Һиндстан: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Kitap (бәхәс | кертем)
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up, replaced: [[Файл: → [[Рәсем: (4) using AWB
Юл номеры - 40:
 
== Атама ==
''Һиндстан'' атамасы [[Бөек Могол Империясе]] чорыннан башлап кулланыла. Илнең атамасы [[Һинд елгасы]]ның тарихи атамасы булган [[санскрит теле]]ндәге ''синдху'' ([[санскрит|санскр.]]सिन्धु) сүзеннән килә. [[Һиндстан Конституциясе]] илнең тагын бер атамасын кабул итә – '''Бхарат''' ([[хинди]] भारत). Ул борынгы Һинд патшасының [[санскрит]]тагы исеменнән барлыкка килә.
 
== Тарих ==
Юл номеры - 48:
 
=== Бронза гасыры ===
[[Бронза гасыры]] Һинд субконтинентында якынча б.э.к. 3300 елда [[металлургия]]нең киң җәелүе һәм [[бакыр]], [[бронза]], [[аккургаш]] сыман [[металл]]арны эретергә өйрәнүдән башлана.
 
[[Һинд цивилизациясе]]нең чәчәк атуы б.э.к. 2600 ел белән 1900 ел арасына туры килә. Бу вакытта Һинд субконтинентында шәһәр цивилизациясе барлыкка килә һәм монументаль төзелеш алып барыла. Төп шәһәрсыман яшәү җирләре булып хәзерге Пакистандагы [[Хараппа]] һәм [[Мохенджо-Даро]] һәм хәзерге Һиндстандагы [[Дхолавира]] һәм [[Лотхал]] тора.
Юл номеры - 59:
 
==== Махаджанападалар ====
Ведалар чорының ахырында Һинд субконтинентында кечкенә патшалыклар һәм шәһәр-дәүләтләр килеп чыга. Б.э.к. V гасырда 16 патшалык формалаша: [[Каши]], [[Косала]], [[Анга]], [[Магадха]], [[Вриджи]], [[Малла]], [[Чеди]], [[Вамша]], [[Куру]], [[Панчала]], [[Матсья]], [[Шурасена]], [[Ассака]], [[Аванти]], [[Гандхара]] һәм [[Камбоҗа]] – алар [[Махаджанапада]]лар буларак та билгеле. Бу чорда шәһәр халкы саны арта. Шулай ук күпсанлы ваграк дәүләтләр дә була. Ул чорның белемле кешеләре [[санскрит]]та, гади халык исә [[панкрит]] дип аталучы телнең төрле диалектларында сөйләшә торган булган.
 
Бу вакытта төп [[дин]] булып [[брахман]]нар тарафыннан үткәрелүче төрле катлаулы ритуаллар тора. Шулай ук б.э.к. VI гасырда [[Сиддхарта Гаутама]] ([[Будда]]) үзенең тәгълиматына нигез сала, якынча аның белән бер үк вакытларда соңрак [[джайнизм]] буларак формалашачак диннең тәгълиматын [[Махавира]] тарата.
 
=== Фарсы һәм грек басып керүләре ===
[[ФайлРәсем:MacedonEmpire.jpg|thumb|300 px|[[Александр Македонский]]ның явы хәзерге Һиндстанның төньяк өлешенә кадәр барып җитә]]
Б.э.к. якынча 520 елда, [[Фарсы иле]]ндә [[Дарий I]] хакимлек иткәндә, Һинд субконтинентының төньяк өлеше (хәзерге көнчыгыш [[Әфганстан]] һәм [[Пакистан]]) [[Ахеменидлар империясе]] тарафыннан яулап алына һәм ике гасыр дәвамында адарга буйсынып яши.
 
Б.э.к. 334 елда [[Александр Македонский]], [[Кече Азия ярымутравы]]н һәм Ахеменидлар империясен яулап алып, Һинд субконтинентының төньяк-көнбатыш чикләренә кадәр барып җитә. [[Гидасп]] янындагы сугышта [[Пор патша]]ны җиңгәннән соң ул [[Пенджаб]]ның зур өлешен буйсындыра. Күп кенә македонияле гаскәрне яулап алынган җирләрдә калдырып ул үзе көньяк-көнбатышка китә.
 
=== Магадха империясе ===
Юл номеры - 74:
==== [[Маурья империясе]] ====
Б.э.к. 321 елда [[Чандрагупта Маурья]] [[Чанакья]] белән берлектә [[Нанда династиясе]]н бәреп төшереп [[Магадха]]да [[Маурья империясе|Маурья династиясе]]нә нигез сала, [[Маурья империясе]] барлыкка килә.
[[ФайлРәсем:Mauryan Empire Map.gif|thumb|left|Маурья империясенең чәчәк аткан чорындагы территорияләре зәңгәр белән, империя белән иттифакта торучы дәүләтләр ачык зәңгәр белән күрсәтелгән.]]
 
=== Төньяк-көнбатыш катнаш мәдәниятләре ===
Һиндстанның төньяк-көнбатыш катнаш мәдәниятләренә [[һинд-грек мәдәнияте|һинд-грек]], [[һинд-скиф мәдәнияте|һинд-скиф]], [[һинд-парфян мәдәнияте|һинд-парфян]] һәм [[һинд-сасанид мәдәнияте|һинд-сасанид]] мәдәниятләре карый. [[Һинд-грек патшалыгы]]ның нигезе [[грек-бактралы]] [[Деметрий патша]] тарафыннан б.э.к. 180 елда салына һәм хәзерге [[Әфганстан]] һәм [[Пакистан]] территорияләрен алып тора. Бу дәүләт якынча ике гасыр яши. [[Һинд-скиф]]лар [[Себер]]дән [[Бактра]]га, соңрак [[Согдиана]]га, [[Кашмир]]га, [[Гандхара]]га һәм, ниһаять, Һиндстанга күчеп килүче [[скиф]]лар булган. Аларның патшалыгы б.э.к. II-I гасырларда яши. Соңрак [[Парфян патшалыгы]] бүгенге Әфганстанның күпчелек җирләрен басып ала һәм яңа мәдәният чыганагы була.
[[ФайлРәсем:Demetrius I of Bactria.jpg|right|thumb|[[Деметрий I Бактралы]] – [[Һинд-грек патшалыгы]]на нигез салучы, фил башын төшерелгән таҗ Һиндстанны яулап алуын аңлата]]
[[Гуптлар империясе]] белән бер үк вакытта яшәгән [[Фарсы]] [[Сасанид империясе]] бүгенге Пакистан территориясенә кадәр җәелә һәм бу җирдә [[һинд-фарсы мәдәнияте]] туа.
 
Юл номеры - 84:
Һиндстанда классик чор VII гасырда [[Төньяк Һиндстан]]ның [[Харша патша]] идарә иткән заманда торгызылуы белән башлана һәм XIV гасырда [[мөселман]]нарның бәреп керүе белән тәмамлана. Бу чорда һинд сәнгате чәчәк атуга ирешә һәм төп дини һәм фәлсәфи тәгълиматлар, бүгенге көндә яшәп килүче [[индуизм]], [[буддизм]] һәм [[джайнизм]]ның төрле тармакларының килеп чыгуына сәбәпче булып үсеш ала.
 
VII гасырда [[Харша патша]] уңышлы рәвештә Төньяк Һиндстанны берләштерә. Тик бу берләшмә озын гомерле булмыйча Харша патшаның үлеменнән соң тиз арада таркала.
 
Көньяк Һиндстанда урнашкан патшалыклар бу чорда, [[Көньяк-көнчыгыш Азия]]дәге күп кенә җирләрне кул астына төшереп, үзләренең йогынтысын [[Индонезия]]гә кадәр җиткерәләр. Классик чорда җирле телләрдә [[әдәбият]] һәм [[архитектура]] югары дәрәҗәгә ирешә.
 
=== Яңа тарих ===
Юл номеры - 93:
 
1885 елны буржуаз-алпавытлар партиясе — һиндстан милли конгресс партиясе төзелә. Егерме-утыз
елдан соң партиянең эчендә сул канат барлыкка килә. Ул Англиянең хакимлеген җимерү өчен көрәшүне үз максаты итеп куя.
 
[[Беренче бөтендөнья сугышы]]ннан соң һиндстанны куәтле милли азатлык хәрәкәте чолгап ала. Бу хәрәкәт [[Бөек Октябрь революциясе|Бөек Октябрь социалистик революциясе]]нең турыдан-туры йогынтысы белән киңәйгәннән-киңәя бара. Завод-фабрикаларда беренче көчле забастовкалар булып үтә. Сыйнфый көрәш барышында беренче профсоюзлар һәм беренче коммунистик группалар барлыкка килә.
Юл номеры - 101:
''Төп мәкалә [[Һиндстан географиясе]].''
 
Һиндстан [[Көньяк Азия]] территориясендә урнашкан. Мәйданы буенча бу дәүләт дөньяда җиденче урында тора (3 287 590 км², шул исәптә, коры җир: 90,44 %, су: 9,56 %). Халык саны буенча исә Һиндстан икенче урында (1 131 191 071 кеше). Һиндстан [[Пакистан]], [[Кытай]], [[Непал]], [[Бутан]], [[Бангладеш]] һәм [[Мьянма]] илләре белән чиктәш. Шулай ук су буенча [[Мальдив утраулары]], [[Шри-Ланка]] һәм [[Индонезия]] белән чиктәш. Сорау астында булган [[Джамму һәм Кашмир]] территориясе [[Әфганстан]] белән чиктәш.
 
=== Административ бүленү ===
''Төп мәкалә [[Һиндстан административ бүленүе]].''
 
Һиндстан – федератив җөмһүрият. Ул 28 штаттан, 6 союз территориядән һәм Милли башкала Дели округыннан тора. Бөтен штатларда үзләре сайлаган хөкүмәтләр бар. Штатларның күбесе халык сөйләгән телгә нигезләп төзелгән.
 
1948 елны Һиндстан егерме сигез штат һәм берничә ханлыктан торса, 1956 ел реформасы буенча илдә бары тик зурайтылган 14 штат кала.
 
[[ФайлРәсем:Индия.png|350px|thumb|Административ бүленү]]
{|- class="standard"
! Татар атамасы