Украин Совет Социалистик Республикасы: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 49:
== Тарих ==
Украин ''Социалистик Совет'' Республикасы 1919 елның 10 мартында бәйсез дәүләт буларак игълан ителә. 1922 елның 29 декабрендә УССР [[ССРБ барлыкка килүе турында килешү]] астында кул куя һәм ССРБ составына керә. Башкаласы [[1934 елг]]а кадәр [[Харьков]] шәһәрендә урнашкан.
 
[[1920-еллар]]ның ахырында — [[1930-еллар]]ның башында [[коллективизация]] сәясәте үткәрелә, ул [[1932]]—[[1933]] елларның массакүләм ачлыгына (''һолодомор'') китерә.
 
[[1937 ел]]да яңа УССР Конституциясен кабул итү сәбәпле, '''Украин Совет Социалистик Республикасы''' исеме кушыла.
 
[[Бөек Ватан сугышы]] елларда Украина сугыш хәрәкәтләре мәйданы булып торган. Украина халкы шул сугышында күп миллионлы югалтуларын кичергән, Украина икътисадына да зур зыян китерелгән.
 
1991 елның 24 августында, 1991 елгы Гомумукраина референдумы нәтиҗәсеенә туры китереп, УССР Югары Шурасы ''Украина бәйсезлеге турында Актны'' кабул итә.
 
== Административ бүленеш ==
1987 елда Украин Совет Социалистик Республикасы составына 25 өлкә, [[Киев]] һәм [[Севастополь]] шәһәрләре кергән.<ref>Дударев В. А., Евсеева Н. А. СССР Административно-территориальное деление союзных республик / редактор И. Каманина. — М.: «Известия Советов народных депутатов СССР», 1987. — 671 с. — 103 800 экз.</ref>