Әхмәтһади Максуди: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Ajdar (бәхәс | кертем)
фото
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 46:
[[1918 ел]]ның 21 июнендә 12 ел татар халкына хезмәт иткән «Йолдыз» газетасының соңгы —1900 саны чыга.
=== Җәмәгать эшчәнлеге ===
Әхмәтһади Максуди Казанда беренче татар китаханәсен —«[[Китапханәи исламия]]» оештыручыларның берсе. Китапханә [[1906 ел]]ның [[2 гыйнвар]]ында ачыла һәм шул көннән башлап [[1923 ел]]га кадәр аның мөдире була <ref>китапханә [[Кәримовлар]] йортында (хәзерге Габдулла Тукай исемендәге урам, З7 йорт) урнаша</ref>. Китапханәнең матди ягы «Ярлы мөселманнарга ярдәм» жәмгыяте рәисе М—Б. Апанаев ярдәме белән шәһәр думасы аша хәл ителә, ел саен китапханәгә 1000 сумлап субсидия бирелеп барыла. Китапханә атнага ике көн бары тик хатын—кызлар өчен генә эшли.
 
Һ.Максуди «[[Иттифак фиркасе|Иттифак әл–мөслимин]]» фиркасын оештыручыларның берсе һәм аның барлык корылтайларының да эшендә катнашкан вәкил. Ул әлеге партиянең мәктәп-мәдрәсә эшләре комиссиясе секретаре буларак та шактый гына эшләр башкарган, ә Казан шәһәр думасы әгьзасы — гласный буларак, шушы проблемалар каралганда, дума жыелышларында чыгышлар ясаган.