Луиза Янсуар

(Луиза Шарова битеннән юнәлтелде)

Луиза Янсуар (Луиза Николай кызы Шарова, 13 август 1981 ел, Кәвәл, Питрәч районы, ТАССР) – шагыйрь, тәрҗемәче, журналист. 2021 елның февраленнән[1] 2024 елның апреленә кадәр[2]Кариев театры директоры.

Луиза Янсуар
Туган 13 август 1981(1981-08-13) (42 яшь)
Кавал, Питрәч районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре шагыйрь, язучы, тәрҗемәче

 Луиза Янсуар Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

1981 елның 13 августында ТАССРның Питрәч районы Кәвәл авылында туа. 1984 елда әти-әнисе шул районның Янсуар авылына күченә. Балачак һәм үсмер еллары Янсуар авылында уза.

1998 елда Луиза Янсуар авылы урта мәктәбен тәмамлый. Шул ук елны шагыйрьнең «Күзен ача умырзая» исемле беренче шигырь җыентыгы басылып чыга. Шигърият остаханәсендә аның иҗаты тикшерелеп, үзе Татарстан Язучылар берлегенә әгъза буларак тәкъдим ителә. 2000 елда Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителә.

Луиза 1998-2002 елларда – Казан дәүләт университетының Татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләр факультетында, 2003-2006 елларда аспирантурада укый. 2007 елда профессор Резеда Ганиева җитәкчелегендә Татар әдәбияты кафедрасында кандидатлык диссертациясе яклый. 2007-2008 елларда Казан дәүләт энергетика университетында культурология, музейлык эше курслары буенча дәресләр алып бара. Татарстан Язучылар берлегендә әдәби консультант булып эшли. И.Юзеев исемендәге Яшь язучылар клубын җитәкли. Луиза Янсуар төрле елларда «Салават күпере», «Ялкын» журналларында әдәби редактор, җаваплы секретарь булып эшли. Бүгенге көндә – «Татарстан» журналының әдәби мөхәррире.

Иҗаты үзгәртү

2002 елда – «Мин күкләргә кайтам», 2005 елда – «Болан кызы», 2007 елда «Без җан өргән учак» исемле шигырь җыентыклары дөнья күрә. Беренче шигырьләре район газетасы «Алга»да, «Ялкын» журналында, «Сабантуй» газетасында дөнья күрә. Алга таба «Мәдәни җомга», «Ватаным Татарстан», «Шәһри Казан», «Татар иле», «Туганайлар» кебек газеталарда, «Казан утлары», «Идел», «Сөембикә», «Мәйдан» журналларында даими басылып килә. Шулай ук һәртөрле шигъри антологияләрдә дөнья күрә. Шигырьләре рус теленә Лилия Газизова, Айгөл Гайсина, Алена Каримова, Вадим Муратханов тарафыннан тәрҗемә ителгән. Луиза Янсуар үзе Анна Ахматова, Белла Ахмадуллина, Борис Пастернак, Сергей Есенин, Федерико Гарсиа Лорка, Уильям Шекспир, Рэй Брэдбери әсәрләрен тәрҗемә итте.

 
"Ишек" спектаклен әзерләү барышында Луиза Янсуар һәм Резеда Гарипова

Аның шигырьләренә композиторлар Эльмир Низамов, Миләүшә Хәйруллина, Juna төркеме, автор-башкаручы FIRUZA.N һәм Резеда Гарипова иҗат иткән җырлар бар. Әдәби сценарийлар язу белән шөгыльләнә. Луиза Янсуар сценарийлары буенча «Калеб» яңа буын яшьләр берләшмәсе тарафыннан спектакль-перформанслар куелды, юбилей кичәләре уздырылды, «Тәртип» радиосы өчен махсус тапшыру-сәхифәләр эшләнде. Луиза Янсуар иҗаты буенча 2017 елның апрель-май айларында «Угол» Иҗат лабораториясендә һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Кече сәхнәсендә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры режиссеры Резеда Гарипова җитәкчелегендә «Ишек» спектакле куелды.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Төп басма китаплары үзгәртү

  1. Күзен ача умырзая: шигырьләр. — Казан: РИЦ Школа, 1998. — 84 б.
  2. Мин күкләргә кайтам: шигырьләр / кереш сүз авт. М.Әгъләм. — Казан: Мәгариф, 2002. — 127 б.
  3. Болан кызы: шигырьләр. — Казан: Мәгариф, 2005. — 159 б.
  4. Без җан өргән учак: шигырьләр. — Казан: РИЦ Школа, 2007. — 104 б.

Иҗаты турында үзгәртү

  1. Гаташ Р. Унсигез яшендә мәхәббәтле китап // Шәһри Казан. —1999. — 13 авг.
  2. Хәлим А. Күзен ача умырзая // Ватаным Татарстан. — 2000. — № 204-205.
  3. Аймәт Р. Күкләргә кайтып барыш... // Шәһри Казан. — 2002. — № 119-120.
  4. Гаташ Р. Ике яздан — матур китап // Р.Гаташ. Шигърият, синең хакка. — Казан: Мәгариф, 2003. — 153-154 б.
  5. Мансуров 3. Фәрештә илһам иңдерсә... //Мәдәни җомга. — 2003. — 21 нояб.
  6. Вәлиулла И. Күкләргә баккан болан кызы // И.Вәлиулла, һәр шагыйрь — бер дәрья... — Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. — 190-199 б.

Чыганаклар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү