Любовь Богомолова

Богомолова Любовь Григорьевна (1902-1983) — совет биологы, гематолог. РСФСР-ның атказанган фән эшмәкәре (1970). Сталин премиясе лауреаты (1952 й.).

Җенес хатын-кыз
Ватандашлык  СССР
Туу датасы 1902
Туу урыны Санкт-Петербург, Россия империясе
Үлем датасы 1983
Үлем урыны Санкт-Петербург, РСФСР, СССР
Һөнәр төре биолог
Эшчәнлек өлкәсе Медицина һәм канбелем
Әлма-матер Питырбур дәүләт тыйб академиясе
Бүләкләр
Сталин мөкәфәте РСФСР атказанган фән эшлеклесе Хезмәт Кызыл Байрак ордены Хөрмәт Билгесе ордены

Биографиясе үзгәртү

Любовь Богомолова 1902 елның 13 июлендә Санкт-Петербургта туган. Әтисе Александро-Невская Лавра хоры регенты (чиркәү хоры дирижеры) була, 30-елларда репрессияләнә.

1925 елда Ленинград медицина белемнәре институтын (ГИМЗ) тәмамлый. 1931 елдан кан җибәрү бүлегендә эшли.

Бөек Ватан сугышы елларында Ленинград кан җибәрү институтының донорлык бүлеген җитәкли. Аның хөкүмәткә мөрәҗәгатеннән соң донорларга өстәмә паек бүленә. Блокададагы шәһәрдә 144 мең литр донор каны әзерләнә.

Кыр госпитальләрендә дәвалау практикасында киң куллану тапкан плазманы лиофиль киптерү ысулын уйлап тапкан өчен, институт хезмәткәрләре А. Н. Филатов һәм Л. Г. Богомолова 1952 елда Сталин премиясенә лаек булалар.

Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң, Любовь Григорьевна Богомолова Ленинград гемотология һәм кан җибәрү фәнни-тикшеренү институтының лаборатория мөдире булып эшли.

Медицина фәннәре докторы. Профессор (1955). 160 тан артык фәнни эш, шул исәптән кан җибәрү, донорлык, кан препаратларын һәм кан алмаштыргычларны әзерләүнең төрле проблемаларына багышланган 4 монография авторы.

Л. Г.Богомолова — халыкара трансфузиологлар җәмгыяте әгъзасы, «Гематология һәм кан җибәрү проблемалары» журналының редсовет әгъзасы; ул «Сәламәтлек саклауны оештыру» бүлегенең авторы һәм мөхәррире. Ул өч тапкыр "Хезмәт Кызыл Байрагы","Почет Билгесе" орденнары, медальләр белән бүләкләнә [1].

1983 елның 25 мартында Санкт-Петербург шәһәрендә вафат була [2] .

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре үзгәртү

  • РСФСР-ның атказанган фән эшмәкәре (1970)
  • Сталин премиясе лауреаты (1952)
  • Өч Хезмәт Кызыл Байрагы ордены
  • "Хөрмәт Билгесе" ордены

Хезмәтләре үзгәртү

*Богомолова Л. Г. Донорство. — Л.: Медицина, Ленинградское отделение, 1984. — 197 с.

Әдәбият үзгәртү

  • Борис Васильевич Петровский. Большая медицинская энциклопедия. — Советская энциклопедия,, 1976. — Т. 3.
  • Любовь Григорьевна Богомолова. К 80-летию со дня рождения. Проблемы гематологии и переливания крови. — Медицина, 1982. — Т. 27.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү