Лобачевский һәйкәле (Казан)

Лобачевский һәйкәле - 1896 елның 1 сентябрендә Казанда Россия империясенең атаклы математигы, университет һәм халык мәгарифе эшлеклесе Николай Иванович Лобачевскийга ачылган һәйкәл. Лобачевский урамы башындагы Кремль урамында, Лобачевский скверында урнашкан.

Лобачевский һәйкәле
Сурәт
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Казан
Мирас статусы федераль әһәмияттәге Россия мәдәни мирас объекты[d]
Карта
 Лобачевский һәйкәле Викиҗыентыкта

Һәйкәлнең тасвирламасы үзгәртү

Лобачевский бюсты XIX гасырның икенче яртысындагы психологик скульптура портреты традицияләрендә эшләнгән. Математикының портреты билгесез рәссамның Казан университетында сакланган эше нигезендә башкарылган, анда Лобачевский биек якалы сюртукта, кара галстукта сурәтләнгән[1]. Скульптор пластик чаралар ярдәмендә математикның фикер активлыгын эасвирларга тырышкан. Бу бюст геройы башының җиңелчә авышуы, үзенең эчке торышына багуы, маңлаендағы тирән җыерчыклар, кысылган иреннәр аша тапшырылган. Гомумән алганда, бюст җентеклелеге һәм төгәллеге белән аерылып тора. Бюст ике квадрат баскыч нигезгә куелган, колонна формасында шымартылган кара граниттанка урнаштырылган. Постамент бронза деталләр:геометрия эмблемасы — транспортир һәм циркуль, шулай ук лавр ботагы белән бизәлгән. Алардан түбәнрәк "Математик Николай Иванович Лобачевский. 1856 елдың 12 февралендә, 63 нче йәшендә вафат була" дип язылган.

Һәйкәл тарихы үзгәртү

XIX гасыр ахырында Казан физика-математика җәмгыяте рәисе Н. В. Васильев Н. И. Лобачевский (1883-1886) идеяләрен пропагандалауны башлап, аның «Геометрия буенча тулы иншалар җыены»н бастыруга ярдәм итә. Казан физика-математика җәмгыяте Казан уку округы попечительлеге аша Халык мәгарифе министрлыгына математика буенча иң яхшы иншаларга премия бирү өчен мәрхүм профессор Н. И. Лобачевский исемендәге капитал төзүгә Бөтенроссия подпискасын ачарга рөхсәт итү турындагы үтенеч белән мөрәҗәгать итә. Шул ук вакытта җәмгыять Лобачевский бюстын университет бинасы алдында куярга рөхсәт сорый. 1891 елда министрлык үтенечнамәләрне канәгатьләндерә[2] һәм юбилей кампаниясе башлана[3].

1893 елда Казанда бөек рус математигы - Казан император университетын беренче тәмамлаучыларның берсе һәм анда 40 ел укыткан, шул исәптән 19 ел ректоры булган Н. И. Лобачевскийның тууына 100 ел тулуны зурлап билгелиләр.

Юбилей тантаналары вакытында шәһәрдә Н. И. Лобачевскийның истәлеген мәңгеләштерү турында карар кабул ителә. Почтамт һәм Баратай урамнары берләштерлеп, аның исеме белән атала[4]. Уның башында, Воскресенск урамыннан күптән түгел төзелгән собор кырында сквер төзелә, анда һәйкәл урнаштыру планлаштырыла. Моннан тыш, Арча зиратында Лобачевский каберенә кабер ташы куела.

Н. И. Лобачевскийга һәйкәл кую мәсьәләсе 1893 елның 25 маенда Шәһәр думасы утырышында күтәрелә. 1893 елның 22 октябрендә Казан шәһәре башлыгы С. В. Дяченко шулай ук аны урнаштыруга акча җыя башларга чакыра. Шәһәр Думасы һәйкәл турындагы тәкъдимне хуплай һәм Казан университеты каршындагы физик-математика җәмгыятенең - өч, думаның өч вәкиле ингән махсус комиссия булдыра[5].

 
1896 елның 1 сентябрендә Н. И. Лобачевскийга һәйкәл ачу тантанасы

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Памятник Н. И. Лобачевскому(үле сылтама) // Сайт Министерства культуры РТ на портале правительства Татарстана.
  2. Памяти Н. И. Лобачевского(үле сылтама) // Казанский биржевой листок. — 1891.
  3. См. Васильев А. В. Николай Иванович Лобачевский: речь произнесённая 22 октября 1893 года на торжественном собрании Казанского университета // Празднование Императорским Казанским университетом столетней годовщины со дня рождения Н. И. Лобачевского. — Казань, 1894. (речь выходила также отдельной брошюрой, переведена на на французский, английский (Halsted), немецкий (Р. Engel), испанский (Galdeano) и чешский (E. Weyr) языки)
  4. Гафурова Ф. Х. С Баратаевской на Почтамтскую…(үле сылтама) // Вечерняя Казань. — 1986. — 5 марта.
  5. Первый памятник русскому учёному // В.О.Ф.Э.М. — 1896. — № 250. — C. 265—267.

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Казанның истәлекле урыннары
 
Герб Казани