Олимпия уеннары: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к {{twinCYR|Olimpiä uyınnarı}}
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up, replaced: [[Файл: → [[Рәсем: (55) using AWB
Юл номеры - 1:
{{twinCYR|Olimpiä uyınnarı}}
[[ФайлРәсем:Olympic flag.svg|300px|thumb|<center>Олимпия боҗралары]]
'''Оли́мпия уеннары́, Олимпиа́да''' — 4 [[ел]] саен уздырыла торган дөньядагы иң зур [[спорт]] ярышлары. Хәзерге вакытта Олимпия уеннары [[Җәйге Олимпия уеннары|җәйге]] һәм [[Кышкы Олимпия уеннары|кышкы]] уеннардан тора. Алар ике ел саен чиратлашып уздырылалар. Олимпия уеннарында меңләрчә атлет ярыша. Олимпия чемпионы булу спортчылар өчен иң югары дәрәҗәләрнең берсе.
 
Юл номеры - 7:
== Олимпия уеннары тарихы ==
=== Борынгы Олимпия уеннары ===
[[Борынгы Греция]]дә Олимпия уеннары зур спорт һәм дин бәйрәме булган. Алар шулай ук 4 ел саен уздырылган. [[Борынгы греклар]]да Олимпиада хәтта вакыт үлчәү чарасы да булган. Уеннар вакытында сугышлар туктатылып торган (бу кагыйдә күп тапкыр бозылган). Борынгы Олимпия уеннарында [[Борынгы Греция|Греция]]нең төрле шәһәр-дәүләтләреннән вәкилләр катнашкан. Җиңүче булып бер генә кеше билгеләнгән.
 
[[Борынгы Греция|Греция]]гә [[Борынгы римлылар|римлылар]]ның тәэсире арткач Олимпия уеннарының дәрәҗәсе төшә. [[Борынгы Рим]]да христьян дине рәсми дингә әйләнгәч Олимпия уеннарына [[мәҗүсилек]]кә кебек карый башлыйлар. 393 елда Феодосий I императоры мәҗүси культларны һәм шулар белән бергә Олимпия уеннарын да тыя.
 
=== Хәзерге заман Олимпия уеннары ===
[[ФайлРәсем:Baron Pierre de Coubertin.jpg|thumb|200px|<center>Барон Пьер де Кубертен]]
Борынгы Олимпия уеннары халыкта бөтенләй онытылып бетми. Аларга охшаган ярышлар [[Франция]]дә, [[Греция]]дә һәм башка илләрдә кат-кат оештырыла.
 
[[Греклар|Грек]] шагыйре Панайотис Суцос Олимпия уеннарын яңадан кайтарырга кирәк дигән фикер белдерә.
 
Хәзерге Олимпия уеннары күтәрелүендә [[Франция]] бароны [[Пьер де Кубертен]]ның ({{lang-fr| Pierre de Coubertin }}) әһәмияте зур. [[Пьер де Кубертен]] спорт ярышлары халыкның сәламәтлеген ныгыту һәм сугышларга каршы чара дип уйлый: ''«Дөнья яшьләре үзләренең көчләрен сугыш кырларында түгел, ә спорт ярышларында сынашсыннар»''.
Юл номеры - 23:
Уеннарны оештыру өчен [[Халыкара Олимпия Комитеты]] төзелә. Аның беренче президенты булып [[Деметриус Викелас]] сайлана.
 
[[ФайлРәсем:Athens 1896 report cover.jpg|thumb|left|200px|<center>I Олимпия уеннары плакаты]]
[[Җәйге Олимпия уеннары 1896|I Олимпия уеннары]] бик уңышлы уза. Ярышларда 14 илдән килгән 241 атлет катнаша. [[Греция]] җитәкчеләре һәм җәмәгатьчелеге Олимпия уеннарын һәрвакыт [[Греция]]да уздырырга теләк белдерә. Моңа каршы [[Халыкара Олимпия Комитеты]] чыга. Уеннарны 4 ел саен һәм төрле шәһәрләрдә уздырырга булалар.
 
Юл номеры - 30:
[[1924 ел|1924]] – [[1992 ел|1992]] елларда [[Кышкы Олимпия уеннары|Кышкы]] һәм [[Җәйге Олимпия уеннары]] бер елны үткәрелеп килә, ә 1994 нче елдан башлап 2 ел саен чиратлашып уздырыла башлый.
 
[[1932 ел]]дан башлап Уеннарда катнашучылар яшәп торсын өчен оештыручы шәһәрләр махсус [[Олимпия авылы]] төзетәләр.
 
== Олимпия Хартиясе ==
Юл номеры - 37:
Олимпия Хартиясе 5 өлештән тора.
 
'''Беренче өлеш''' Олимпия хәрәкәте һәм аның эшчәнлеге турында (статусы, Олимпия символикасы һ.б.).
 
'''Икенче өлеш''' [[Халыкара Олимпия Комитеты]]на багышланган (Комитетның, Комитет президентының, әгъзәләрең, комиссияләрең статуслары, аларны сайлау тәртибе, рәсми телләр һ.б.) Халыкара Олимпия Комитетының рәсми телләре икәү инглиз һәм француз телләре.
Юл номеры - 54:
Олимпия мәсләге: '''Олимпия уеннарында иң мөһиме җиңү түгел, ә катнашу, тормышта көрәш җиңү тантанасыннан әһәмиятлерәк булган кебек. Көрәшү җиңеп алудан өстенрәк''' ({{lang-en|The most important thing in the Olympic Games is not to win but to take part, just as the most important thing in life is not the triumph but the struggle. The essential thing is not to have conquered but to have fought well.}})
 
[[Пьер де Кубертен]] [[1896 ел|1896 нчы ел]]да билгеләгән.
 
=== Олимпия эмблемасы ===
Олимпия эмблемасы бер-берсенә үрелгән зәңгәр, сары, кара, яшел һәм кызыл төсле биш боҗрадан тора. Биш боҗра биш континент билгесе дип санала: зәңгәр төсле боҗра – [[Аурупа]], кара – [[Африка]], кызыл [[Америка]], сары – [[Азия]], яшел – [[Австралия]]. Боҗраларның үрелүе – континентларның берләшүе.
 
Ләкин бу рәсми аңлатма түгел. Эмблеманы тәкъдим итүче [[Пьер де Кубертен]]ның боҗраларны континентлар белән бәйләүе дә билгеле түгел.
 
'''Альтернатив аңлатма''': һәр илнең байрагында да ким дигәндә бер олимпия боҗрасы төсе бар.
 
=== Олимпия байрагы ===
[[ФайлРәсем:Olympic-flag-Victoria.jpg|thumb|right|200px|<center>Олимпия Байрагы]]
Олимпия байрагы ак төстә һәм аңа Олимпия эмблемасы төшерелгән. Беренче итеп байракны 1920 нче елда [[Антверпен]]да ([[Бельгия]]) [[Җәйге Олимпия уеннары 1920|VII Олимпия уеннары]]нда кулланалар. Байрак Олимпия уеннары булачак шәһәрдә саклана.
 
=== Олимпия медальләре ===
[[ФайлРәсем:Солт-Лейк-Сити Алтын медале.jpg|thumb|250px|<center>XIX Кышкы Олимпия уеннары алтын медале (Солт-Лейк-Сити, 2002 ел). Авырлыгы 0,567 кг]]
Ярышларда җиңүчегә [[Алтын]] медаль бирелә (чынлыкта исә ул [[көмеш]], ләкин калын итеп алтын белән йөгертелгән), икенче урын өчен көмеш, өченче урын өчен [[бронза]] медаль бирелә. Медальләрне махсус тантана вакытында өләшәләр, җиңүченең милли гимнын уйнала һәм беренче, икенче, өченче урыннар алган катнашучыларның милли байраклары күтәрелә.
 
Юл номеры - 81:
Олимпия факелын [[Олимпия]]дә махсус көзге аша [[кояш]] нурларыннан кабызалар. Факел ярдәмендә утны узачак Олимпиаданың төп стадионына җиткерәләр. Уеннар ачу тантанасы барышында факел утыннан узачак Олимпиаданың төп стадионында урнашкан махсус кәсәдә ут кабызалар. Ул Уеннар тәмамлангыйнча яна.
 
Олимпия утын кабызу йоласы борынгы грекларда ук булган һәм [[Пьер де Кубертен]] аны яңадан кайтара. Беренче тапкыр Утны Җәйге Олимпия уеннарында [[1928 ел|1928 нче ел]]да, Кышкы Олимпия уеннарында [[1952 ел|1952 нче ел]]да кабызалар.
 
=== Уеннарның рәсми эмблемасы, талисманы һәм шигаре ===
[[ФайлРәсем:One World One Dream.jpg|thumb|left|250px|<center>Пекинда узган XXIX Олимпия уеннарының шигаре: '''Бер дөнья, бер хыял''' ({{lang-en|One world, one dream.}})]]
Һәр Олимпия уеннарының үзенең эмблемасы, талисманы һәм шигаре була. Аларны оештыручы як, гадәттә, үзенең милли мирасына таянып уйлап чыгара. Уеннар эмблемасы һәм талисманнары сувенир итеп тә сатыла һәм оештыручыларга байтак акча китерә.
 
=== Уеннар ачу тантанасы ===
Тантана вакытындагы театральләштерелгән тамаша Уеннар үтәчәк шәһәрнең һәм илнең тарихы, гореф-гадәтләре белән таныштыра. Тантана вакытында илләр парады уза. Парадта беренче булып [[Греция]], алардан соң калган илләр вәкилләре алфавит тәртибендә баралар, соңгы итеп оештыручы ил вәкилләре чыга. [[Халыкара Олимпия Комитеты]] президентына һәм Уеннарны Оештыру комитеты җитәкчесенә сүз бирелә. Олимпия, Греция һәм хуҗа ил байраклары күтәрелә, гимннары уйнатыла. Олимпия антлары ант ителә. Тынычлык символы булган күгәрченнәрне күккә очыралар. [[Греция]]дән алып кайткан Олимпия факелынан Олимпия утын кабызалар.
 
=== Уеннар ябу тантанасы ===
Уеннарны ябу тантанасы өчен махсус саубуллашу тамашасы оештырыла. Уеннарда катнашучылар шулай ук парад ясап узалар, ләкин барысы бергә, илләргә бүленмичә. Гимннарны яңадан уйнаталар, ләкин бу юлы байракларны төшерәләр. Олимпия байрагын Халыкара Олимпия Комитеты президентына бирәләр, ә ул исә аны булачак Уеннар хуҗасына тапшыра. Халыкара Олимпия Комитеты президентын сүз тотып рәсми төстә Уеннарны япкач, Олимпия утын сүндерәләр.
 
== Олимпия спорт төрләре ==
Юл номеры - 98:
{{col-begin}}
{{col-4}}
* [[ФайлРәсем:Rowing pictogram.svg|17px|Академик ишкәк ишү]] [[Академик ишкәк ишү]]
* [[ФайлРәсем:Badminton pictogram.svg|17px|Бадминтон]] [[Бадминтон]]
* [[ФайлРәсем:Basketball pictogram.svg|17px|Баскетбол]] [[Баскетбол]]
* [[ФайлРәсем:Boxing pictogram.svg|17px|Бокс]] [[Бокс]]
* [[ФайлРәсем:Wrestling pictogram.svg|17px|Көрәш]] [[Көрәш]]
** [[Грек-рим көрәше]]
** [[Ирекле көрәш]]
* [[ФайлРәсем:Cycling (road) pictogram.svg|17px|Велоспорт]] [[Велоспорт]]
** [[Велоспорт-шоссе]]
** [[Велоспорт-трек]]
Юл номеры - 112:
{{col-4}}
* Су спорт төрләре
** [[ФайлРәсем:Swimming pictogram.svg|17px|Йөзү]] [[Йөзү]]
** [[ФайлРәсем:Synchronized swimming pictogram.svg|17px|Синхрон йөзү]] [[Синхрон йөзү]]
** [[ФайлРәсем:Diving pictogram.svg|17px|Суга сикерү]] [[Суга сикерү]]
** [[ФайлРәсем:Water polo pictogram.svg|17px|Судагы поло]] [[Судагы поло]]
* [[ФайлРәсем:Volleyball (indoor) pictogram.svg|17px|Волейбол]] [[Волейбол]]
** [[Волейбол]]
** [[Пляж волейболы]]
* [[ФайлРәсем:Handball pictogram.svg|17px|Гандбол]] [[Гандбол]]
* [[ФайлРәсем:Golf pictogram.svg|17px|Гольф]] [[Гольф]]
* [[ФайлРәсем:Canoeing (flatwater) pictogram.svg|17px| Байдарка һәм каноэда ишкәк ишү]] Байдарка һәм каноэда ишкәк ишү
** [[Байдарка һәм каноэда ишкәк ишү]]
** [[Ишкәкле слалом]]
{{col-4}}
* [[Гимнастика]]
** [[ФайлРәсем:Gymnastics (artistic) pictogram.svg|17px|Артистик гимнастика]] [[Спорт гимнастикасы]]
** [[ФайлРәсем:Gymnastics (rhythmic) pictogram.svg|17px|Ритмик гимнастика]] [[Нәфис гимнастика]]
** [[ФайлРәсем:Gymnastics (trampoline) pictogram.svg|17px|Батутта сикерү]] [[Батутта сикерү]]
* [[ФайлРәсем:Judo pictogram.svg|17px|Дзюдо]] [[Дзюдо]]
* [[ФайлРәсем:Equestrian pictogram.svg|17px|Ат спорты]] [[Ат спорты]]
** [[Ат спорты|Выездка]]
** [[Ат спорты|Конкур]]
** [[Атлы триатлон]]
* [[ФайлРәсем:Athletics pictogram.svg|17px|Җиңел атлетика]] [[Җиңел атлетика]]
* [[ФайлРәсем:Table tennis pictogram.svg|17px| Өстәл өсте теннисы]] [[Өстәл теннисы]]
* [[ФайлРәсем:Sailing pictogram.svg|17px|Җилкәнле спорт]] [[Җилкәнле спорт]]
{{col-4}}
* [[ФайлРәсем:Rugby union pictogram.svg|17px|Регби]] [[Регби]]
* [[ФайлРәсем:Modern pentathlon pictogram.svg|17px|Модерн пентатлон]] [[Модерн пентатлон]]
* [[ФайлРәсем:Shooting pictogram.svg|17px|Ату]] [[Ату спорты]]
* [[ФайлРәсем:Archery pictogram.svg|17px|Стрельба из лука]] [[Җәядән ату]]
* [[ФайлРәсем:Tennis pictogram.svg|17px|Теннис]] [[Теннис]]
* [[ФайлРәсем:Triathlon pictogram.svg|17px|Триатлон]] [[Триатлон]]
* [[ФайлРәсем:Taekwondo pictogram.svg|17px|Тхэквондо]] [[Тхэквондо]]
* [[ФайлРәсем:Weightlifting pictogram.svg|17px|Авыр атлетика]] [[Авыр атлетика]]
* [[ФайлРәсем:Fencing pictogram.svg|17px|Фехтование]] [[Фехтование]]
* [[ФайлРәсем:Football pictogram.svg|17px|Футбол]] [[Футбол]]
* [[ФайлРәсем:Field hockey pictogram.svg|17px|Чирәмдә хоккей]] [[Чирәм хоккее]]
{{col-end}}
 
Юл номеры - 154:
{{col-begin}}
{{col-4}}
* [[ФайлРәсем:Biathlon pictogram.svg|17px|Биатлон]] [[Биатлон]]
* Бобслей
** [[ФайлРәсем:Bobsleigh pictogram.svg|17px|Бобслей]] [[Бобслей]]
** [[ФайлРәсем:Skeleton pictogram.svg|17px|Скелетон]] [[Скелетон]]
* [[ФайлРәсем:Curling pictogram.svg|17px|Кёрлинг]] [[Кёрлинг]]
{{col-4}}
* Тимераяк спорт төрләре
** [[ФайлРәсем:Speed skating pictogram.svg|17px|Тимераякта шуу]] [[Тимераякта шуу]]
** [[ФайлРәсем:Figure skating pictogram.svg|17px|Сынлы шуу]] [[Сынлы шуу]]
** [[ФайлРәсем:Short track speed skating pictogram.svg|17px|Шорт-трек]] [[Шорт-трек]]
{{col-4}}
* Чаңгы спорт төрләре
** [[ФайлРәсем:Cross country skiing pictogram.svg|17px|Чаңгы узышлары]] [[Чаңгы узышлары]]
** [[ФайлРәсем:Alpine skiing pictogram.svg|17px|Тау чаңгысы спорты]] [[Тау чаңгысы спорты]]
** [[ФайлРәсем:Nordic combined pictogram.svg|17px|Лыжное двоеборье]] [[Чаңгы икебәйгесе]]
** [[ФайлРәсем:Ski jumping pictogram.svg|17px|Трамплиннан сикерү]] [[Трамплиннан сикерү]]
** [[ФайлРәсем:Snowboarding pictogram.svg|17px|Сноубординг]] [[Сноубординг]]
** [[ФайлРәсем:Freestyle skiing pictogram.svg|17px|Фристайл]] [[Фристайл]]
{{col-4}}
* [[ФайлРәсем:Luge pictogram.svg|17px|Чана спорты]] [[Чана спорты]]
* [[ФайлРәсем:Ice hockey pictogram.svg|17px|Хоккей]] [[Шайбалы хоккей]]
{{col-end}}
 
Юл номеры - 180:
 
== Олимпия уеннарында уңышлы чыгыш ясаган татарлар һәм Татарстан спортчылары ==
[[ФайлРәсем:Гөлнара Самитова-Галкина.jpg|thumb|right|200px|<center>[[Гөлнара Сәмитова-Галкина|Гөлнара Самитова-Галкина]]]]
* [[Альбина Әхәтова]] – [[биатлон]] төрләре чаңгы эстафетасы буенча көмеш медаль иясе ([[Нагано]], [[1998 ел|1998]]), бронза медаль иясе (Солт-Лейк-Сити 2002), Олимпия чемпионы (Турин 2006), чаңгы узышлары буенча ике бронза медаль иясе ([[Турин]], [[2006 ел|2006]])
* [[Зиннәтулла Билалетдинов]] – [[хоккей]] буенча көмеш медаль иясе ([[Лэйк-Плэсид]], [[1980 ел]]), олимпия чемпионы ([[Сараево]], [[1984 ел]])
Юл номеры - 348:
* [http://www.sportsarae.ru/s_zos/ Зал Олимпийской славы] {{ref-ru}}
* [http://www.olympichistory.info/all_medals.htm Олимпия уеннары тарихы] {{ref-ru}}
* [[:de:Olympische_SpieleOlympische Spiele|Алман Википедиясе]] {{ref-de}}
* [[:en:Olympic_GamesOlympic Games|Инглиз Википедиясе]] {{ref-en}}
* [[:ru:Олимпийские игры|Рус Википедиясе]] {{ref-ru}}
* [[:ru:Татары |Рус Википедиясе]] {{ref-ru}}
<!-- Сез мәкаләне тулыландырсагыз, чыганакларны исемлеккә языгыз -->