Ли Цян

КХР Дәүләт Советы премьеры

Цян – исеме, Ли – фамилиясе.

Ли Цян
Кытай байрагы Кытай Халык Республикасы
Дәүләт Советы премьеры
Вазыйфага керешкән
2023 елның 11 марты
Аңа кадәр Ли Кэцян
Туган 23 июль 1959(1959-07-23) (64 яшь)
Кытай, Чжэцзян провинциясе,
Белем Кытай коммунистлар фиркасенең үзәк фирка мәктәбе[d], Чжэцзян авыл хуҗалыгы университеты[d] һәм Гонконгский политехнический университет[d]

Ли Цян (кыт. 李强, 1959 елның 23 июле, Кытай, Чжэцзян првинциясе, Вэньчжоу махсус районы, Жуйань шәһәр өязе) – Кытайның дәүләт, сәясәт һәм фирка эшлеклесе, 2023 елның 11 мартыннан Кытай Халык Республикасы Дәүләт Советы премьеры. 2017 елдан Кытай Коммунистлар партиясе Үзәк комитеты (КПК ҮК) Политбюросы әгъзасы, 2022 елдан КПК ҮК Политбюросы Даими комитеты әгъзасы.

2017-2022 елларда ККП Шанхай шәһәр комитеты башлыгы, 2016-2017 елларда ККП Цзянсу провинциясе парткомы башлыгы, 2012-2016 елларда Чжэцзян провинциясе губернаторы. 1983 елдан Кытай Коммунистлар партиясе әгъзасы, XVIII чакырылыш КПК Үзәк комитеты әгъзалыгына кандидат, XIX һәм XX чакырылыш КПК Үзәк комитеты политбюросы әгъзасы.

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1959 елның 23 июлендә Кытайның Чжэцзян провинциясе Вэньчжоу махсус районы Жуйань шәһәр өязендә туган. Чжэцзян авыл хуҗалыгы институтында (Нинбо шәһәре) «Механизация» белгечлеге буенча белем ала, шулай ук Үзәк партия мәктәбендә һәм Гонконг политехник университетында икътисад белеме ала. Хезмәт эшчәнлеген 1976 елда фабрикада эшче булып башлый, аннары комсомол эшенә күчә. 24 яшендә Кытай Коммунистлар партиясенә керә.

Утыз еллап туган Чжэцзян провинциясендә эшли, аерым алганда, 2004-2007 елларда ул вакытта аның парткомы башлыгы булган Си Цзиньпинның турыдан-туры җитәкчелегендә эшли, хәзер аның протежесы дип атала. [1][2]. 2015 елда АКШка сәфәре вакытында Си Цзиньпинны озата бара. 2011 елдан туган провинциясе парткомы башлыгы урынбасары һәм бер ук вакытта 2012-2016 елларда провинция губернаторы.

2016-2017 елларда – Цзянсу провинциясе парткомы башлыгы.

2017 елның октябреннән 2022 елның 28 октябренә кадәр – партиянең Шанхай шәһәр комитеты башлыгы. COVID-19 пандемиясе вакытында Шанхай халкын ике ай өйләрендә бикләп тота, кешеләр хәтта ашарга алырга, табибларга чыга алмауга зарлана.

XX съездга кадәр аның, Кытай Халык Республикасы җитәкчеләренең «алтынчы буыны» вәкиле буларак, [3] 2022 елда Кытай Коммунистлар партиясе Үзәк комитеты Политбюросы Даими комитетына эләгү мөмкинлеге бар дип санала, [4] аны хәтта Си Цзиньпинның Политбюроның Даими комитетына күтәрелү өчен төп кандидатларының берсе дип атаганнар. [5][6] Ул премьер-министр вазифасын биләргә мөмкин дигән фикер яңгыраган. [7][8][9] Икенче версия буенча, ул Кытай Коммунистлар партиясенең дисциплинаны тикшерү үзәк комиссиясе рәисе вазифасында аның башлыгы Чжао Лэцзины алыштыра алган. [10] Шул ук вакытта Линың сәяси перспективаларын 2022 елда Шанхайда COVID-19 таралу киметкән дип санала. [11][12][13][14][15][16]

2022 елның октябрендә Кытай Коммунистлар партиясенең XX съездыннан соң, Ли Цян XX чакырылыш Политбюроның Даими комитеты әгъзасы итеп сайлана.

2023 елның 11 мартында XIV чакырылыш Бөтенкытай халык вәкилләре җыелышының I сессиясенең IV пленар утырышында КХР Дәүләт Советы премьеры вазифасына расланган.[17] Шул ук көнне Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин хөкүмәт башлыгы вазифасына Ли Цянны билгеләү турында тиешле указга кул куйган. [18]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 18 друзей Си: кто будет править Китаем следующие пять лет - Московский Центр Карнеги - Фонд Карнеги за Международный Мир.
  2. Beijing’s Appointment of Xia Baolong Signals a Harder Line on Hong Kong - Jamestown.
  3. The Coming-of-Age of China’s Sixth Generation: A New Majority in the Party Leadership - Cheng Li - CHINA US Focus.
  4. Xi ally Li Qiang named Shanghai party boss: Xinhua | Reuters
  5. Шанхай выходит из полного локдауна | Октагон. Медиа
  6. Live Coverage
  7. Си Цзиньпин не знает, кого винить за вспышку коронавируса в Шанхае
  8. Chinas KP-Parteitag: Wer steigt auf und wer geht? • China.Table
  9. https://www.cnbc.com/2022/10/10/china-party-congress-names-to-watch-as-xi-prepares-for-leadership-change.html
  10. CCP congress to pose challenges — Taipei Times
  11. Will Xi Jinping’s «new era» be 30 years old? Will he become a «regular» political star? | Xi Jinping | Li Keqiang | 20th Party Congress | Re-election | burning issues -…
  12. Who will succeed Chinese President Xi Jinping? Here’s what to know. — The Washington Post
  13. China’s Communist Party leadership reshuffle: what to look for | Reuters
  14. https://abcnews.go.com/International/wireStory/china-party-congress-offers-future-leaders-91725311
  15. Chinese Communist party congress: who’s in and who’s out of Xi Jinping’s inner circle | China | The Guardian
  16. На съезде КПК намечаются большие изменения, чем ожидалось, пишет СМИ — РИА Новости, 18.10.2022
  17. [1]
  18. [2]

Сылтамалар үзгәртү