Людмила Лотова (16 сентябрь 1929 ел, Мәскәү4 сентябрь 2017 ел) — СССР һәм Россия ботанигы, педагог, үсемлек морфологиясе буенча белгеч, биология фәннәре докторы (1982), Мәскәү дәүләт университеты профессоры.

Людмила Лотова
Туган 16 сентябрь 1929(1929-09-16)
Мәскәү, СССР
Үлгән 4 сентябрь 2017(2017-09-04) (87 яшь)
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университеты
Һөнәре галим, университет профессоры
Эш бирүче Мәскәү дәүләт университеты
Гыйльми дәрәҗә: биология фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор

Биографиясе үзгәртү

Лотова Людмила Ивановна 1929 елның 16 сентябрендә Мәскәү шәһәрендә туган. 1952 елда Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаганнан соң, шушы ук уку йортында эшләргә кала. 1957 елда кандидатлык диссертациясе яклый. 1983 елда ылыслы үсемлекләр кабыгы анатомиясенең төрлелеге темасына докторлык диссертациясе яклый[1]. 1992 елда профессор исеме бирелә. 2017 елның 4 сентябрендә вафат була[2].

Фәнни һәм педагогик эшчәнлеге үзгәртү

Людмила Лотованың фәнни хүезмәтләре үсемлекләрнең морфологиясе һәм анатомиясе, морфологик һәм анатомик күренешләрен үсемлекләрнең филогенетикасын файдалану белән бәйле. 1980 елларда ул суд-медицина экспертизасында үсемлекләр анатомиясен куллану ысулларын эшкәртә. Күп еллар буенча үсемлекләрнең таксономик анатомиясе гыйльми мәктәбенә нигез салучы һәм аның җитәкчесе була . Россиядә үсемлекләр анатомиясе терминологиясен яңадан карап чыга һәм камилләштерә. Ике конференциянең программа комитеты әгъзасы була.

Шулай ук биологиядән белем бирү өлкәсенең педагогы һәм методисты. Ул үсемлекләр цитологиясе, үсемлекләр анатомиясе һәм кыр ботаникасы буенча 30 дан артык уку әсбапларын бастырган[1]. Аның җитәкчелегендә 6 кандидатлык диссертациясе әзерләнгән.

Казанышлары үзгәртү

Лотова II дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен»ордены һәм «Хезмәт ветераны» медале белән бүләкләнгән[3].

2019 елда Лотова Людмила Ивановнаның 90 яшенә багышланган халыкара симпозиум үткәрелгән [1][2].

Басмалары үзгәртү

150-дән артык гыйльми хезмәт бастырып чыгарган, шул исәптән, берничә монография, Зур Россия энциклопедиясе мәкаләләренең авторы:

  • Лотова Л. И. Анатомия коры хвойных / Отв. ред. В. Н. Тихомиров — М.: Наука, 1987. — 150 б.
  • Лотова Л. И. Морфология и анатомия высших растений — М.: Эдиториал УРСС, 2000. — 526 б.
  • Лотова Л. И., Тимонин А. К. Анатомия коры розоцветных (Rosaceae): разнообразие, эволюция, таксономическое значение. — М.: Товарищество науч. изд. КМК, 2005. — 264 с.
  • Лотова Л. И., Нилова М. В., Рудько А. И. Словарь фитоанатомических терминов. Учебное пособие. — М.: Издательство ЛКИ, 2007. — 112 с. — ISBN 978-5-382-00179-1.
  • Лотова Л. И. Ботаника : морфология и анатомия высших растений: учебник для студентов высших учебных заведений, обучающихся по биологическим специальностям.. — Изд 5-е, доп.. — М.: ЛИБРОКОМ, 2013. — 508 с.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 Devyatov A. G., Kalinichenko I. M., Timonin A. C. . — ISBN 978-5-317-06174-6.
  2. 2,0 2,1 . — ISBN 978-5-317-06197-5.
  3. К юбилею Людмилы Ивановны Лотовой. www.msu.ru. 2019-11-15 тикшерелгән.

Сылтамалар үзгәртү