Сәхиб-Гәрәй: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Kitap (бәхәс | кертем)
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up, replaced: [[Файл: → [[Рәсем: using AWB
Юл номеры - 31:
}}
 
[[ФайлРәсем:Kazan Khanate map Tatar.svg|300px|мини|уңда|Казан ханлыгы]]
'''Сәхиб-Гәрәй''' (''صاحب كراى'', {{lang-crh|Sahib Geray, Сахиб Герай, صاحب كراى}}) — [[Казан ханлыгы]] [[Казан ханнары исемлеге|ханы]] ([[1521 ел|1521]]—[[1524 ел|1524]]), [[Кырым ханлыгы]] ханы ([[1532 ел|1532]]—[[1551 ел|1551]]), бердәм татар халкының каһарманы. Казан-Кырым хәрби берлегенең оештыручысы. [[Миңле I Гәрәй]] улы. [[Бакчасарай]]га нигез салучы.
 
Кырымда туып үскән. 1521 елдан 1524 елга кадәр Казан тәхетендә утыра. 150 меңле рус гаскәре Казанга килгәндә, тәхеттә улын [[Сафа-Гәрәй]]не калдырып, Кырымга китә.
Юл номеры - 40:
== Тарих ==
=== Өзелгән нәсел ===
Мөхәммәт-Әмин һәм Габдел Латыйф үлгәннән соң Олуг Мөхәммәт нәселе шунда тукталган: Илһам һәм Мәликтаһир инде вафатлар, Ходай-Кул (Ходайгыл ) чукындырылган, ә менә төньякта сөргендәге Габдел-Латыйфны Мөхәммәт-Әминнең вафатына бер ел гына кала үтергәннәр.
 
Ибраһим ханның берничә кызы булган, аларның берсе — Гәүһәршад (рус елъязмаларында—Ковгаршад). Ул Нур-Солтан кызы да, Казан ханлыгының милли бәйсезлеге өчен зур көрәшкә әзерләнгән кеше. Ләкин аның варис була алуы-алмавы хакында җәмәгатьчелектә сүз кузгатылмаган, чөнки ул вакытларда хатын-кызларның тәхеткә утырырга хокуклары булмаган. Әгәр шулай була калса, иң элек Нур-Солтанның үзе хакында сөйләргә мөмкин булган булыр иде. Аның ире—Кырым ханы Миңле-Гәрәй [[1515]] елда шулай ук үлеп киткән.
Юл номеры - 48:
Мөхәммәт-Гәрәй әтисе үлгәннән соң Кырым ханы була һәм, Казан тәхетенә үзенең энесен утыртырга тәкъдим ясап, [[Василий III]] гә мөрәҗәгать итә. Мәскәү моннан баш тарта — ул киләчәктә көчле Кырым-Казан берлеге оешуын теләми. Василий III нең үз исәбе, үз кандидатурасы була һәм ул аны Казан хакимиятенә җиткерергә ашыга, Касыйм ханы Шәех Әүлиярның олы улы Шаһ-Галине (рус елъязмаларында Шигали) тәкъдим итә. Василий III нең тәкъдиме юкка гына булмый: Шаһ-Гали Мәскәүдә үскән, чып-чын рус тәрбиясе алган һәм бу аның татарларны яратмавы, аларга каршы эшчәнлеге өчен нигез була.
=== Русиянең тыгылуы ===
Шаһ-Гали Казанга юлга чыгар алдыннан Русиягә тугрылыклы булырга ант итә һәм [[1519]] елда 13 яшендә Казан тәхетенә утыра.
 
Мәскәү Шаһ-Галине Казан тәхетенә өч тапкыр китереп утырта һәм өчесендә дә аны аннан куып җибәрәләр — казанлылар өчен ул артык дәрәҗәдә җирәнгеч һәм нәфрәт тудырган кеше була. Аны хәтта Мәскәү яклы татарлар да күралмаганнар, тик Мәскәү үзе китереп куйганга күрә генә түземлелек күрсәткәннәр.
=== Бозылган килешү ===
Шаһ-Галине кырымлылар да яратмаган: Гәрәйләр нәселе һәм Зур Урданың [[Әхмәт хан]] нәселе (Шаһ-Гали шуннан чыккан) күптән инде үзара дошман булганнар. Шуның өстенә Василий III дә, Казан тәхетенә ул кешене утыртмам дип кырымлыларга биргән вәгъдәсен бозып, нәкъ шул кешене Казан ханлыгының башлыгы итеп куйган.
 
Кырымлыларның түземлеге соңгы чиккә җиткән, чөнки берничә ел элек кенә, Русия белән төзелгән солыхны үтәү йөзеннән, Мөхәммәт-Гәрәй хан Россиягә дошман булган Польша гаскәрен тар-мар иткән. Кырым үз шартларын үтәгән, ә русларның олы кенәзе вәгъдәсез булып калган.
 
=== Сәхиб-Гәрәй килүе ===
[[1521]] елның язында Кырымнан 300 сугышчы белән генә чыгып киткән Сәхиб-Гәрәй Казанга килеп җитә. Бу бөтенләй көтелмәгән хәл була һәм Сәхиб-Гәрәй шәһәргә бернинди каршылыксыз керә ала. Шунда ук рус илчесе һәм гаскәр башлыгы кулга алына, барлык рус һәм Касыйм сәүдәгәрләренең мал-мөлкәте тартып алына, Шаһ-Галинең сакчы гаскәре бөтенләй диярлек юк ителә.
 
=== Тулы бәйсезлеген торгызу ===
Юл номеры - 67:
=== Җавап сугышлары. Казан-Кырым Берлеге. ===
 
[[1521]] елны Мөхәммәт-Гәрәй хан белән бергә, Сәхиб-Гәрәй Русиягә каршы сугыш башлый. Кырым һәм Казан гаскәрләре Коломна шәһәре янында кушылалар (шуның алдыннан казанлылар Түбән Новгородны алган булалар), бергәләшеп [[Мәскәү]]гә барып җитәләр һәм аны камап алалар. Шәһәр эчендә көчле каушау башлана.
 
Олы кенәз үзе, Мәскәүне саклауны каенесе Петр Ибраһимовичка, ягъни Ходай-Кулга калдырып, Волоколамск шәһәренә чыгып кача.
 
=== Казан-Кырым Берлегенең җиңүе ===
 
Казан-Кырым берлеге гаскәрләренең уңышлы һөҗүме нәтиҗәсендә Рус хөкүмәте солых сорый, һәм олы кенәз, Мәскәүгә кайткач, хурлыклы килешүгә кул куярга мәҗбүр була. Ул үзенең Кырым ханлыгына бәйлелеген таный һәм элеккечә ясак түләп торырга ризалык бирә.
 
Казан татарлары да зур уңышка ирешеп, Мәскәүдән тулы бәйсезлек алып, кайтып китәләр.
Юл номеры - 103:
 
[[Төркем:Татар ханнары]]
[[Төркем:Казан ханнары]]
[[TörkemТөркем:Гәрәйләр]]