Көя тавы яки Көя-сан (японча 高野山 Ко:я-сан) — буддист сингон мәктәбенә караган күп кенә гыйбадәтханәләр һәм кәшишханәләр урнашкан тау. Осака шәһәреннән көньяккарак Япониянең Вакаяма вилаятендә урнашкан.

Көя тавы
Көя-сан
японча 高野山
Урнашуы Япония,

Вакаяма

Нигез салучы буддист кәшише Кукай
Дин буддизм
Нигезләнгән 819
ЮНЕСКО мирасы 2004 елдан

Тарих үзгәртү

819 елда буддизм кәшише Кукай 8 тау түбәсе арасындагы үзәндә 800 м биеклегендә беренче гыйбадәтханәгә нигез салган. Хәзер анда якынча 100 кәшишханә урнашкан. Тауда түбәндәге танылган кәшишханәләр урнашкан:

  • Окуно-ин (奥の院), Кукай төрбәсе
  • Компон-дайто (根本大塔), пагода
  • Конгобу-җи (金剛峰寺), сингон мәктәбенең төп гыйбадәтханәсе
  • Өченче сөгун Токугава Иэмицу төзегән Тогугава нәселенең төрбәсе

Урнашу үзгәртү

Көя тавыннан синтоист изге урыннарына ( Кумано-Хонгу-тайся (яп. 熊野本宮大社)、Кумано-Хаятама-тайся (яп. 熊野速玉大社) һәм Кумано-Нати-тайся (яп. 熊野那智大社) борынгы сукмак бара.

Осака шәһәренең Намба вокзалыннан тауга кадәр (станция Гокуракубаси 極楽橋駅) тимер юл бара. Кабель тимер юлы 5 минут эчендә юлчыларны тау түбәсенә күтәрә.

2004 елда ЮНЕСКО Бөтендөнья Мирас исемлегенә кертелгән.

Күренешләре үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү