Лаеш районы гербы

Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы гербы.

Лаеш районы гербы
Нигезләнү датасы 8 декабрь 2005
Сурәт
Дәүләт  Россия

Герб Лаеш муниципаль районының вәкиллекле органының 14 нче номерлы карары белән 2005[1] елның 8 декабрендә расланган.

Герб 2130 номеры белән Россия Федерациясе Дәүләт геральдика регистрына һәм Татарстан Республикасы Дәүләт геральдика реестрына 28 нче номер белән кертелгән.

Тасвирлама үзгәртү

«В лазоревом (синем, голубом) поле на серебряных волнах, образующих оконечность — золотой нагруженный крытый струг с вымпелом на мачте, без вёсел и паруса, сопровождаемый внизу двумя сообращёнными червлёными (красными) рыбами».

Герб символикасы үзгәртү

Лаеш муниципаль районы гербы Казан губернасының Лаеш өяз шәһәре гербы нигезендә эшләнгән, ул 1781 елның 18 октябрендә расланган (иске стиль буенча). Гербның рус телендә тарихи тасвирламасы:

«Въ верхней части щита гербъ Казанскій. Въ нижней — готовое къ отправленію в путь большое судно, называемое стругъ, въ голубомъ полѣ; ибо въ семъ городѣ находится наиглавнѣйшая пристань».

Аскы өлештә сурәтләнгән ике балык районда күптән түгел барлыкка килгән балык промыселын символлаштыра. Район чикләренең зур өлеше хәзер Куйбышев сусаклагычы яры буйлап уза, шунда ук Мишә һәм Брысса елгалары да ага. Гербта балык - зирәклек һәм муллык символы .

Гербтагы алтын-уңыш, байлык, тотрыклылык, хөрмәт, акыл символы.

Көмеш-чисталык, камиллек, тынычлык һәм үзара аңлашу символы.

Зәңгәр (зәңгәрсу төс) - намус, намуслылык, рухи омтылышлар символы. Лаеш районы гербында шулай ук Куйбышев сусаклагычының су киңлекләрен символлаштыра.

Кызыл төс-хезмәт, батырлык, көч, матурлык символы.

Герб тарихы үзгәртү

Районның гербын Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Геральдия советының һәм Россия геральдистлар союзының авторлык төркеме эшләгән. Рамил Хәйретдинов (Казан), Радик Салихов (Казан), Константин Моченов (Химки), Кирилл Переходенко (Конаково), Оксана Афанасьева (Мәскәү).

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү