Лилия Гилдиева

(Лилия Килдиева битеннән юнәлтелде)

Лилия Фәрит кызы Гилдеева (1976 елның 14 июне, Зәй, Татар АССР, СССР) — Россия журналисткасы, НТВ каналында «Сегодня» мәгълүмат программасын алып баручы.

Сурәт
Җенес хатын-кыз
Ватандашлык  Россия
Туу датасы 14 июнь 1976(1976-06-14) (47 яшь)
Туу урыны Зәй, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Туган тел рус теле
Һөнәр төре журналист
Эш урыны НТВ
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Бүләкләр
благодарность Президента Российской Федерации
 Лилия Гилдиева Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Татар гаиләсендә туа. Әтисе — дәүләт хезмәткәре, әнисе-башлангыч сыйныф укытучысы.

Казан дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый (1993-1997). Тележурналист карьерасын Яр Чаллыда 1997 елның июлендә «Эфир» җирле телеканалында яңалыклар алып баручы сыйфатында башлый[1]. 1999 елның августында Казанга күчеп килә, корреспондент, продюсер, редактор, яңалыкларны алып баручы, «REN-TV» — «Вариант» каналының төбәк партнерында эшли. 2002 елдан 2006 елга кадәр ТНВда (Татарстанның ике телле (рус, татар) спутник каналы) эшли, «Татарстан Яңалыклары» мәгълүмати программасын алып бара.

2006 елның сентябрендә НТВ каналына чакырыла[2]. Шул вакыттан алып хәзерге вакытка 19:00 сәгатьтә «Сегодня» программасы чыгарылышын алып бара. Төрле вакытта аның белән Алексей Пивоваров (2006-2013)[3], Игорь Полетаев (2013-2014)[4], Александр Яковенко (2014-2015)[5], Михаил Чебоненко (март—август 2015)[6], Василий Максименко (2015-2018) һәм Владимир Чернышев (2018 елдан) эшләгән.

2007 елның июненнән 2014 елның августына кадәр шулай ук «Сегодня в 22:45 (аннары 22:40, 23:00 һәм 23:15)» һәм «Сегодня. Итоги» программаларын алып бара.

Гаиләсе үзгәртү

Кияүдә. Ире Рөстәм, телевидениедә монтажчы, аннан автосалонда эшли. Ике бала: улы Данил — мәктәпне тәмамлаган, һәм кызы Майя (2009 елгы)[7].

Бүләкләре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү

Калып:Journalist-stub