Лядский бакчасы

Казан паркы

Лядский (Лядской) бакчасы - Казан паркы. Шәһәрнең Вахитов районында Щапов, Мөштәри, Горький һәм Гоголь урамнары киселешендә урнашкан.

Лядский бакчасы
Сурәт
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Казан
Мирас статусы Төбәк әһәмиятендәге Россия мәдәни мирас объекты[d]
Карта
 Лядский бакчасы Викиҗыентыкта

Тарихы үзгәртү

Парк тарихы XVIII гасырдан башлана. Казан үзәгендә генерал-майор Алексей Петрович Лецкийның (1725-1800 еллар) бер катлы йорты була, анда 1798 елда император Павел I туктый һәм кунакчыллыгы өчен генералга рәхмәт йөзеннән янәшәдәге урамга (хәзер – Горький урамы) аның исемен атарга боера. Генерал Лецкий йорты янында бакча оештыра. Бакчада агачлар утыртыла, төнлә яктырту өчен 600 шәмгә исәпләнгән өч фонарь урнаштырыла, шулай ук Казанда беренче суүткәргеч ачылу уңаеннан кулларында кувшин тоткан кызның бронза скульптурасы рәвешендәге фонтанчык урнаштырыла. Лецкий дип аталган бакча шәһәрнең югары җәмгыять вәкилләренең очрашу урынына әйләнә һәм биредә дөньяви раутлар үткәрелә. Тик Лецкий бакчасын халык Лядский дип атый һәм акрынлап ул шушы исем белән аталып йөртелә башлый.

Совет чорында Лецкий йорты сүтелә, ә 1950 елда аның урынына Горький һәйкәле (скульптор М. К. Аникушин, архитектор А. А. Любимов) урнаштырыла, 1999 елда һәйкәл Горький урамы башына күчерелә. 1970 елларда кыз скульптурасы сүтелә, аның урынында халык телендә алма дип аталган шар формасындагы яңа фонтан ачыла.

2003 елда парк үзгәртеп корыла: биредә утыртылган агач аралары чистартыла, юллар яңадан салына, паркка кергән урында Державинга 1847-1932 елларда Казанда булган һәйкәл күчермәсе куела. 2015 елда сквер төзекләндерелә, анда фонтан торгызыла. Скверда агачларда ике тиен яши. Балалар мәйданчыгы янында Винера Абдуллинаның «әбики» скульптурасы барлыкка килә. Лядский бакчасы территориясендә Казанның географик үзәге урнашкан[1]. Шул ук вакытта «Казанның географик үзәге» истәлекле тамгасы Бауман һәм Кави Нәҗми урамнары киселешендә гамәлдәге географик үзәктән бер километр ераклыкта урнашкан.

Искәрмәләр үзгәртү

Казанның истәлекле урыннары
 
Герб Казани