Атлантик океан: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Addbot (бәхәс | кертем)
к Bot: Migrating 175 interwiki links, now provided by Wikidata on d:q97 (translate me)
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up, replaced: [[Файл: → [[Рәсем: (3) using AWB
Юл номеры - 1:
[[ФайлРәсем:Atlantic Ocean.png|right]]
'''Атлантик океан''' — субарктик киңлекләрдән [[Антарктида]]га кадәр сузылган, [[Тын океан]]нан соң мәйданы буенча икенче урында торган океан. Мәйданы 91,6 млн. км². Барлык океаннар арасында Атлантик океан кешелек дөньясы тормышында иң мөһим урынны алып тора. Бу тарихи яктан шулай формалашкан.
 
Юл номеры - 5:
[[Тын океан]] кебек үк, Атлантик океан да субарктик киңлекләрдән [[Антарктида]]га кадәр сузылган, ләкин киңлеге ягыннан аннан калыша. Атлантика уртача киңлекләрдә бик нык киңәя һәм экваторга таба тарая.
 
Океанның яр сызыгы Төньяк ярымшарда нык, ә Көньяк ярымшарда азрак ергаланган. Утрауларның күпчелек өлеше материкка якын урнашкан.
 
== Океанны тикшерү тарихы ==
Юл номеры - 15:
 
== Океан климаты ==
[[ФайлРәсем:Atlantic ocean negril jamaica.jpg|right|300px|thumb|[[Ямайка]]дан океан манзарасы]]
[[Литосфера]] плиталары теориясе буенча Атлантика — чагыштырмача яшь океан. Аның төбенең рельефы [[Тын океан]]ныкы кебек катлаулы түгел. Бөтен Атлантика аша меридиан буенча диярлек гаять зур сырт сузылган. Бер урында ул су өстенә чыга, бу — [[Исландия]] утравы. Сырт океан үзәнен тигез диярлек ике өлешкә бүлә. [[Аурупа]] һәм [[Төньяк Америка]] ярлары буйлап бик киң шельфлар ята. Океан төбе рельефын сез мөстәкыйль рәвештә җентекләбрәк атлас буенча тасвирлый аласыз.
 
Юл номеры - 27:
 
== Океанның органик дөньясы ==
[[ФайлРәсем:Dermatobranchus sp.1 006.jpg|right|200px]]
Атлантиканың органик дөньясы [[Тын океан]]дагыга караганда төрләргә ярлырак. Бу исә Атлантик океанның чагыштырмача яшь булуы белән
һәм аның климатының соңгы бозлык чорында бик нык суынуы белән аңлатыла. Төрләре аз булса да, бу океанда балык һәм башка диңгез хайваннарының саны шактый күп. Монда [[шельф]]лар һәм төптәге күтәренке урыннар [[Тын океан]]дагыга караганда күбрәк. Шунлыктан су төбендә һәм төпкә якын катламнарда яши торган балыкларга, шул исәптән [[тәрәч]], [[сельдь]], [[скумбрия]], [[диңгез алабугасы]], [[мойва]] кебек промысел балыкларына, уылдык чәчү өчен уңайлы урыннар күп. Поляр суларда [[кит]] һәм [[тюлень]]нәр яши. [[Тын океан]]дагы кебек үк, Атлантик океанда да барлык диярлек табигый пояслар бар . Алар эчендә диңгезләрнең һәм култыкларның ([[Урта диңгез]], [[Төньяк диңгез]], [[Балтыйк диңгезе]] һәм башка диңгезләр) табигый комплекслары аерылып тора. Үзләренең табигате ягыннан алар океанның ачык өлеше комплексларыннан аерылалар.