Марксизм: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 21:
Марксның иҗтимагый структура теориясе ифрат гади. Җәмгыятьтә һәрвакыт ике төп сыйныф була: җитештерү чараларына хуҗа булган өстен сыйныф (төрле чорда ул колбиләүче, феодал, капиталист исемнәрен йөртә) һәм эксплуатация объекты – юксыл гавам (кол, игенче, сәнәгатьтәге эшче сыйныф). Капиталистик җәмгыятьтә капиталистлар арасында көндәшлек бик кискенләшә. Һәр капиталист җитештерү чыгымнарын киметергә тели. Моның иң җиңел юлы – чыгымнарның тере хезмәт өлешен киметү. Эшченең хезмәт хакы кими, ул хәерчеләнә. Хәерчелеккә төшкән эшчедә сыйнфый аң кискен үсеп китә. Бу вазгыять, зур ихтималлык белән, революциягә, һәм, ахыр чиктә яңа, сыйныфсыз җәмгыятькә – коммунизмга илтә. Бу яңа җәмгыятьтә бөтен милек уртак, аны бүлү исә – Маркс принцибы буенча: “һәркемнән – сәләтенчә, һәркемгә – хезмәтенчә”.
Иҗтимагый структура кешене конкрет гамәлләргә этәрәме? Маркс бу мәсьәләгә катгый җавап бирә: төп сыйныфлар арасындагы мөнәсәбәтләргә бары тик низаглы сыйфатлар хас һәм аерым шәхес сыйныфтагы урынына карап гамәл итәргә мәҗбүр ителә. Бу базис гамәл үтәлмәгән очракта, аның сәбәбен өскорма структураларында – диннең, сәнгатьнең, хокукның, башка “ялган аң”ның тәэсиреннән эзләргә кирәк. Маркс фикеренчә, пролетариатның “чын” вәкиле хуҗасы белән аяусыз көрәш алып барырга тиеш.