Соры аю: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 19:
'''Соры аю''', '''көрән аю''' яки '''гади аю''' ({{lang-lat|Ursus arctos}}) — куе йонлы, авыр гәүдәле [[имезүчеләр|имезүче]] [[ерткычлар|ерткыч]] хайван.
 
Соры аю — [[тайга]] зонасында тереклек итүче ерткычларның иң эресе. Бик хәрәкәтчән хайван: ул тиз йөгерә дә, сикерә дә, агачка да менә, йөзә дә белә. Караңгы урманнарны ярата, шуңа күрә Идел-Каманың төньяграк районнарында яши. Үзенең балаларын ияртеп, ана аюның [[Татарстан]] районнарына да керүе билгеле. МәсьәләнМәсәлән, 2014 елның җәендә алар Мамадыш, Балык Бистәсе, Арча районнары урманнарында күренгәләгән.<ref>[http://www.tatyash.ru/get.php?12097|15.htm#0 ТЯ, 1.7.2014 саны.]</ref> Бу эре ерткыч төрле азык белән туклануы ягыннан башка ерткычлардан аерылып тора, һәм аның рационын күбрәк үсемлек азык тәшкил итә. Кышын аю өнендә йокыга тала. Анда ана аю гадәттә 1—2 бала тудыра. 100—120 кг лы аю нибары 500 г авырлыктагы балалар тудыра.
Көрән аю [[Татарстан Республикасының Кызыл китабы]]на кертелгән. Күрше [[Башкортстан]]да меңгә якын аю яши.
[[Рәсем:Brown Bear Cubs.jpg|thumb|left|200px|Уйнаучы аю балалары]]