары]]
 
{{DEFAULTSORT:Аитов, Нариман}}