Сәйяр: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 4:
[[1907 ел]]ның [[10 февраль|10 февралендә]] Кудашев-Ашказарский җитәкчелегендәге “Мосафир артистлар җәмгыяте” Ырынбурда халык йорты бинасында [[Николай Гоголь]]нең «Өйләнү» комедиясен күрсәтә. 3 апрельдә [[Фатих Халиди]]нең «Морат Сәлимов» драмасын һәм Антон Чеховның «Кыз сорау» әсәрләрен сәхнәгә чыгара. Болар Ырынбурда татар телендә беренче куелган спектакльләр була. Труппада хатын-кыз артистлар булмау сәбәпле, хатын-кыз рольләрен ирләргә уйнарга туры килә.
Ашказарский оештырган труппа [[Казан]]да, Мәкәрҗәдә ([[Түбән Новгород]]та) төрле спектакльләр куя. Труппага Сәхибҗамал Гыйззәтуллина, Фатыйма Шаһимәрдәнова кушыла. Хатын-кызлар өстәлгәч иҗат мөмкинлекләре арта.<br/>
[[Файл:Труппа Сайяр.jpg|400px|thumb|right|«Сәйяр» артистлары, 1907-08 ел фотосы. Утырганнар: [[Вәлиулла Мортазин-Иманский|Мортазин-Иманский]], [[Бари Болгарский|Болгарский]], [[Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская|Гыйззәтуллина-Волжская]], Әхмәтова, Ф. Сәмитова. Басып торганнар: [[Нури Сакаев|Сакаев]], [[Габдулла Кариев|Кариев]].]]
[[Файл:Труппа Сайяр.jpg|400px|thumb|right|«Сәйяр» артистлары]]
==Габдулла Кариев җитәкчелегендә==
1907 елның августында Мәкәрҗәдә куелган спектакльләрне караучылар арасында [[Уральски]]дан килгән приказчик [[Габдулла Кариев|Миңлебай Хәйруллин]] та була. Бераздан коллектив аны труппаның җитәкчесе итеп сайлый.<br/>