Эстоннар: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat Vildanov (бәхәс | кертем)
Marat Vildanov (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 35:
 
=== I меңьеллык башы ===
[[III гасыр]]дан башлап Эстония территориясендә археологик мәгълүмат буенча аерым этник төркемнәрнең формалашуын күзәтергә була. Бу төркемнәр бүгенге көндә [[диалект]]аль һәм этнографик регионнарга туры килә: Төньяк, Көньяк, Көнбатыш Эстония һәм утраулар. Көнбатыш Эстониягә [[Скандинавия]]нең тәэсире көчле була. Көньяк Эстониядә борынгы мәдәни үзенчәлекләр башка регионнар белән чагыштырганда иң озак вакыт дәвамында саклана. Руслар тәэсире астында эстоннарның [[сету]] һәм көньяк-көнчыгышта [[выру (этнос)|выру]] [[субэтнос]]ларының үзенчәлекләре барлыкка килә. Бу тәэсир аеруча ачык итеп төзелеш һәм киенү өлкәсендә сизелә.
 
=== Тимер гасыры ===
[[X гасыр]]га кадәр [[Балтыйк буе]]нда тимер бик сирәк очрауга һәм бронза гасыры саклануга карамастан, V гасырдан IX гасырга кадәр Эстониядә тимер гасыр дәвере дип исәпләнә. [[IX гасыр]]дан башлап авыллар барлыкка килә башлый. Шул рәвешле территория мәхәлләләргә һәм өязләргә бүленә. Күрше халыклар белән чагыштырганда Эстониядә авыл мәдәнияте алга китми, борынгы эстларның яшәү урыны булып бер гаилә яшәгән [[хутор]] санала. Бер гаиләгә гадәттә 8-10 кеше керә торган була.
 
Тимер гасырының соңгы дәверендә ([[IX гасыр|IX]] — [[XIII гасыр]]лар) [[игенчелек]] бик нык алга китә. Эстлар [[бодай]], [[борчак]], [[солы]], [[җитен]] үстерәләр. Соңрак аларга [[кәбестә]] өстәлә.
 
=== Эст кабиләләре ===
{{Төп мәкалә|Эстлар]]
[[XIII гасыр]]да алман рыцарьлары көнбатыштан [[прусслар]], Рига култыгы ягыннан [[куршлар]], [[эстлар]], [[ливлар]], [[земгаллар]], [[селоннар]] һәм [[латгаллар]] территориясенә һөҗүм итәләр. Бу [[Ливон тәре походы|«Изге сугыш»]] дәвамында халыкны күпләп үтерү һәм авылларны җимерү-яндыру күзәтелә.
 
[[XIII гасыр]]дан башлап [[Эстония]] территориясендә яшәүче эстлар кабиләләре нигезендә эстон халкы һәм аларның телләре формалаша.
 
== Чыганаклар ==