«Суүсемнәр» битенең юрамалары арасында аерма

5 байт добавлено ,  6 лет назад
к
clean up, replaced: [[Файл: → [[Рәсем: (3) using AWB
к (Bot: Migrating 78 interwiki links, now provided by Wikidata on d:q37868 (translate me))
к (clean up, replaced: [[Файл: → [[Рәсем: (3) using AWB)
[[ФайлРәсем:Ulva_lactucaUlva lactuca.jpeg|right|270px|]]
'''Суүсемнәр''' ({{lang-la|Algae}}) — үсемлекләр дөньясының иң борынгы вәкилләре: алар 2,5 млрд ел чамасы элек барлыкка килгәннәр. Су­үсемнәр төрләренең гомуми саны 35 мең чамасы. Бу төркемнең күп санлы вәкил­ләре арасында [[бер күзәнәкле организм­нар]] — суда пассив йөзүчеләре дә ''(мәсә­лән, [[хлорелла]])'' һәм камчылары ярдә­мендә хәрәкәтләнүчеләре дә (хламидомо­нада) очрый. Колониаль формалары берничә күзәнәктән алып йөзгә кадәр күзәнәкне берләштерергә мөмкин, ''мәсә­лән, [[волъвокс]]''. Күп күзәнәкле җепсыман суүсемнәр нечкә җепләре белән сулык төбенә берегә яки суның төпкә якын һәм аннан өстәрәк катламнарында төер­ләр рәвешендәге тупланмалар — бака ефәген барлыкка китерә. Күп күзәнәкле суүсемнәрнең шактый формалары (мә­сәлән, диңгез кәбестәсе — ламинария) диңгез төбендә әрәмәлекләр хасил итә. Атлантик океанда Азор утрауларына якын сайлыкларда, бирегә [[Мексика]] яр буйларыннан агым белән килеп, сар­гассум суүсеме урнашып калган. Аның тупланмалары шундый зур мәйданны били, хәтта шул диңгезне Саргасс дип атаганнар.
 
 
Күпчелек очракларда таллом күзәнәкләре тыштан целлюлоза һәм пектин матдәләрдән торган каты стенка белән капланган. Еш кына күзәнәк стенкасын лайла каплап ала, күзәнәкле форма­ларның байтагының тәне ком бөртекләре белән бизәкләнгән була. [[Цитоплазма]] бөтен күзәнәк эчен тутырып яки стенка янында гына урнаша. Бер эре яки берничә вак вакуоль күзәнәк сыекчасы белән тулган була. [[Күзәнәк]]тә бер яки берничә [[төш]] һәм [[пластид]]лар, яисә пигментлы [[хроматофор]]лар урнаша.
[[ФайлРәсем:Gephyrocapsa_oceanica_colorGephyrocapsa oceanica color.jpg|thumb|left|250px|[[Бер күзәнәкле суүсемнәр]]]]
Суүсемнәрнең туклануы башлыча автотроф; хлорофилл һәм башка пигментлар пластидларда була. Әмма төссез суүсемнәр дә бар: алар, суның кояш нурлары үтеп керми торган тирән кат­ламнарында яшәүгә җайлашканлыктан, [[эволюция]] процессында [[хлорофилла]]рын югалтканнар, андый суүсемнәр [[гетеротроф]] ысул белән туклана.
 
Суүсемнәрнең аерым төрләре, [[бактерияләр]] белән бергә, терек­лекнең билгесе дә булмаган җирлеккә эләгеп, шунда беренчеләрдән. булып яши башлыйлар. Суүсемнәр, мәсәлән [[хлорелла]]ның кайбер төрләре, [[җир]] өстендә, [[туфрак]]та һәм хәтта [[атмосфера]] һавасында да була. Күп кенә туфрак суүсемнәре туфрак ясалуда актив катнаша. Безнең илнең төньяк районнары өчен үзенчәлекле көлсу туфрак ясалганда — яшел (улотрикс) суүсемнәр, кәс ясалганда —, диатом суүсемнәр, күл һәм буалар сазланганда яшел суүсемнәр күпләп үрчи. Суның тирән катламнарында күп санлы бер күзә­нәкле суүсемнәр үрчеп, [[фитопланктон]]ны ''([[үсемлек планктоны]]н)'', барлыкка китерәләр. Аның белән күп кенә су хайваннары ''(мәсә­лән, буынтыгаяклылар — кыслалар, балыклардан — [[китсыман акула]], [[имезүчеләр]]дән — кайбер [[китлар]])'' туклана.
[[ФайлРәсем:Phytoplankton_Lake_ChuzenjiPhytoplankton Lake Chuzenji.jpg|thumb|right|250px|[[Үсемлек планктоны]]]]
Суүсемнәрнең күпчелек төрләре әйләнә-тирәгә [[фотосинтез]] ва­кытында хасил булган ирекле [[кислород]]ны аерып чыгара. 2,5 млрд елдан артык элек [[Җир атмосферасы]]на күпчелек тере организм­нарга сулау өчен кирәкле ирекле кислородны нәкъ менә суүсемнәр аерып чыгара башлаганнар; алар планетаның кислородлы [[атмосфера]]сын барлыкка китергәннәр; суүсемнәр — барлык коры җир үсемлекләренә башлангыч биргән организмнар.
 
1 215 225

правок