Әбүбәкер Диваев: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek кулланучысының (бәхәс) 1849262 үзгәртүеннән баш тарту
Derslek (бәхәс | кертем)
к 217.23.187.201 үзгәртүләре (бәхәс) Derslek юрамасына кадәр кире кайтарылды
Юл номеры - 25:
 
== Тәрҗемәи хәл ==
Әбүбәкер Әхмәтҗан улы Диваев [[1855 ел]]да татар [[морзалар]]ы гаиләсендә дөньяга килә. Икенчел чыганаклар аның нәселе [[башкортлар]]дан килә дип тә фаразлый. Бериш чыгынаклар аның туу җирен [[Ырынбур]] шәһәрен күрсәтсә, икенчеләр — [[Стәрлетамак өязе]]ндәге Тукай авылын. [[1876 ел]]да [[Ырынбур]]дагы Неплюев кадет корпусын тәмамлаганнан соң, яшь белгеч [[Урта Азия]]гә чыгып китә һәм шунда озак еллар җаваплы эшләр башкара. Гади тәрҗемәче булып эшләгән Әбүбәкер Диваев [[Сырдәрья өлкәсе]] хәрби губернаторының ярдәмчесе итеп тәгаенләнә. Шул вакытта ул бар [[Төркистан генерал-губернаторлыгы|Төркистан]] төбәген аркылыга-буйга йөреп чыга һәм шунда яшәүче [[үзбәкләр]], [[татарлар]], [[каракалпаклар]], [[казакълар]], [[кыргызлар]]ның тормышын, гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнә. Шулай ук [[төрки халыклар]]ның борынгыдан килгән иҗатын — мәкалләрен, җырларын, бәетләрен, робагыйларын, әкиятләрен язып туплый бара.
 
[[1906 ел]]да полковник дәрәҗәсендә хезмәттән китә. [[Ташкент]]тагы татар мәктәбенә җитәкчелек итә. [[1918 ел]]да Ташкент шәһәрендәге Урта Азия дәүләт университетын һәм Шәрык институтын оештыручыларның берсе була. Биредә ул казакълар тарихын укыта. Ташкент музееның археологик һәм этнографик коллекцияләрендә мөдирлек итә. Соңрак университетта профессор дәрәҗәсенә ирешә. Мөгаллимлек эше белән беррәттән, Ә. Диваев Төркестан төбәге музееның этнография һәм археология бүлеге мөдире вазыйфаларын башкара һәм күп кенә этнография һәм фольклор экспедицияләренә җитәкчелек итә. [[ССРБ Фәннәр академиясе]]нең әгъза-корреспонденты дәрәҗәсен алган. [[Казан дәүләт университеты]]ның археология һәм этнография җәмгыятендә әгъза булып торган Ә. Диваев Татарстан галимнәре белән тыгыз хезмәттәшлек итеп, берлектәге гыйльми эшләрне башкара.