Лаеш районы флагы

Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы флагы-муниципаль берәмлекнең рәсми символы булган танып-белү-хокукый билгесе.

Лаеш районы флагы
Нигезләнү датасы 2005
Сурәт
Дәүләт  Россия
Юрисдикциягә карый Лаеш районы

Тасвирлама үзгәртү

"Лаеш муниципаль районы флагы киңлегенә озынлыгы 2 гә 3 булган турыпочмаклы тукымадан гыйбарәт, ул горизонталь буенча тигез булмаган ике полосага бүленгән — зәңгәр (тукыма киңлегенең 7/10 өлешендә) һәм ак; уртасында йөзүче сары көймә, аның астында — бер берсенә караган кызыл төстәге ике балык».

Символиканың нигезләнүе үзгәртү

Лаеш муниципаль районы флагы, 1781 елның 18 (29) октябрендә расланган Казан губернасының Лаеш өяз шәһәренең тарихи гербы нигезендә төзелгән район гербын исәпкә алып эшләнгән. Тарихи гербның чын тасвирламасы:

«Въ верхней части щита гербъ Казанскій. Въ нижней — готовое къ отправленію в путь большое судно, называемое стругъ, въ голубомъ полѣ; ибо въ семъ городѣ находится наиглавнѣйшая пристань».

Ак полосада сурәтләнгән ике балык районда элек-электән килгән балык промыселын гәүдәләндерә. Район чикләренең зур өлеше хәзер Куйбышев сусаклагычы яры буйлап уза, шунда ук Мишә һәм Брысса елгалары да ага.

Балык - традицион акыл һәм муллык символы.

Флаг композициясе районда тарихи дәвамчанлыкны күрсәтә; шул ук вакытта балык сурәте муниципаль район флагын шәһәр флагыннан аерырга мөмкинлек бирә.

Сары төс (алтын) — уңыш, байлык, тотрыклылык, акылны хөрмәт итү символы.

Ак төс (көмеш) - чисталык, камиллек, тынычлык һәм үзара аңлашу символы

Зәңгәр төс-намус, вөҗданлылык, рухи омтылышлар символы; муниципаль район флагында шулай ук Куйбышев сусаклагычының су киңлекләрен символлаштыра.

Кызыл төс-хезмәт, батырлык, көч, мәхәббәт һәм матурлык символы.

Чыганаклар үзгәртү