Кения: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Юл номеры - 50:
'''Ке́ния''' ({{lang2|sw|en|Kenya}}), рәсми атамасы — '''Ке́ния Җөмһүрияте́''' ({{lang-sw|Jamhuri ya Kenya}}, {{lang-en|Republic of Kenya}}) — [[Көнчыгыш Африка]]да урнашкан [[дәүләт]]. Күрше дәүләтләр арасында иң тиз үсешле булып санала. Башкаласы — [[Найроби]] шәһәре.
 
Дәүләт мәйданы — 582 650 км². Ул төньякта — [[Хәбәшстан]], көнчыгышта — [[Сомали]], көньяк-көнбатышта — [[Танзания]], көнбатышта — [[Уганда]], төньяк-көнбатышта [[Көньяк Судан]] илләре белән чиктәш. Гомуми дәүләт чикләренең озынлыгы 3477 км тәшкил итә. Көньяк-көнчыгышта [[Һинд океанокеаны]] сулары белән юыла, илнең көнбатышында [[Виктория күле]] урнашкан. Илнең уртасында [[экватор]] уза.
 
Халык саны — 38 млн кеше. Уртача гомер озынлыгы — 58,8 ел. Этник составка килгәндә, халыкның 22 %-ы — [[кикуйю]], 14 %-ы — [[лухья]], 13 %-ы — [[луо]], 12 %-ы — [[каленҗин]], 11 %-ы [[камба]] халыклары тәшкил итә. Рәсми телләр булып [[суахили]] һәм [[инглиз теле]] санала, шулай ук җирле телләр дә таралган. Дини яктан 45 % — [[протестантлар]], 33 % — [[католиклар]], 10 % — [[мөселманнар]]. Халыкның 22 %-ы шәһәрләрдә яши.