Өченче рейх: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
18mk (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 155:
Өченче рейх тышкы сәясәте [[1938 ел]]дан башлап территориаль һәм сәяси экспансиягә омтылу белән тасвирлана: 1938 елның мартында [[Австрия]]нең аншлюсы оештырыла (ул Алмания биләмәләренә кушыла<ref>[http://vivovoco.rsl.ru/VV/JOURNAL/NEWHIST/AUSTRIA.HTM VIVOS VOCO: А.О. Наумов, "1938 елгы Австрия аншлюсы Версаль системасының кризисы буларак"<!-- Заголовок добавлен ботом -->]</ref>), 1938 ел сентябре – 1939 ел мартында Алманиягә [[Чехия]] <ref>[[1938 елгы Мюнхен килешүе]]</ref> һәм [[Клайпеда төбәге]] кертелә, 1939 елның хәрби кампаниясе нәтиҗәсендә [[Данциг ирекле каласы]] һәм [[Польша]] җирләренең бер өлеше кушыла<ref name="Eberhardt">{{китап|автор=Piotr Eberhardt|башлык=Political Migrations in Poland, 1939–1948|ел=2006|бит=24}}</ref>, [[1941 ел]]да [[Люксембург]] басып алына (төрле биләмәләрне кушу соңрак та дәвам ителә).
 
[[Икенче бөтендөнья сугышыныңсугышы]]ның беренче еллары Алмания өчен бик тә уңышлы бара, [[1942 ел]]да аның идарәсе астында кыйтга [[Аурупа]]сының зур өлеше ([[Испания]], [[Португалия]], [[Швейцария]] һәм [[Швеция]]дән кала) була, территорияләрнең бер өлеше басып алына, бер өлеше [[де-факто]] бәйсез булмаган дәүләт берәмлекләре булып яши (мәсәлән, [[Хорватия]]). Бары [[Болгария]] белән [[Финляндия]] генә, Алманиянең берләшмәдәшләре булган хәлдә, өлешчә мөстәкыйль сәясәт үткәрәләр<ref>Baryshnikov 2003; Juutilainen 2005, p. 670; Ekman, P-O: Tysk-italiensk gästspel på Ladoga 1942, Tidskrift i Sjöväsendet 1973 Jan.–Feb., pp. 5–46.</ref>. Ләкин [[1943 ел]]да хәрби хәрәкәтләрдә [[Һитлерга каршы берлек]] файдасына борылыш килеп чыга, ә [[1945 ел]]ның гыйнварында бәрелешләр Алманиянең сугышка кадәр булган җирләрендә дәвам итә. Өченче рейх үзенең яшәешен 1945 елның 23 маенда, рейхспрезидент [[Карл Дёниц]] җитәкләгән [[Фленсбург хөкүмәте]] таратылгач туктата.
== Искәрмәләр ==
{{reflist}}
 
== Шулай ук карагыз ==
* [[Икенче бөтендөнья сугышы]]