Марчелло Мастроянни

Марчелло Винченцо Доменико Мастроянни (итал. Marcello Vincenzo Domenico Mastroianni; 28 сентябрь 1924 ел, Фонтан-Лирик, Лацио, Италия19 декабрь 1996 ел, Париж, Франция) — итальян актеры, Италия һәм Европа, бөтендөнья кинопремияләр лауреаты. XX гасырның икенче яртысы дәвамында иң күренекле итальян кинорежиссерлары белән бергә эшли. Аның үз уена чумган кеше ролен эксцентрик манерада уйнавы күп итальян киносы классикларының гүзәллек эзләүләре өчен идеаль җирлек булып тора. Мастроянни бигрәк тә Федерико Феллини белән уңышлы рәвештә иҗади бергә эшли, мәсәлән, («Сладкая жизнь» (1960), «Восемь с половиной» (1963), «Рим» (1972), «Джинджер и Фред» (1986)) фильмнарында.

итал. Marcello Mastroianni
Сурәт
Җенес ир-ат[1]
Ватандашлык  Италия
 Италия корольлеге[d]
Тугандагы исем итал. Marcello Vincenzo Domenico Mastrojanni[2]
Туу датасы 28 сентябрь 1924(1924-09-28)[1][3][4][…]
Туу урыны Фонтана-Лири, Фрозиноне[d], Лацио (төбәк), Италия
Үлем датасы 19 декабрь 1996(1996-12-19)[1][3][5][…] (72 яшь)
Үлем урыны Париж[6]
Үлем төре табигый үлем[d]
Үлем сәбәбе ашказаны асты бизе яман шеше[d]
Җирләнгән урыны Кампо Верано[d]
Ата Otteno Mastroianni[d][5]
Кардәш Руджеро Мастроянни[d]
Ире яки хатыны Флора Карабелла[d]
Никахтан тыш партнёр Катрин Денёв[d], Фэй Данауэй[d][7], Anna Maria Tatò[d], Анук Эме, Урсула Андресс[d], Клаудия Кардинале[d] һәм Лорен Хаттон[d]
Балалар Кьяра Мастроянни[d][5] һәм Barbara Mastroianni[d][5]
Әһәмиятле кеше Sofi Loren
Һөнәр төре актёр, киноактер
Әлма-матер Сапиенца Рим үнивирситите[d]
Активлык чорнының башы 1938
Активлык чоры тәмамлануы 1996
Группа крови А (II)[d]
Фильмография Q111209044?
Бүләкләр
Досье в Швейцарский архив исполнительских искусств[d][9]
 Марчелло Мастроянни Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Марчело Мастроянни Италиянең Аппенин тавындагы Фонтана-Лирида ирле-хатынлы Отторино Мастроянни һәм Ида Ролле гаиләсендә туа. Аның кустысы Руджерс (соңыннан ул билгеле киномонтаж һәм киноактер була) Туринда 1929 елда туа[10][11].

Марчелло Мастрояниның бала һәм яшьлек еллары Турин һәм Рим калаларында үтә. Ул елларда яшь уенчы уйнаган спектакльләр һәм башлангыч фильмнар неореалистик тональлектә куела.

Лукино Висконтидың «Белые ночи» фильмында (1957) һәм Марио Моничеллидың «Злоумышленники, как всегда, остались неизвестны» (1958) криминаль комедиясендә уйнаган Мастроянига бөек Федерико Феллини игътибар итә һәм аны үзенең «Сладкая жизнь» (1960) грандиоз кинопрессасына төп рольне уйнарга чакыра. Бу фильмда интеллектуаль һәм космополит амплуасында уйнаган актер Европада таныла һәм ул режиссерлар тарафыннан кинода төшерелер өчен иң күп таләп ителгән актер булып китә.

Бөтен дөньяда танылуы үзгәртү

 
Марчелло Мастрояни Мадрид аэропорты Барахаста, 1970 ел

1961 елда Марчело Мастроянни, икенче итальян кино классигы Микеланджело Антонионың «Ночь» фильмында режиссер максатына ярашлы рәвештә, хәзерге заманда җәмгыйәттә патшалык иткән үз итмәүчәнлекне искиткеч оста сурәтләгәне өчен, кино тәнкыйтчеләрнең соклангыч басалмасына лаек була. Киләсе ике картинасы — «Развод по-итальянски» Стефания Сандрелли катнашлыгында (режиссер Пьетро Дерми) һәм «Частная жизнь» Брижит Бардо катнашлыгында (режиссер Луи Маль) — киң аудиториягә тәгаенләнә.

Беррәттән ике тапкыр Британия кино академиясе бүләген отып, Мастроянни Феллининың — «Восемь с половиной» (1963) шедеврында төп рольне башкара, ары аны продюсер Карло Понти үзенең хатыны Софи Лорен катнашлыгындагы күп кино проектларына чакыра. Режиссер Витторио Де Сик җитәкчелегендә Мастроянни һәм Софи Лорен «Брак по-итальянски» һәм «Вчера, сегодня, завтра» фильмнарында ирле-хатынлылар ролен башкаралар. Менә шушылай дөнья киносында атаклы дуэт барлыкка килә.

Соңгы эшләре үзгәртү

Кырык яше тулганнан соң, Мастроянни кабат Висконтидың («Посторонний», 1967), Феллининың («Рим», 1970) һәм Роман Поланскиның («Что?», 1973) фильмнарында уйный. Виттрио Де Сика һәм Софи Лорен белән чираттагы проект— «Подсолнухи» фильмы (1970) — советлар катнашлыгында тормышка ашырыла.

1970 — 1980 нчы елларның икенче яртысында уенчы элеккегә караганда да ешрак кинода төшә. Ел саен аның катнашлыгында берничә фильм төшерелә, бу фильмнар тамашачылар арасында зур популярлык яуламаса да, кино тәнкитчеләре аларны бик җылы кабул итә. 1986 елда Мастроянни Канн кинофестиваленең призын яулап ала һәм өченче тапкыр «Оскар» премиясенә номинант итеп күрсәтелә. Бынысы инде совет режиссеры Никита Михалковның «Очи черные» фильмында башкарган роле өчен була.

Үзенең соңгы — Роберт Олтменның «Прет-а-порте» (1994) — фильмында Марчело Мастроянни Русиядән үз туган иленә әйләнеп кайткан, Софи Лоренга гашыйк итальян ролен уйный.

Мастроянни ике елдан соң ашказаны асты бизендә рак авыруыннан вафат була. Аны җирләрдән алда Мастроянни уйнаган «Сладкая жизнь» фильмын ассоциальләштерүче Римдагы Треви фонтаны эшләүдән туктатыла, мәрхүм актерга хөрмәт йөзөнән фонтан кара тукыма белән көләнеп куела[12][13].

Шәхси тормышы үзгәртү

Марчело Мастроянни 1946 елдан алып Флора Карабелла белән никахта тора, үзенең чын мөхәббәтен Франциядә таба. Франциядә ул актриса Катрин Деневты очрата, аларның кызлары Кьяра туа (ул билгеле актриса). 1968 елда Флора Карабелла белән хаклы никахта яшәгән чакта Марчело Мастроянни Фэй Данауэйны очрата. Данауэй һәм Мастроянни өч ел буенча очрашып йөри, ләкин актер Фэйга мөхәббәте өчен катынын һәм балаларын ташлап китүдән баш тарта[14].

Фильмографиясе үзгәртү

Калып:Кол

  1. 1949 — Августовское воскресенье / Domenica d’agosto — Эрколе Нарди
  2. 1949 — Сердца над морем / Cuori sul mare — Массимо Фальчетти
  3. 1950 — Париж всегда Париж
  4. 1952 — Герои воскресного дня / Gli eroi della domenica
  5. 1952 — Девушки с площади Испании
  6. 1953 — Лихорадка жизни
  7. 1953 — Наши времена
  8. 1954 — Принцесса Канарская
  9. 1954 — Дни любви
  10. 1954 — Жаль, что ты такая каналья
  11. 1955 — Двоежёнец
  12. 1955 — Прекрасная мельничиха
  13. 1957 — Белые ночи / Le Notti Bianche
  14. 1957 — Отцы и дети
  15. 1958 — Злоумышленники, как всегда, остались неизвестны
  16. 1960 — Сладкая жизнь / La Dolce Vita
  17. 1960 — Красавчик Антонио
  18. 1961 — Развод по-итальянски / Divorzio All’Italiana
  19. 1961 — Ночь / La notte
  20. 1962 — Семейная хроника
  21. 1963 — Восемь с половиной /  — Гвидо Анселми
  22. 1963 — Товарищи
  23. 1963 — Вчера, сегодня, завтра / Ieri, oggi, domani
  24. 1964 — Брак по-итальянски / Matrimonio All’Italiana
  25. 1964 — Казанова-70 (приз лучшему актёру МКФ в Сан-Себастьяне)
  26. 1965 — Десятая жертва / La Decima Vittima — Марчелло Полетти
  27. 1965 — Сегодня, завтра, послезавтра Oggi, domani, dopodomani
  28. 1966 — Маки — это тоже цветы / Opération opium (The Poppies Are Also Flowers)
  29. 1967 — Посторонний — Артур Мерсо
  30. 1968 — Любовники / Amanti — Валерион
  31. 1970 — Подсолнухи / Girasoli — Антонио
  32. 1970 — Драма ревности / Dramma della gelosia (tutti i particolari in cronaca) — Оресте
  33. 1970 — Жена священника / La Moglie del prete
  34. 1971 — Это случается только с другими / Ça n’arrive qu’aux autres
  35. 1971 — Разрешите представиться? Рокко Папалео / «Permette? Rocco Papaleo»
  36. 1972 — Убийство в Риме / Massacre In Rome
  37. 1972 — Лиза (Сука) / «La Cagna»
  38. 1973 — Большая жратва / La Grande Abbuffata
  39. 1973 — Кусай и беги Mordi e fuggi
  40. 1973 — Что? / Che? — Алекс
  41. 1973 — Привет, артист!(фр.) / Salut l’artiste — Николя Монтеи
  42. 1974 — Аллонзанфан / Allonsanfàn — Фульвио Имбриани
  43. 1974 — Не тронь белую женщину
  44. 1975 — Браво, куколка! / La Pupa Del Gangster — Чарли Колетто
  45. 1975 — Женщина на воскресенье
  46. 1975 — Божественное создание / Divina creatura — Микеле Барра
  47. 1976 — Дамы и господа, спокойной ночи! / Signore e signori, buonanotte
  48. 1976 — Благородный венецианец по прозвищу «Полосатая задница» / Culastrisce nobile veneziano
  49. 1976 — Тодо модо / Todo modo — Дон Гаэтано
  50. 1977 — Необычный день / Una giornata particolare
  51. 1977 — Прощай, самец / Ciao Maschio
  52. 1977 — Двойное убийство / Doppio delitto
  53. 1978 — Неаполитанский детектив
  54. 1978 — Оставайся сама собой
  55. 1979 — Кровавая вражда
  56. 1980 — Терраса — Луиджи
  57. 1980 — Город женщин / La cittá delle donne — Снапораз
  58. 1981 — Кожа / La Pelle
  59. 1981 — Призрак любви / Fantasma d’amore — Нино Монти
  60. 1982 — За дверью
  61. 1982 — Новый мир
  62. 1983 — История Пьеры
  63. 1984 — Генрих IV / Enrico IV — Генрих IV
  64. 1985 — Джинджер и Фред — Фред
  65. 1986 — Пчеловод / Ο Μελισσοκόμος — Спирос, вышедший на пенсию учитель
  66. 1987 — Интервью
  67. 1987 — Очи чёрные — Романо Патрое, архитектор
  68. 1989 — Который час?
  69. 1990 — У всех всё в порядке
  70. 1991 — Прерванный шаг аиста
  71. 1992 — Красивая любовь — Чезарио Гарибальди
  72. 1992 — Второе дыхание / Used People
  73. 1993 — Я не хочу об этом говорить / De Eso No Se Habla'
  74. 1993 — Раз, два, три… замри! / Un, deux, trois, soleil
  75. 1994 — Высокая мода (Прет-а-порте) — Сергей/Сержио
  76. 1995 — За облаками
  77. 1995 — Сто и одна ночь Симона Синема
  78. 1996 — Три жизни и одна смерть /Trois vies et une seule mort , реж. Рауль Руис
  79. 1996 — Путешествие к началу мира
  80. 1996 — С согласия Перейры / Sostiene Pereira — Перейра

Наградалары үзгәртү

  • Кавалер Большого креста ордена «За заслуги перед Итальянской Республикой» (16 марта 1994 года)[15]
  • Великий офицер ордена «За заслуги перед Итальянской Республикой» (27 апреля 1987 года)[16]
  • Серебряная пальмовая ветвь за лучшую мужскую роль в фильме Никиты Михалкова «Очи черные» (1987) на Канском кинофестивале.

Библиография үзгәртү

  • Сокольская А. Л. Марчелло Мастроянни / Актёры зарубежного кино. — Вып. Л.} (1936)
  • Бьяджи Э. Марчелло Мастроянни. — М., 1998.
  • Enrico Lancia, Roberto Poppi. gli attori // Dizionario del cinema italiano — Roma: Gremese Editore, 2003. — Т. 2 (M-Z). — 292 б. — ISBN 88-8440-269-7. (италь.)
  • Matilde Hochkofler. Marcello Mastroianni: il gioco del cinema — Roma: Gremese Editore, 2006. — 192 б. — ISBN 88-8440-447-9. (италь.)

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  2. (unspecified title)Rivista del Cinematografo.
  3. 3,0 3,1 Encyclopædia Britannica
  4. Discogs — 2000.
  5. 5,0 5,1 5,2 5,3 Lundy D. R. The Peerage
  6. Deutsche Nationalbibliothek Record #118731653 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
  7. https://www.worldcat.org/title/beyond-the-latin-lover-marcello-mastroianni-masculinity-and-italian-cinema/oclc/52821193
  8. https://web.archive.org/web/20190713152711/https://www.europeanfilmacademy.org/European-Film-Awards-Winners-1988.85.0.html
  9. performing-arts.ch / мөхәррир Швейцарский архив исполнительских искусств
  10. Enrico Lancia, Roberto Poppi. Dizionario… — С. 32
  11. Matilde Hochkofler. Marcello… — С. 9
  12. Actor dies at age 72, The News (Boca Raton, Florida) (20 December 1996), бит  4A. 1 гыйнвар 2010 тикшерелде. (үле сылтама)
  13. Federico Fellini: ringmaster of dreams, 1920–1993. p. 83. https://books.google.com/books?id=M5ypTi3n0X0C&pg=PA83. 
  14. By Peter Castro (January 13, 1997). people.com «Lover and Legend». әлеге чыганактан 2015-02-02 архивланды. 2015-01-19 тикшерелгән.
  15. Cavaliere di Gran Croce Ordine al Merito della Repubblica Italiana Marcello Mastroianni(италь.)
  16. Grande Ufficiale Ordine al Merito della Repubblica Italiana Sig. Marcello Mastroianni(италь.)

Сылтамалар үзгәртү