Макквори утравы (ингл. Macquarie Island) – Тын океанның көньяк өлешендә, Тасманиядән 1500 км көньяктарак урнашкан кече утрау. Мәйданы – 128 км². Климаты субантарктик. Тундра үсемлекләре үсә. Хайваннардан пингвин, альбатрос яши; утрауның төньяк өлешендә диңгез филе яткылыклары бар. Утрау 1810 елда Фредерик Һасселборо тарафыннан ачыла; исеме Яңа Көньяк Велс колониясе губернаторы Лаклан Макквори хөрмәтенә бирелә. 1997 елда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелә.[1]

Макквори утравы
...хөрмәтенә аталган FETCH_WIKIDATA
Халык саны 20 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC+10:00
Җәгърафия
Ил Австралия
Мәйдан 128 км²
ДДӨБ 260 метр Edit this on Wikidata
Сулык Тын океан
Координатлар 54.63°S 158.86°E Edit this on Wikidata
Озынлык 34 километр Edit this on Wikidata
Карта
Дитәлләр
Мирас статусы Бөтендөнья мирасы, Австралиянең милли мирасы исемлегенә кертелгән Edit this on Wikidata

Искәрмәләр үзгәртү