Көнгер бүлгесе

Көнгер бүлгесе (рус. Кунгурский округ) — Урал өлкәсе составындагы административ-территориаль берәмлек. 1923—1930 елларда гамәлдә торган. Үзәге Көнгер шәһәрендә урнашкан булган.

Көнгер бүлгесе
Ил

ССРБ

Статус

Округ

Регион

Урал өлкәсе

Административ үзәк

Көнгер

Нигезләү датасы

ноябрь 1923

Юкка чыгару датасы

30 июль 1930

Халык саны  (1926)

479 557 кеше

ТарихҮзгәртү

Көнгер бүлгесе 1923 елның ноябрендә төзелә. Бүлге тәркибенә элекке Пирем губернасының Кызылъяр өязе (58% өлеше), Көнгер өязе (61% өлеше), һәм Уса өязе (30% өлеше) җирләре кертелгән.[1]

1930 елның 30 июлендә Көнгер бүлгесе, ССРБ бүлгеләрнең күпчелеге кебек үк, юкка чыгарылган; аның районнары Урал өлкәсенең туры буйсынуына күчерелгән.

Административ бүленешҮзгәртү

Көнгер бүлгесе 13 районга бүленгән була:

  1. Әртә районы
  2. Әчет районы
  3. Береёзовка районы
  4. Богородское районы
  5. Кызылъяр районы
  6. Көнгер районы
  7. Манчаж районы
  8. Урда районы
  9. Суыксу районы
  10. Өя районы
  11. Кишерт районы
  12. Шамар районы
  13. Юго-Осокино районы

Халык саныҮзгәртү

1926 елда Көнгер бүлгесенең халык саны 479557 кешене тәшкил иткән, шул исәптә урыслар — 87,9%; татарлар — 7,7%; чирмешләр — 3,2%.[2]

ИскәрмәләрҮзгәртү

Тышкы сылтамаларҮзгәртү