Марис Штромбергс

Марис Штромбергс (лат. Māris Štrombergs; 1987 елның 10 марты, Валмиера) — Латвия велоузышчысы, веломотокросс дисциплинасында ике тапкыр олимпия чемпионы (2008, 2012).

Марис Штромбергс
Туган телдә исем лат. Māris Štrombergs
Туган 10 март 1987(1987-03-10) (36 яшь)
Валмиера, Валмиерский район[d], Латвия Совет Социалистик Республикасы, СССР
Ватандашлыгы  Латвия
 СССР
Һөнәре вилаузышчы

 Марис Штромбергс Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Марис Штромбергс 1987 елның 10 мартында Валмиерада туа. Марисның беренче тренеры — Раймондс Чесникс, аннары аны Иво Лакуч алыштыра. Штромбергс сүзләренчә, Иво Лакуч аңа үз көчләренә ышанырга ярдәм итә һәм күп кенә әйберләргә мөнәсәбәтне үзгәртә[1].

Штромбергс филиппиналы Наташа Паулога 2016 елның ноябрендә өйләнә. 2018 елның җәендә Марис әти була: малае туа, аны Рио Джеймс дип атыйлар[2].

Карьера үзгәртү

Марис Штромбергс 2008 елның май аенда Алманиядә Европа чемпионы була[3], ә бераздан соң дөнья чемпионатында алтын медаль ота[4]. Август аенда ул Пекинда велосипед мотокроссында олимпия чемпионы була[5]. Марис Штромбергс веломотокросс велоузышы тарихында беренче олимпия чемпионы һәм гимнаст Игорь Вихровтан соң бәйсезлек торгызылганнан соң Латвия тарихында икенче олимпия чемпионы була[6]. Маристан тыш, Латвиянең бер генә спортчысы да бу титулларны бер сезонда яулый алмый[7]. «Sporta Avīze» журналы версиясе буенча, 2008 елда Марис Латвиядә иң популяр спортчы була[8].

Штромбергс АКШта алдагы сезонын үткәрә, анда 11 ай дәвамында Америка велоспорт ассоциациясе үткәргән велосипед марафонында чыгыш ясый. Ул дөнья чемпионатында чыгыш ясый, әмма дүртенче була һәм титулны яклый алмый[9]. Ул АКШта дәрәҗәле узышта җиңә[10], ә финалда Штромбергс өченче була[11]. 2009 елда «Nora Cup» призын ала[12] — велосипед мотокроссында бу бүләк киноиндустриядә «Оскар» кебек[9].

2010 елда Штромбергс янәдән дөнья чемпионатында җиңә[13]. Ул икенче ел рәттән «Nora Cup» призын ала[14], ә аннары Франциядә Суперкросс буенча дөнья кубогын ота[15].

2011 елда Штромбергс имгәнү ала, җәйгә төзәлләнә. Июль аенда ул Солт-Лейк-Ситида узышта катнаша һәм өченче урын ала[16]. Берничә атна узгач, ул дөнья чемпионатында катнаша, анда дебют ярышларында сигезенче урынны ала[17], ә аннары элиталы узышта икенче урынны ала[18].

Бер елдан соң ул янәдән дөнья чемпионатында катнаша, шәхси ярышта дүртенче урынны ала[19]. Элиталы узышта аны дисквалификациялиләр[20].

2012 елда Лондонда узган Олимпия уеннарында ике тапкыр олимпия чемпионы була[21].

2016 елгы Олимпия уеннарында Марис ачылу тантанасында Латвия җыелма командасының байрак йөртүчесе була, ярымфиналга чыга алмый.

2018 елның ноябрендә карьерасын тәмамлау турында игълан итә[2].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Māris ŠTROMBERGS. www.olimpiade.lv. әлеге чыганактан 2016-03-04 архивланды. 2019-04-24 тикшерелгән.
  2. 2,0 2,1 Двукратный олимпийский чемпион Марис Штромбергс завершает карьеру. DELFI (2018-11-13). 2019-04-24 тикшерелгән.
  3. 2008 EUROPEAN BMX CHAMPIONSHIPS. www.bmxmania.com. әлеге чыганактан 2016-03-09 архивланды. 2019-04-24 тикшерелгән.
  4. UCI BMX World Championships 2008 - Elite Men - Final (PDF). UCI (2008-05-31). әлеге чыганактан 2008-11-21 архивланды. 2019-04-24 тикшерелгән.
  5. Strombergs of Latvia wins first-ever Olympic men's BMX gold. China Daily (2008-08-22). әлеге чыганактан 2015-09-24 архивланды. 2019-04-24 тикшерелгән.
  6. Есть и у Латвии олимпийский чемпион!. Gazeta 2.0 (2008-08-22). әлеге чыганактан 2012-08-04 архивланды. 2019-04-24 тикшерелгән.
  7. Jurševica, Māra. (2008-12-13). Zelta Māris. әлеге чыганактан 2009-02-20 архивланды.
  8. Марис Штромбергс признан лучшим спортсменом года. RUS TVNET (2012-12-18). 2019-04-24 тикшерелгән.
  9. 9,0 9,1 2009. gads Latvijas un pasaules riteņbraukšanā. Sportacentrs.com (2009-12-29). әлеге чыганактан 2016-03-07 архивланды. 2019-04-24 тикшерелгән.
  10. Štrombergs uzvar PK posmā. Sportacentrs.com (2009-09-20). әлеге чыганактан 2016-03-07 архивланды. 2019-04-24 тикшерелгән.
  11. Štrombergs trešais ABA sezonas noslēgumā. Sportacentrs.com (2009-11-30). әлеге чыганактан 2016-03-07 архивланды. 2019-04-24 тикшерелгән.
  12. Štrombergs nosaukts par Gada labāko BMX sportistu. TVNET (2009-09-28). 2019-04-24 тикшерелгән.
  13. Štrombergs izcīna pasaules čempiona titulu. Sportacentrs.com (2010-07-31). әлеге чыганактан 2016-03-07 архивланды. 2019-04-24 тикшерелгән.
  14. Štrombergu ASV atzīst par gada labāko BMX braucēju. Sportacentrs.com (2010-09-25). әлеге чыганактан 2016-03-07 архивланды. 2019-04-24 тикшерелгән.
  15. Štrombergs izcīna Pasaules kausu. Sportacentrs.com (2010-10-09). әлеге чыганактан 2016-03-07 архивланды. 2019-04-24 тикшерелгән.
  16. Štrombergs atgriežas ar trešo vietu. Sportacentrs.com (2011-07-04). әлеге чыганактан 2016-03-07 архивланды. 2019-04-24 тикшерелгән.
  17. Štrombergs astotais pasaules čempionātā individuālajos braucienos. Sportacentrs.com (2011-07-29). әлеге чыганактан 2016-03-07 архивланды. 2019-04-24 тикшерелгән.
  18. Štrombergs astotais pasaules čempionātā individuālajos braucienos. Sportacentrs.com (2011-07-29). әлеге чыганактан 2016-03-07 архивланды. 2019-04-24 тикшерелгән.
  19. Sekundes tūkstošdaļas šķir Štrombergu no medaļas individuālajos braucienos. Sportacentrs.com (2012-05-26). әлеге чыганактан 2016-03-07 архивланды. 2019-04-24 тикшерелгән.
  20. Štrombergam neveiksme finālā un 8. vieta pasaules čempionātā. Sportacentrs.com (2012-05-26). әлеге чыганактан 2016-03-07 архивланды. 2019-04-24 тикшерелгән.
  21. Марис Штромбергс — двукратный Олимпийский чемпион. DELFI (2012-08-10). 2019-04-24 тикшерелгән.

Сылтамалар үзгәртү