Лингва-франка

(Лингва франка битеннән юнәлтелде)

Лингва-франка (яки сәүдә теле, күпер теле, инструменталь тел, берләштерүче тел) — ана телендә сөйләшмәгән кешеләр арасында аралашуны мөмкин иткән һәм даими рәвештә кулланылган тел. Аеруча ике шәхеснең дә туган телләреннән аерым булган өченче тел атамасы булып кулланыла.[1]

Эсперанто теленең дәреслеге

Кешелек тарихы дәвамында Җир шарында халыкара аралашу өчен төрле телләр лингва-франка дәрәҗәсендә кулланган — кайвакыт сәүдә максатлары өчен (аларны «сәүдә телләре» дип билгелиләр), ләкин шулай ук дипломатик һәм административ уңайлылык, һәм дә төрле милләтле фәнни тикшеренүчеләр һәм башка галимнәр арасында мәгълүмат уртаклашу сәбәпләре өчен. Күпчелек очракта лингво-франка ике бер-берсенә охшамаган телләр нигезендә барлыкка килә: грамматикасы бер тел нигезендә, ә сүзлек составы икенче телнең нигезендә төзелә. Әмма махсус ясалган телләр дә күп

ҮзенчәлекләрҮзгәртү

«Лингва-франка» термины функциональ тарафтан, телнең лингвистик тарихына һәм төзелешенә игътибар ителмичә билгеләнелә:[2] пиджин (en:pidgin) һәм креол (en:creole languages телләре лингва-франка буларак кулланылса да, шундый категорияләргә кермәгән телләре дә күп.

Милли тел аерым җәмгыятьтә кулланылса, лингва-франканың кулланылышы оригиналь җәмгыяте белән чикләнми, һәм төркемнәр арасында аралашу өчен кулланылган икенчел тел хезмәтен күрсәтә. Мәсәлән, инглиз теле - Бөекбритания өчен милли тел булса, Филипинда ул инструменталь тел (ягъни "лингва-франка") буларак кулланыла.

Эсперанто кебек халыкара өстәмә ярдәмчел телләре тарих буенча кулланылышы бик түбән булу сәбәпле, аларны функциональ түгел, ә потенциаль лингва-франка телләре дип кенә бәяләргә була.

Пиджин һәм креол телләрҮзгәртү

Кайбер илләрдә лингва-франка шулай ук милли тел буларак кулланыла; мәсәлән урдуПакьстан эчендә кулланылган лингва-франка, һәм шул ук илнең милли теле буларак санала.

ПиджинҮзгәртү

Пиджин - грамматик яктан гадиләшетерлгән, ике бер-берсенә охшамаган телләр нигезендә ясалган сөйләм теле. Пиджинда сөйләшергә тумыштан өйрәнмиләр, ул тормыш вакытында аерым бер халыклар белән аралашкан вакытта килеп чыккан гадиләштерелгән тел. Пиджиннар күпчелек XVIII - XX гасырларда ясалганнар һәм тиз рәвештә үлгән булганнар, шунлыктан бу телләрдән истәлекләр юк диярлек тә була. Россиядә таралган булган пиджиннар - руссенорск (рус-норвегия пиджины) һәм кяхтин пиджины (рус-кытай). Кяхтин пиджинында грамматика бик гади, ул кытай теленең грамматикасына тиң, ә сүзлек составы рус теленеке.

Креол телләрҮзгәртү

Әгәр дә шундый гадиләштерелгән телдә аеручы күп кеше аралашып һәм бу тел инде язма формада да бар икән (әгәр шулай ук бу телдә инде ничәдер буын тумыштан сөйләшә икән), бу тел пиджиннар рәтеннән креол телләр рәтенә керә башлый. Иң киң таралган креол тел - Ток-писин. Бу телдә Папуа-Яңа Гвинея утравында сөйләшәләр. Ул инглиз һәм башка афронезия телләренең кушылмасы булып тора.

Шулай ук карагызҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. Viacheslav A. Chirikba, "The problem of the Caucasian Sprachbund" in Pieter Muysken, ed., From Linguistic Areas to Areal Linguistics, 2008, p. 31. ISBN 90-272-3100-1
  2. Intro Sociolinguistics - Pidgin and Creole Languages: Origins and Relationships - Notes for LG102, - University of Essex, Prof. Peter L. Patrick - Week 11, Autumn term.

ӘдәбиятҮзгәртү

  • Hall, R.A. Jr. (1966). Pidgin and Creole Languages, Cornell University Press. ISBN 0-8014-0173-9.
  • Heine, Bernd (1970). Status and Use of African Lingua Francas. ISBN 3-8039-0033-6
  • Kahane, Henry Romanos (1958). The Lingua Franca in the Levant.
  • Melatti, Julio Cezar (1983). Índios do Brasil. São Paulo: Hucitec Press, 48th edition
  • Ostler, Nicholas (2005). Empires of the Word. London: Harper ISBN 978-0-00-711871-7

СылтамаларҮзгәртү