Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогика университеты: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up, replaced: [[Файл: → [[Рәсем: using AWB
Юл номеры - 1:
{{Университет турында мәгълүмат
|исеме = Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогика университеты
|сурәт_исеме = [[ФайлРәсем:Bspu logo.svg|200px]]
|оештырылган = [[1967]]
|ректор = Раил Әсәдуллин
Юл номеры - 10:
{{бутамагыз|К.А. Тимирязев исемендәге Башкорт педагогия институты}}
 
'''Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогика университеты''' ({{lang-ru|Башкирский государственный педагогический университет им. М. Акмуллы́}}; {{lang-ba|М. Аҡмулла исемендәге Башҡорт дәүләт педагогия университеты}}) – Уфадагы педагогик югары уку йорты.
 
== Тарихи белешмә ==
Уфада педадогик югары уку йортын ике тапкыр ачарга туры килгән. Патша заманында ук ачылган Укытучылар институты нигезендә советлар чорында [[К.А. Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институты |Тимирязев исемендәге педагогия институты]] эшләп килгән. Ләкин [[1956 ел]]да институтлар һәм Фәннәр академиясе үзәге өчен кадрлар әзерләү максатында Тимирязев исемендәге педагогия институты урынына классик юнәлешле [[Башкортстан дәүләт университеты]] оештырыла.
 
Нәк шул чорда илдә тулы урта мәктәпләр күпләп ачыла башлаган. Башкортстанда югары белемле укытучыларга кытлык үзен сиздерде. [[Бөре педагогия институты|Бөре]] һәм [[Стәрлетамак педагогия институты|Стәрлетамак]] укытучылар институтлары, берничә педагогия училищесы ихтыяҗны каплый алмады.
 
Ун ел узуга, [[1967 ел]]да Башкортстан дәүләт педагогия институты яңадан диярлек ачыла. Аңа ректор итеп партиянең Уфа шәһәре комитетының беренче секретаре [[Мәрван Янгиров]] билгеләнә.
Педагогия институты өч факультеттан тора.
 
[[1971 ел]]да Мәрван Янгиров персональ пенсиягә киткәч, ректор вазыйфасы [[Рөстәм Кузеев]]ка тапшырыла.
 
Институтның өченче ректоры [[Эдуард Хәмитов]] йөкне 22 ел буе тартты. Бу чорда факультет һәм кафедралар саны кискен артты, анда эшләүче профессорлар һәм доцентлар Мәскәү һәм башка шәһәрләрдәге иң алдынгы югары уку йортлары базасында үз квалификацияләрен күтәрде. Уннан артык профессор академик дәрәҗәсе алды.
 
Хәмитов Русия Федерациясе Дәүләт думасына депутатлыкка сайлангач, 2005 елдан университет белән җитәкчелек итү дилбегәсе яшь профессор Раил Әсәдуллин кулына күчте.
 
Аның тырышлыгы белән [[2000 ел]]да педагогия университетына мәгърифәтче [[Акмулла]] исеме бирелгән. 12 факультет һәм институтларында 55 кафедрада 2007 елда 580 кеше укыту-тәрбия эше алып бара. Алар арасында 75 фән докторы, профессор һәм академик, 267 фән кандидаты һәм доцент студентлар саны — 7880.