Япония: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up, replaced: [[Файл: → [[Рәсем: (14) using AWB
Юл номеры - 77:
[[Японнар]] үзләре илләрен «Ниппон» яки «Ниһон» дип атыйлар. Беренче вариант күбрәк рәсми булып кулланылса, икенчесе гади сөйләшүдә кулланыла.
 
«Нихон» исеменең турыдан туры тәрҗемәсе — «Кояш ватаны», бу исемне күбесенчә «Чыгучы Кояш иле» буларак тәрҗемә итәләр.
 
== Тарих ==
{{Төп мәкалә|Япония тарихы}}
[[ФайлРәсем:Jomon vessel 3000-2000BC.jpg|thumb|[[Җомон]] чоры керамикасы үрнәге]]
[[ФайлРәсем:RedSealShip.JPG|thumb|left|Азия белән сәүдә өчен кулланылган япон корабы.]]
[[ФайлРәсем:Satsuma-samurai-during-boshin-war-period.jpg|thumb|Сацума нәселеннән самурайлар.]]
[[ФайлРәсем:Голландские купцы.jpg|thumb|left|Япония рәсемнәрендә голланд сәүдәгәрләре]]
[[ФайлРәсем:Коммодор Перри.jpg|thumb|left|Коммодор Перри япон рәсемнәрендә]]
[[ФайлРәсем:Skyscrapers Shinjuku 2007 rev.jpg|thumb|Токио биналары.]]
[[ФайлРәсем:Nagasakibomb.jpg|thumb|Нагасакиның атом бомбасына тотылуы.]]
[[Япон архипелагы]]нда беренче кешеләр 40 меңъеллыкларда (б. э. к.) яши башлыйлар. Бу япон палеолит дип аталган чор 12 меңъеллыкка (б. э. к.) кадәр дәвам итте. Борынгы Япония халкы күбрәк [[ау]] һәм [[җыю]] белән шөгыльләнгән, беренче хезмәт коралын таштан ясаганнар. Бу чорда [[Керамика|керамик]] савыт-саба булмаган, шуңа күрә бу периодны шулай ук ''керамикага кадәр чор'' буларак атыйлар<ref>Кузнецов Ю. Д., Навлицкая Г. Б., Сырицын И. М. История Японии: Учеб. для студ. вузов, обучающихся по спец. «История». — М.: Высш. шк., 1988. — С. 8. — 432 с. — 30000 экз. — ISBN 5-06-001204-2</ref>. 12 000 елдан (б. э. к.) [[мезолит]]ка һәм [[неолит]]ка туры килгән [[джомон]] чоры башлана. Шул чорның иң зур үзенчәлекләре — керамиканы куллану һәм Япон архипелагы формалашуы.
 
Якынча 500 елда (б. э. к.) [[Яйой]] чоры старт ала. Бу вакытта [[дөге]] утырту башланды, тегү станогын куллану, металларны үзләштерү, диварлы шәһәрләрне төзү башлана<ref>Елисеефф В., Елисеефф Д. Японская цивилизация. — М.: АСТ, 2008. — С. 35—37. — 528 с. — ISBN 978-5-9713-7611-8</ref>. Бу яңалыкларны Япониягә [[Кытай]] һәм [[Корея]]дән килгән иммигрантлар кертәләр.
 
Япон халкы беренче тапкыр Кытайның тарихи хроникасында — ''Ханьшу''да сүзгә алына. Кытайлар Японияне '''Ва Җире''' дип атаганнар һәм «Өч патшалык тарихы» китабында алар турында байтак мәгълүмат язалар<ref>Елисеефф В., Елисеефф Д. Японская цивилизация. — М.: АСТ, 2008. — С. 37. — 528 с. — ISBN 978-5-9713-7611-8</ref>. Шул чыганак буенча, өченче гасырда иң көчле кенәзлек [[Яматай кенәзлеге]] була.
 
250 елда [[яйой]] чоры тәмамлана һәм [[Кофун]] чоры башлана. Шул период вакытында иң мөһим вакыйгаларның берсе — [[Ямато дәүләте]] барлыкка килү. Кофун әкрен генә [[538]] елда [[Асука чоры]]на күчә. Аның үзенчәлекләре — Пекчедан килгән [[буддизм]] таралышы, кытайлардагы сыман үзәкләштерелгән дәүләт барлыкка килү, «''ритсуре''» исемле беренче кануннар җыентыгы барлыкка килү. Шулай ук бу чорда [[япон мәдәнияты]] үсүе тизләнә башлый.
Юл номеры - 100:
[[784]] елда Император Камму башкаланы Нарадан [[Нагаока-ке]]ка күчерә, ләкин инде [[794]] елда ул хәзерге [[Киото]]га күчә. Шулай итеп [[Хейан чоры]] башлана, шул чор өчен япон милли мәдәнияты үсеше хас. Кана исемле әлифбаны уйлап чыгару кытай теле урынына япон телендә язу мөмкинчелеген бирде. Шул чорда әдәбият та үсә башлый: «Кокинвакашу» шигъри әсәр языла.
 
Япон [[феодализм]]ы [[самурай]]лар — идарә иткән хәрби класс — барлыкка килү белән үсә башлады. [[1192 ел]]да Минамото-но Йоритомо [[сёгун]] статусын алды. Бу исә яңа, [[Камакура чоры]] башлануын аңлата. [[1199 ел]]да аның үлеме белән фактик хакимлек [[Һоджо]] нәселенә күчә. 1274 һәм 1281 елларында Камакура Сёгунаты уңышлы монголларга каршы сугышларда җиңде. Шогунатның рәсми дине буларак [[зен]] игълан ителә. Монголларны җиңүдән соң япон хәрбиләре үз арада сугышларны башлап, Камакура режимын бетерәләр.
 
[[1318]] елда тәхеткә Годайго килә, ләкин хакимлекне үз кулында тота алмый. Аның улы Ашикага Такауҗи сёгун статусын ала һәм Япониядә 1392 елга кадәр көрәшкән ике император һәм сёгун системасы барлыкка килә. 1467 елда зур граждан сугышы башлана. Шулай итеп смута вакыты — [[Сенгоку чоры]] башлана<ref>Елисеефф В., Елисеефф Д. Японская цивилизация. — М.: АСТ, 2008. — С. 75—82. — 528 с. — ISBN 978-5-9713-7611-8</ref>.
 
[[1543 ел]]да Япониягә беренче тапкыр [[Голландия|голланд]] сәүдәгәрләре килеп җитә. Бу Япония һәм [[Аурупа]] илләре арасында сәүдә һәм мәдәни хезмәттәшлеккә юл куйды. Аурупа технологияләре ярдәмендә [[Ода Нобунага]] күпчелек даймёларны җиңде һәм илне берләштерү дәрәҗәсенә җитте. Аның варисы [[Тойотоми Һидейоши]] 1590 елда илне берләштереп бетерде.
 
17 гасырда Япония изоляция юлына баса.
Юл номеры - 110:
[[1854 ел]]да [[АКШ|американ]] коммодор Мэттью Перри Японияне изоляция сәясәтен туктатырга өнди. [[Бакумацу]] чорында Япония берничә тигез булмаган килешүне имзалый һәм икътисадый вә сәяси кризиска эләгә. 1868 елда булган граждан сугышы нәтиҗәсендә сёгунат бетерелеп, үзәкләштерелгән император идарәсе астында булган дәүләт барлыкка килде. Шул вакытларда Япония дөнья мәмләкәтенә әйләнә, күп кенә территорияләрен үзенә куша.
 
[[XX гасыр]] башында озак булмаган демократик Тайшо чоры [[милитаризм]] һәм [[экспансионизм]] вакыты белән алышынды. [[Беренче дөнья сугышы]]нда Япония [[Антанта]] ягында сугыша.
 
[[1937 ел]]да Япония [[Кытай]]ның күпчелек территорияләренә керә һәм [[япон-кытай сугышы]]н башлый. Моннан соң [[АКШ]] Япониягә икътисадый [[эмбарго]]ны белдерә<ref>No Choice But War: the United States Embargo Against Japan and the Eruption of War in the Pacific. — McFarland, 1995. — ISBN 0-7864-0141-9</ref>. [[1941 ел]]ның [[7 декабрь|7 декабрендә]] Япониягә [[Перл-Харбор]]га хөҗүм ясый һәм [[АКШ]]ка сугыш игълан итә. Бу [[АКШ]]ны [[Икенче дөнья сугышы]]нда катнашырга мәҗбүр итә. [[1945 ел]]ның 6 һәм 9 август көннәрендә булган [[Хиросима]] һәм Нагасакига каршы атом коралын кулланганнан соң Япония сугышта катнашуын туктату турындагы акт имзалый.
Юл номеры - 118:
== Дәүләти-сәяси төзелеш ==
{{main|Япония сәяси структурасы}}
[[ФайлРәсем:Emperor Akihito and empress Michiko of japan.jpg|thumb|[[Акиһито]] һәм [[Мичико]] императорлары.]]
Япония — [[конституцион монархия]]. [[1947 ел]]ның [[3 май|3 маенда]] гамәлгә кергән Конституция буенча Япония императоры — «дәүләт һәм халык бердәмлеге символы», бөтен карарларны министрлар кабинеты кабул итә. Дипломатик очрашуларда император дәүләт башлыгы ролен үти. 1989 елдан Япония императоры — [[Акиһито]], аның варисы принц [[Нарухито]].
 
Хөкүмәт рәисе — [[Япония премьер-министры]]. Шушы урынга бер парламент вәкилен император сайлый. Премьер-министр — министрлар кабинетын төзи. [[2009 ел]]дан бу вазыйфаны үтәгән [[Юкио Һатояма]] <ref>[http://www.azatliq.org/content/news/1824026.html Юкио Һатояма Япониянең яңа премьеры булып расланды]</ref> халык арасында абруе төшү сәбәпле хакимияттән үз теләге белән киткәч, Япония парламенты хакимияттәге Демократик фирканең яңа җитәкчесе [[Наото Кан]]ны яңа премьер-министр итеп сайлап куя<ref>[http://www.azatliq.org/archive/news/20100604/570/570.html?id=2061934 Япониядә яңа премьер итеп Наото Кан сайланды]</ref>. Ләкин [[2011 ел]] вакыйгылары сәбәпле, ул да ышанычсызлык тудырып, вазифасыннан китә. [[2011 ел]]ның [[2 сентябрь|2 сентябреннән]] Япония премьер-министры — [[Йошиһико Нода]]<ref>[http://www.azatliq.org/content/news/24312375.html Япония парламенты хөкүмәтнең яңа башлыгын сайлады]</ref>.
 
Япониянең мәхкәмә системасы 4 дәрәҗәдән тора: [[Япония Югары мәхкәмәсе|Югары]], апелляцион, төп һәм дисциплинар мәхмәләре. Югары мәхкәмә, башка илләрдәге Конституцион мәхкәмәләре кебек үк, Конституциягә каршы килгән нормаларны үз көченнән чыгарырга хокуклы. Югары мәхкәмә әгъзәләрен император хөкүмәт тәкъдиме белән сайлый, башка мәхкәмә әгъзәләрен исә Министрлар кабинеты билгели.
 
=== Парламент ===
Япониянең югары дәүләт хакимлеге органы һәм бердәнбер канун чыгару органы — [[Япония парламенты|парламент]]. Ул ике пулаттан (Киңәшчеләр һәм вәкилләр пулаталары) тора. Вәкилләр пулаты һәр 4 ел сайланган 480 депутаттан, киңәшчеләр пулаты исә һәр 6 ел сайланган 252 депутаттан тора. Япониядә 20 яшьтән башлап сайлауларда һәркем тавыш бирергә хокуклы.
 
Япониядә ике төп партия бар. 2009 елда Япониянең Социаль-либераль демократик партиясе парламентта либераль-демократик партияне җиңеп, күпчелек урынны алды<ref>http://www.rian.ru/world/20090830/182992220.html</ref>.
 
=== Хәрби көчләр ===
[[ФайлРәсем:Helicopter carrier Hyūga (16DDH).jpg|left|thumb|Хюга — Япония хәрби көчләренең вертолеты.]]
[[Япония Конституциясе]]нең тугызынчы маддәсе Япониягә хәрби көчләрне тотырга һәм сугышларда катнашырга рөхсәт итми. Хәзерге Япония хәрби көчләре иминлек көчләре буларак атала һәм аларның эшчәнлеге катгый контроль астында. Гадәттән тыш хәлләр сәбәпле премьер-министр парламент ризалыгы белән кайбер хәрби көчләр белән идарә итә ала. Экстремаль хәлләрдә андый ризалык постфактум (ягъни хәлләрдән соң) алынырга мөмкин.
 
Юл номеры - 137:
 
=== Тышкы сәясәт ===
[[ФайлРәсем:34th G8 summit member 20080707.jpg|thumb|[[Тояко]], [[Хоккайдо]]да үткән 34 саммитта [[Зур сигез]] лидерлары.]]
Япония [[Америка Кушма Штатлары]] белән якын икътисадый һәм хәрби хезмәттәшлектә тора. [[1956 ел]]дан башлап, Япония [[БМО]]га керә, шулай ук ул [[БМО Иминлек шурасы]]ның даими булмаган әгъзасы ([[2010 ел]]га ул анда 19 ел). [[Зур сигез]], [[Ун төркеме]], [[АТЭС]] оешмалары әгъзасы буларак, Япония актив рәвештә халыкара килешүләрне төзүдә катнаша.
 
Япония күрше илләр белән берничә территориаль бәхәстә катнаша. Рәсми Япония хөкүмәте позициясенә күрә, [[Русия]] составына кергән [[Курил утраулары]] Япония территориясенә керә. Шул сорау аркасында Япония һәм Русия арасында тынычлык килешүе һаман имзаланмаган. Шулай ук Япония [[Көньяк Корея]] территориясенә кергән [[Лианкур утраулары]]н үзенеке буларак саный. Япониягә кергән [[Сенкаку утраулары]]н исә [[Кытай]] һәм [[Тайвань]] үз территориясе буларак дәллиләргә тели.
Юл номеры - 144:
== География ==
{{Төп мәкалә|Япония географиясе}}
[[ФайлРәсем:Satellite image of Japan in May 2003.jpg|thumb|Япониягә космостан фотосүрәт.]]
Япония [[Азия]]нең [[Тын океан]] ярында урнашкан зур архипелагта урнаша. [[Географик координаталар]]га күрә Япония [[экватор]]дан 36°ка төньякта һәм [[Гринвич меридианы]]ннан 138°ка көнчыгышта урнаша.
 
Архипелангның иң зур [[утрау]]лары: [[Хоккайдо]], [[Хонсю]], [[Сикоку]] һәм [[Кюсю]]. Шулай ук ил составына 6 848 кечкенә утрау керә.
Юл номеры - 153:
== Административ-территориаль бүленеш ==
{{Төп мәкалә|Япония административ бүленеше}}
[[ФайлРәсем:Regions and Prefectures of Japan 1.png|left|thumb|300px|Япония регионнары һәм префектуралары харитасы]]
Япония беренче чиратта 47 префектурага бүленә. Һәр префектура префект тарафыннан идарә ителә (Хоккайдо очрагында — губернатор белән). Аларның үз канун чыгару һәм административ аппаратлары бар. Җиңеллек өчен префектуралар еш кына аерым административ берәмлек булмаган регионнарга берләшәләр.
 
Юл номеры - 235:
Үз чиратында префектуралар округларга, махсус шәһәрләргә һәм уездларга бүленәләр.
 
Шулай ук илдә муниципаль дәрәҗәсендә булган административ берәмлекләр бар. Бу — махсус районнар, шәһәрләр, авыллар һ. б.
 
{{Иң зур шәһәрләр
Юл номеры - 297:
== Халык ==
{{Төп мәкалә|Япония халкы}}
[[ФайлРәсем:Shibuya night.jpg|right|200px|Токио урамы]]
[[2009 ел]]да Япониядә якынча 127,47 млн кеше яшәде<ref>http://www.mid.ru/ns-rasia.nsf/1083b7937ae580ae432569e7004199c2/2e88d9b6a65749f643256a53003b8bf2?OpenDocument</ref>. [[2007 ел]] мәгълүматларына караганда халыкның 89,07 %-ы шәһәрләрдә яшиләр. Халыкның 98 %ы – [[японнар]]. Милли азчылыкларны монда рюкюсцлар, кореялеләр, кытайлар, филиппиннар, япон бразилияләр һәм япон перулылар тәшкил итә. [[2005 ел]]да Япониядә якынча 1,56 млн кеше чит илләрдән килгән.
Япониядә иң озын гомер итүчеләр яши. [[2009 ел]]да урта яшәү озынлыгы 82,12 яшьне тәшкил итте<ref>[https://www.cia.gov/library/publications/the-world-factbook/rankorder/2102rank.html The World Factbook: Rank order — Life expectancy at birth] (ингл.).</ref>. Ләкин Япониядә иң зур төркем – 65 яшьне узган картлар. Бу күп социаль проблемаларна тудыра.
Юл номеры - 309:
 
== Транспорт ==
[[ФайлРәсем:JR Central Shinkansen 700.jpg|right|150px|thumb|Япониянең тиз йөрүче поезды]]
Япония күп акчаны юллар төзелешенә тота. Төп транспорт монда [[автомобиль]]ләр. Япониядә сулъяк йөрү хәрәкәте.
 
Шулай ук Япониядә тимер юллар нык популяр. Монда җиде төп ширкәт бар. Якынча 250 тиз йөрүче поезд бар. Япон машинистлары үз пунктуальлеге белән мәшһүр.