Натан Седерблюм: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к Bot: Migrating 31 interwiki links, now provided by Wikidata on d:q159723 (translate me) |
к clean up, replaced: [[Файл: → [[Рәсем: (3) using AWB |
||
Юл номеры - 1:
{{Шәхес
| исем = <br />{{nowrap|Архиепископ Натан Седерблюм [[
| рәсем = Nathan Soderblom.jpg
| рәсем_зурлыгы =
Юл номеры - 24:
'''Ларс Олоф Йонатан Седерблюм (Сёдерблюм)''' ({{lang-sv|Lars Olof Jonathan Söderblom}}; [[15 гыйнвар]] [[1866 ел]] – [[12 июль]] [[1931 ел]]) — швед рухание һәм экуменист, Уппсала архиепискобы, 1930 елда Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты. Седерблюмның исеме лютеран чиркәү тәкъвимендә 12 июль көнне билгеләнгән.
== Биография ==
Натан Седерблюм Швециянең [[Евлеборг]]ның Седерхамн муниципалитетында, ул чагындагы Трене фермасында туа. Аның әтисе дә рухани һәм ихлас христианлы була.
[[1883]] елда Натан [[Уппсала университеты]]на укырга керә. Башта ул кайсы фәнне өйрәнергә теләгәнен төгәл белмәгән дә, ләкин әтисенең юлы аша китәргә җыенган. [[1892]] елда [[АКШ]]тан кайткач, ул [[теология]] буенча дәрәҗә ала һәм лютеран чиркәве пасторы итеп билгеләнә. Шул ук елны ул [[Мартин Лютер]]ның теологиясе турында беренче китабын нәшер итә. 1892 һәм [[1893]] елларда Седерблюм Уппсала студентлар берлегенең беренче вице-президенты һәм президенты вазифаларын башкара.
[[
Күпмедер вакыт ул Уппсала психиатрия хастаханәсендә [[капеллан]] булып хезмәт куя, аннары [[Париж]]дагы швед чиркәвенә пастор итеп билгеләнә. [[1897]] елда Уппсала университетында укучы Анна Форселлга өйләнә, аларның гаиләсендә 10 бала туа. Парижда Сердеблюм җиде ел яши. Бу вакытта аның мәхәлләсендә төрле атаклы скандинавияле рәссамнар, дипломатлар һәм эшкуарлар, шул исәптән, [[Альфред Нобель]] кунак була. [[1896]] елның [[10 декабрь|10 декабрендә]] Нобель вафат булгач, Седерблюм махсус җеназа хезмәтен үткәрә.
[[
Ул Париж университетында теология һәм дин тарихи буенча аспирантураны тәмамлый һәм теология докторы дәрәҗәсен ала. Ул [[1901]] елда Швецияга кайта һәм анда Уппсала университетының теология кафедрасын җитәкли. [[1912]] елда Натан [[Лейпциг университеты]]ның дин белеме профессоры була.
[[1914]] елның [[20 май|20 маенда]] Седерблюм [[Швеция Чиркәве]] архиепискобы итеп билгеләнә. [[Беренче бөтендөнья сугышы]] вакытларыннан алып, Седерблюмны тынычлык өчен христиан хәрәкәте билгеле кеше итә. Бу чорда ул берничә эре хезмәт яза һәм [[1921]] елда [[Швед академиясе]]нә сайлана.
Седерблюм инглиз экуменисты [[Джордж Белл]] белән якын таныш була, һәм аның бергә экуменимзга нигез салучыларның берсе дип санала. [[1925]] елда ул Стокгольмда Гомуми христиан конференциясен оештыра, анда Рим-католик чиркәвеннән кала, дөньяның барлык чиркәүләре катнаша. Бу очрашу һәм соңрак дәвам иткән эшчәнлек нәтиҗәсендә [[1948]] елда [[Бөтендөнья чиркәүләр шурасы]] оештырыла.
Дини берләшү аша тынычлыкка ирешүдә казанышлары өчен, Седерблюм [[1930]] елда Тынычлык өчен Нобель премиясе белән бүләкләнә. Нобель премиясен алып, бер ел үткәч, аны [[Эдинбург]]та нотыклар сөйләргә чакыралар, ләкин ун лекция сөйләгәч, ул Швецияга кире кайта. Седерблюм йөрәк өянәгеннән Уппсалада 1931 елның 12 июлендә вафат була.
Юл номеры - 46:
* [http://www.krotov.info/history/19/1890_10_2/1866_sederblom.htm Натан Сёдерблом] [[Яков Кротов|Я. Г. Кротов]] китапханәсендә
{{Тынычлык өчен Нобель премиясе 1926-1950}}▼
▲{{Тынычлык өчен Нобель премиясе 1926-1950}}
{{DEFAULTSORT:Седерблюм, Натан}}
[[Төркем:Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреатлары]]
[[Төркем:Капелланнар]]
|