Сафа-Гәрәй: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Kitap (бәхәс | кертем)
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up, replaced: [[Файл: → [[Рәсем: (2) using AWB
Юл номеры - 37:
| автограф =
}}
[[ФайлРәсем:Kazan Khanate map Tatar.svg|300px|мини|уңда|Казан ханлыгы]]
[[ФайлРәсем:Torbase.JPG|right|300px|thumb|Сафа-Гәрәй [[Сөембикә манарасы]] янында Казан ханнары төрбәсендә күмелгән]]
'''Сафа-Гәрәй''' (''صفا گرای'') — [[Казан ханлыгы]] [[Казан ханнары исемлеге|ханы]] ([[1524]]—[[1531]], [[1536]]—[[1546]], [[1546]]—[[1549]]), [[татар халкы]]ның милли каһарманы.
 
Юл номеры - 60:
 
=== Казан өчен беренче сугыш ===
Казан тәхетенә 13 яшьлек Сафа-Гәрәй утыра. Катлаулы заман башлана: бик зур рус гаскәре якынлашып килә, кайбер чыганакларда 150 мең, ә кайберләрендә 180 мең сугышчы диелгән. Әмма бу гаскәрнең дә аерым өлешләре, нәкъ [[1469]] һәм [[1506]] еллардагы кебек, Казанга төрлесе төрле вакытта килеп җитәләр.
 
=== Җиңү һәм танылу ===
Яшь Сафа-Гәрәй яңа сугышта Казан ханлыгы гаскәрен җитәкләргә мәҗбүр була. Татарлар башта атлы гаскәрнең алдынгы отрядын, ә аннары бөтен бер флотилияне тар-мар итәләр, хәтта 90 кораб казанлылар кулына эләгә.
 
Гомумән, рус явы барып чыкмый һәм яңадан солых төзелә. Шуның нәтиҗәсендә [[Василий III]] Сафа-Гәрәйне Казан ханы итеп танырга мәҗбүр була.
 
=== Казанга һөҗүм. Сафа-Гәрәйнең икенче сугышы ===
Ләкин тынычлык озакка бармый. [[1530]] елда Казанга тагын рус гаскәре килеп җитә.
 
Сафа-Гәрәй ханга ярдәмгә 30 меңләп нугай һәм әстерханлы киләләр. Руслар Болак елгасы ягыннан Казан бистәсенә ут төртәләр, әмма шәһәрнең үзен ала алмыйлар.
 
=== Мәскәү әзерләгән фетнә ===
Юл номеры - 76:
 
== Хыянәт һәм түнтәрелеш ==
Казан түрәләренең кайберләре чыннан да шул тозакка эләгә. Сафа-Гәрәй тәхетеннән бәреп төшерелә һәм Мәскәү ханлыкка тагын шул ук [[Шаһгали]]не тәкъдим итә. Ләкин Казан аны катгый төстә кире кага.
 
=== [[Җангали]]не тәхеткә утырту ===
Шуннан соң аның энесе, төрле елларда, нәкъ Шаһгали кебек үк, Касыймда хан булып утырган [[Җангали]]гә (рус елъязмаларында — Еналей) тукталалар.
 
[[Җангали]] Казан тәхетенә [[1531]] елда 15 яшендә менеп утыра һәм аның ханлык итүе исем өчен генә була. Чынында ил белән Ибраһим хан белән Нурсолтанның кызы Гәүһәршад җитәкчелегендәге хөкүмәт идарә итә.
 
=== Сөембикә ===
Юл номеры - 88:
== Мәскәү протекторатына каршы яңа көрәш ==
=== Гәүһәршад ===
[[1535]] елда Василий III үлгәч, [[Гәүһәршад]] күренекле карачы би Булат Шырын белән бергә (кайбер чыганакларда алар бераздан өйләнешкәннәр дип тә бирелә) Мәскәү протекторатына каршы көрәш башлый.
 
=== Сафа-Гәрәй кайтуы ===
Шуннан соң ук дәүләт түнтәрелеше була. [[1535]] елның 25 сентябрендә [[Җангали]] үтерелә һәм аның урынына яңадан [[Сафа-Гәрәй]] чакырыла.
 
Шул ук вакытта [[Түбән Новгород]], [[Кострома]] һәм [[Муром]] тарафларында татарларның Русиягә каршы уңышлы һөҗүмнәре башлана.
 
== Икенче түнтәрелеш ==
Озак та үтмәстән, Казан ханлыгының җитәкчеләре арасында тагын зур каршылыклар килеп чыга — бу юлы инде Сафа-Гәрәй белән [[1531]] елда ханны тәхеттән төшерүне оештыручы Булат Шырын арасында.
 
=== Мәскәү яклы хыянәтчеләр ===
[[1541]] елда ханга каршы зур оппозиция оеша һәм ул Сафа-Гәрәйне төшерү өчен ярдәм сорап Мәскәүгә мөрәҗәгать итә. Русия сугышка әзерләнә башлый, ләкин яңадан Кырым комачаулый, һәм сугыш булмый кала.
 
Сафа-Гәрәйнең хәле ныгый, ике җитәкче төркем — хан һәм Шырын партиясе арасында килешү ясала. Тик шуннан соң да алар кайчак уртак тел табып, кайчак даулашып торалар.
 
== Мәскәү белән сугыш ==
[[1545]] елда, хан белән оппозиция арасында дәвам иткән каршылыклардан файдаланып, Мәскәү Казанга яңа яу оештыра. Инде берничә тапкыр эшләнгәнчә, руслар Казанга ике яклап: [[Түбән Новгород]]тан Идел буйлап һәм төньяктан Вятка аша киләләр.
 
=== Мәскәү яклы хыянәтчеләрне бастыру ===
Идел отряды белән очрашуда казанлылар уңыш яулый алмыйлар, аның каравы соңрак Вяткадан килеп җиткән гаскәрне тар-мар итәләр.
 
Хан русларның Казанга яу оештыруларында оппозицияне гаепли, кулга алулар һәм җәзалаулар башлана. Гәүһәршад белән Булат би тарих сәхнәсеннән төшеп кала. Гәрчә алар ханлыкның бәйсезлеге өчен көрәшсәләр дә (Мәскәү варисы Җангалине тәхеттән төшергәндә бу аеруча нык сизелгән), дәүләт эчендәге көчләрне берләштерүгә барыбер ирешә алмыйлар.
Юл номеры - 114:
Бер елдан соң Казан биләре Боерган һәм Чура Нарык җитәкчелегендә ханга каршы яңа оппозиция хасил була. Тагын Сафа-Гәрәй ханлыктан төшерелә, бу юлы хәтта кырымлыларны кыру башлана.
 
Хан Нугай Урдасына, аннан [[Әстерхан]]га китә, аннан яңа гаскәр җыеп кайта, ләкин Казанны ала алмый һәм яңадан Нугай ягына китә.
 
== Сафа-Гәрәй куәте ==
Юл номеры - 125:
Сафа-Гәрәй - Казан ханлыгының соңгы күренекле ханы, үз тормышын Казан һәм татар халкының бәйсезлеге өчен көрәшенә багышлаган. Күп хыянәтләргә карамастан Сафа-Гәрәй чигенмәгән һәм Казан ханлыгының мөстәкыйльлеген саклаган.
 
Көчле, шөһрәтле хан үлгәннән соң Казан хакимияте бик зәгыйфьләнә, улы 2 яшьлек [[Үтәмеш-Гәрәй]] һәм [[Сөембикә]] тәхеткә утыра.
 
Гайрәтле хан булмаганда [[Казан ханлыгы]] өч елдан басып алына.
Юл номеры - 146:
{{Яхшы мәкалә}}
{{Казан ханлыгы ханнары}}
 
[[Төркем:Татар ханнары]]
[[Төркем:Казан ханнары]]
[[TörkemТөркем:Гәрәйләр]]