Ләлә Әлибаева (4 март 1949 ел) — сәламәтлек саклау өлкәсе һәм профсоюз эшлеклесе. Башкортстан Республикасының атказанган табибы (1998) һәм мактаулы доноры.

Ләлә Әлибаева
Туган Бүздәк районы

Биографиясе үзгәртү

Ләлә Әмирҗан кызы Әлибаева Бүздәк районы Уран авылында фельдшер гаиләсендә туган.

1964 елда туган авылында урта мәктәпне тәмамлагач, Туймазы медицина училищесына уҡырга керә.Аны 1968 елда отличие белән тәмамлаган.

Башкорт дәүләт медицина институтына укырга керә, студент елларында республика клиник больницасының кардиология бүлегендә дә эшләп йөри. Институтны тәмамлагач, 1974 елда Белорет шәһәре медсанчастенда интернатура үтә.

Белорет районының Ачы авылына эшкә килә.

1975 елдан 1980 елга кадәр шундагы больницада баш врач булып эшли. Тормышка чыга.

1980 елдан 1984 елга кадәр Ярмәкәй районының үзәк больницасында врач-терапевт булып эшли.

Анда берничә ел эшләгәч, тормыш иптәше Әлибаев Насыйр Арыслан улына Белорет районы Инҗәр бистәсендә мәктәптә эш тәкъдим итәләр.

Лалә Әмирҗан кызы Инҗәр участок хастаханәсендә эшли башлый.

1998 елда сәламәтлек саклау өлкәсендәге күп еллык намуслы эшчәнлеге өчен «Башкортстан Республикасының атказанган табибы» дигән мактаулы исем бирелә [1]

2002 елда хастаханәнең баш табиб итеп билгеләнә.

«Русиянең мактаулы доноры» дигән медаль белән, Сәламәтлек саклау министрлыгының күп санлы грамоталары белән бүләкләнгән.

Гаиләсе үзгәртү

Ире — Әлибаев Насыйр Арыслан улы, педагог.

Уллары Азамат һәм Айдар

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Указ Президента РБ от 17.06.1998 N УП-378 «О присвоении почетного звания „Заслуженный врач Республики Башкортостан“ работникам здравоохранения республики»

Сылтамалар үзгәртү