Мария Сергеева (эст. Maria Sergejeva; 1992 елның 28 октябре, Таллинн, Эстония) — Эстония тимераякта фигуралы шуучысы. Парлы шууда Илья Глебов белән өч тапкыр Эстония чемпионы (2007, 2008, 2009).

Мария Сергеева
Туган телдә исем эст. Maria Sergejeva
Туган 28 октябрь 1992(1992-10-28) (31 яшь)
Таллинн, Эстония
Ватандашлыгы Эстония байрагы Эстония
Һөнәре спортчы (фигуралы шуу)

 Мария Сергеева Викиҗыентыкта

Карьера үзгәртү

Мария 1992 елның 28 октябрендә Эстониянең Таллинн шәһәрендә туа. 1997 елдан фигуралы шуу белән шөгыльләнә[1]. 2004 елдан парлы шууда Илья Глебов белән чыгыш ясый башлый.

2006—2007 сезонында беренче тапкыр яшьүсмерләр арасында Гран-при этапларында чыгыш ясыйлар, анда 7 нче һәм 9 нчы урынны яулыйлар. Шул ук сезонда алар беренче тапкыр Эстония чемпионаты алтын медальләре ияләре булалар. Киләсе сезонда олылар арасында Гран-при этапларында да катнашалар: Россиядә узган ярышта 7 нче булалар, Кытайда — 6 нчы. 2008 елгы яшьүсмерләр дөнья чемпионатында 6 нчы уранда урнашалар.

2008—2009 сезонында пара NHK Trophy Япония Гран-при этабында 5 нче урынны яулый. 2009 елгы Европа чемпионатында пара өчен Европа чемпионатларында дебют була һәм әлеге ярышта алар 14 нче урында урнашалар. Ике айдан соң беренче тапкыр дөнья чемпионатында катнашалар, анда 17 нче урынны яулыйлар.

2009—2010 сезонында сентябрьдә пара Nebelhorn Trophy 2009 ярышын 9 нчы урын белән тәмамлап, Олимпия уеннарында Эстония өчен парлы шууда бер урын яулый алалар. Ванкуверда узган 2010 елгы Олимпия уеннарында пара 19 нчы урында урнаша[2]. Сезон ахырында Сергеева/Глебов парасы таралыша. Шул ук вакытта Мария карьерасын тәмамлый.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Биография. www.isuresults.com.(ингл.)
  2. Competition Results. www.isuresults.com.(ингл.)

Сылтамалар үзгәртү