Лиана Әмирханова: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Төзәтмә аңлатмасы юк
NRG (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 25:
'''Лиана Рәсим кызы Әмирханова''' — [[татар]] [[шагыйрь|шагыйрәсе]], [[Башкортстан]]ның Фатих Кәрим исемендәге әдәби бүләк иясе ([[1995 ел|1995]]), [[Татарстан Язучылар берлеге]] әгъзасы ([[1999 ел]]дан).
 
== Тормыш юлы ==
УлЛиана Рәсим кызы Әмирханова [[1980 ел]]ның [[11 март]]ында [[Казан]] шәһәрендә туа. [[Казан]]ның 72 нче номерлы алман телле мәктәбендә белем ала, аны тәмамлагач, [[1997 ел]]да [[ТДГПУ|Казан дәүләт педагогия университетының]] чит телләр факультетына укырга керә. [[2001 ел|2001]]-[[2002 ел|2002]] елларда укуын стажировка рәвешендә [[Алмания]]дә дәвам итә. Аннан соң [[Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты]]ның Яшьләр һәм спорт эшләре министрлыгында әйдәп баручы белгеч булып эшли.
 
Әдәби сәләте бала чагыннан ук ачыла башлый, сигез-тугыз яшьләрендә инде аның исеме балалар матбугаты битләрендә күренә башлый, туксанынчы елларда [[«Салават күпере» журналы]] һәм [[«Сабантуй» газетасы]] һәм башка матбугат басмалары оештырган иҗади конкурсларда катнашып, беренче урыннарны яулый. Аның шигырьләре [[«Ялкын» журналы|«Ялкын»]], [[«Салават күпере» журналы|«Салават күпере»]], «Сабыйга», [[«Сөембикә» журналы|«Сөембикә»]] журналларында, [[«Сабантуй» газетасы|«Сабантуй»]], [[«Мәгърифәт» газетасы|«Мәгърифәт»]], [[«Татарстан яшьләре» газетасы|«Татарстан яшьләре»]] газеталарында еш басыла, төрле нәшриятлар тарафыннан нәшер ителгән «Сабантуй» ([[1993 ел|1993]]), «Күгәрченем, син дә гөрлә» ([[1994 ел|1994]]), «Тургай» ([[1994 ел|1994]]-[[2002 ел|2002]]), «Сине сөйдем, гүзәлем» ([[2002 ел|2002]]), «Балалар бакчалары өчен җырлар» ([[2003 ел|2003]]), «Зонтик» ([[Төмән]], [[2006 ел|2006]]) кебек күмәк шигырь һәм җыр китапларына кертелә. [[1998 ел]]да [[«Мәгариф» нәшрияты]] инглиз телендә чыгарган («Татар әдәбияты бүген») җыентыгына да яшь каләмнең шигъри иҗатыннан үрнәкләр урнаштырыла.