Лаура Вальборг Аулин

Лаура Вальборг Аулин (швед. Laura Valborg Aulin; 9 гыйнвар 1860 ел13 март 1928 ел) — Швеция пианисты, композитор һәм педагог.

швед. Valborg Aulin
Сурәт
Җенес хатын-кыз[1][2]
Ватандашлык  Швеция
Туу датасы 9 гыйнвар 1860(1860-01-09)[3]
Туу урыны Гевле[d], Швеция[3]
Үлем датасы 13 март 1928(1928-03-13)[4] (68 яшь)
Үлем урыны Эребру-Николай[d], Швеция[4]
Җирләнгән урыны Николаевское кладбище[d][5]
Ата Ларс Аксель Альфред Аулин[d]
Кардәш Тур Аулин[d]
Һөнәр төре композитор, пианист, музыка педагогы
Әлма-матер Королевская Стокгольмская высшая музыкальная школа[d]
Укытучылары Людвиг Норман[d], Альберт Рубенсон[d], Hermann Berens[d] һәм Хильда Тегерстрём[d]
Музыкаль инструмент фортепиано[d]
Жанр классик музыка[d]
Нинди вики-проектка керә Project Svenskt kvinnobiografiskt lexikon[d]

Биографиясе үзгәртү

Беренче фортепиано дәресләрен әбисеннән — пианист һәм педагогтан алган. 1872 елдан педагоглар X. Тегерстрём, 1873 елдан — Альберт Рубенсонда (швед. Albert Rubenson) укыган. 1882 елда Стокгольм[6] Король музыка консерваториясен тәмамлый. 1885-1887 елларда Копенгагенда музыка белгечләре Н. Гаде һәм Парижда Ж. Массне, Э. Гиро һәм Б. Годарда укый.

1887 елда Стокгольмда фортепиано, гармония, контрапункт һәм композиция укыта, 1903 елдан — Эребруда органчы һәм педагог.

Гаиләсе үзгәртү

Атасы — Альфред Аулин (швед. Lars Axel Alfred Aulin; 1826-1869), классик телләр укытучысы, һәвәскәр музыкант; Мазер квартетлар җәмгыяте әгъзасы, шунда ул скрипкада һәм альтта уйнаган.

Әнисе — Элла, тумыштан Хольмберг (швед. Edla Holmberg), җырларга өйрәнгән.

Абыйсы — Тур (1866-1914), композитор һәм дирижер.

Иҗаты үзгәртү

1880 елда абыйсы белән беренче тапкыр Сёдерчёпингта халык алдында ачык чыгышы үтә; 1881 елда алар Норрланд буйлап турга чыккан. 1887 елдан абыйсы һәм Квартет Аулин белән (1887 — Сен-Санс си мажор op. 41 квартет икенче фортепиано квартеты; 1889 — Моцартның соль минор квартеты) пианист буларак концертлар куя.

Сайланма әсәрләре үзгәртү

оркестр өчен
  • Tableaux Parisiens сюитасы, 15 нче әсәр; хор һәм оркестр өчен
  • Pie Jesu Domine тантаналы мессасы, 13 нче әсәр
  • Herr Olof, соч. 3 — тенор, катнаш хор һәм оркестр өчен баллада, Карл Давид Вирсен тексты (1880)
  • Procul este! соч. 28 («Gå stum, ja stum») — сопрано, катнаш хор, арфа һәм кыллы кораллар өчен (1886)
  • Veni Sanctu Spiritus, соч. 31 (32?) — катнаш хор һәм оркестр / фортепиано өчен гимн (1898); хор һәм аны озату өчен
  • Julsång, соч. 23 («Dagen uppgår») — катнаш хор һәм орган өчен, Карл Альфред Мелин (швед. Karl Alfred Melin) (Томас Мур) тексты
  • Хатын-кыз хоры һәм фортепиано өчен өч әсәр
    • Баркарола
    • Klagar rosen klagar kaprifolen?
    • Роза чәчәк аткан чакта
a cappella хоры өчен
  • ике хор, 24-се әсәр; җырлар
  • Гейне турында җырлар Китабынан 4 җыр, 9 нчы әсәр
  • 2 җыр, 19 нчы әсәр (Vaggsång; Бу төш булдымы әллә ?); камера музыкасы
  • № 1 фа мажор кыллы квартет (1884)
  • № 2 ми минор кыллы квартет, соч. 17 нче әсәр (1889); фортепиано өчен
  • фортепиано өчен 5 симфоник дастан, 7 нче әсәр (1882 ел тирәсе; Бишек җыры; Мазурка; Vårhälsning; Экспромт)
  • фортепиано өчен 7 пьеса, 8 нче әсәр (1884 ел тирәсе; Романс; Вальс; Элегия; Полонез; Скерцо; Каприз; Фантазия)
  • Фортепиано өчен фа минор сонатасы, 14 (Grande Sonate sérieuse)
  • Альбом битләре, 29 нчы әсәре (1889 еллар тирәсе)
  • Вальс-элегия (1892 ел тирәсе)
  • Фантазияләр, 30 нчы әсәр (1898); орган өчен
  • Медитация.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

  • Laura Valborg Aulin. Musikaliska Konstföreningen. 2014-02-06 тикшерелгән.
  • Вальборг Аулин: ноты произведений на International Music Score Library Project