Людовит Велислав Штур (словакча Ľudovít Štúr ; 28 октябрь 1815(18151028), Угровец — 12 гыйнвар 1856, Модра Братислава янында) — словак шагыйре, филолог, җәмәгать эшлеклесе. Ул XIX гасырда Словакия милли яңарышының идеологы, хәзерге словак әдәби теленә китергән словак теле стандарты авторы, Венгриядә 1848—1849 революциясе вакытында словак революцион кампанияләрен оештыручы, Венгрия Корольлеге Парламенты депутаты, сәясәтче, шагыйрь, журналист, нәшер итүче, укытучы, фәлсәфәче һәм тел белгече.

Людовит Штур
Туган телдә исем словак. Ľudovít Štúr
Туган 28 октябрь 1815(1815-10-28)[1]
Угровец[d], Бановце-над-Бебравоу[d], Тренчинский край[d], Словакия
Үлгән 12 гыйнвар 1856(1856-01-12)[2][1][3] (40 яшь)
Модра[d], Пезинок[d], Братиславский край[d], Словакия
Үлем сәбәбе утлы коралдан ату ярасы[d]
Ватандашлыгы  Австрия империясе
Әлма-матер Evangelical Lyceum[d] һәм Һалле-Виттенберг үнивирситите[d]
Һөнәре телбелгеч, язучы, фәлсәфәче, шагыйрь, журналист, филолог, активист, сәясәтче, тарихчы, публицист
Кардәшләр Karol Štúr[d]

 Людовит Штур Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Людовит Штур 1815 елның 29 октябрендә Австрия империясенең төньягында (хәзерге Словакия) Угровец шәһәрендә, ярлы авыл протестант укытучысы гаиләсендә туган. Ул Рабдадагы гимназиядә, аннары Пресбург шәһәрендәге евангелийчы лицейда (хәзерге Словакия Республикасы башкаласы Братислава) укыган(1829-33), ул шунда славян (словак) әдәби җәмгыятенә кушылган[4]Һалле университетында (1838-40) фәлсәфи-филологик белем ала.

1844 елда Й. Гурбан һәм М. Годжей белән бергә урта словак сөйләше нигезендә әдәби тел реформасын оештыра; «Татрин» ("Tatrin") мәдәни-агарту җәмгыяте төзи. 1845-48 елларда 1 нче словак «Словенске народне новини» («Slovenskje narodnje novini») сәяси газетасын чыгара. Аның әдәби кушымтасы "Орол Татранский" («Orol Tatrannski») дип атала.

1847-48 елларда Венгрия сеймы депутаты. Прагадагы славян съездында (1848) славян халыкларының ирекле милли һәм мәдәни үсешенә тигез хокуклар таләп итә.

1848 елда Прага күтәрелешендә катнаша, 1848-49 елгы революциядә словакларның милли азатлык өчен көрәшен җитәкли. Штурның австрославизм позициясенә, контрреволюция лагерена күчүе Венгрия буржуаз революцион Хөкүмәтенең изелгән халыкларның милли таләпләрен канәгатьләндерүдән баш тартуына бәйле.

1848 елдан соң полиция күзәтчелеге астында Модрада яши, фәнни-публицистик һәм әдәби эшчәнлек белән шөгыльләнә.

Штурның объектив буржуаз-демократик характердагы социаль-икътисади, сәяси һәм мәдәни программасы әдәбиятта милли идеология һәм романтизм нигезенә әверелә. Аның төп нигезләмәләре: феодализмны бетерү, демократик ирекләрне кертү, күп милләтле Венгрия корольлеге кысаларында социаль-икътисади алгарыш һәм милли мәдәниятне үстерү өчен шартлар тудыру.

Людовит Велислав Штур 1856 елның 12 гыйнварында Модра шәһәрендә ау вакытында саксызлык аркасында алган җәрәхәтеннән үлә[5]

Олы абыйсы Кароль (1811—1851) шулай ук үзен словак әдәбиятына һәм педагогикасына багышлаган; ул берничә тапкыр энесенең «Татран бөркете» ндә һәм башка басмаларда басылып чыкккан[6] .

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Брокгауз энциклопедиясе
  2. Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  3. Тасвирый сәнгать әрхибе — 2003.
  4. Штур, Людовит // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
  5. Штур, Людовит // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
  6. Штур, Кароль // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.

Әдәбият үзгәртү

  • Половинкин И. Н., —. Штур, Людовит // Энциклопедический словарь Брокгауза и Ефрона : в 86 т. (82 т. и 4 доп.). — СПб., 1890—1907.
  • Францев В., Чешско-словенский раскол и его отголоски в литературе 40-х гг. Памяти Л. Штура, Варшава, 1915;
  • Матула В., Л. Штур, Братислава, 1956; История словацкой литературы, Москва, 1970, с. 79 — 86;
  • Sučasníci о L’udovitovi Šturovi, Brat., 1955;
  • L’udovit Štúr. Zivot a dielo. Sborni’k, Brat., 1956;
  • Juricek J., L’udovit Št Štúr, Brat., 1971 год.

Сылтамалар үзгәртү