Кәрәкә күле (Балык Бистәсе районы)

Кәрәкә күле (Карасиное озеро) - Балык Бистәсе (Балык Бистәсе) районы, 30 ел элек юкка чыккан Брынка (татарча атамасы “Борым”) авылы янындагы күл. Кама алды төбәге. Олы Әшнәк авылыннан 2 км. (Большеошнякское сельское поселение). Әшнәк елгасы яры буенда “Ак тау” битендә (Белая гора). Балык Бистәсенә 18 км. Казан шәһәренә 89 км.

    Су өслегенең мәйданы - 3,2 га. Су күләме - 60 мең м³ чамасы. Озынлыгы - 310 м, макс. киңлеге - 129 м. Уртача тирәнлеге - 2,6 м, макс. тирәнлеге -3-4,5м. Күл чишмәләр һәм карст процесслары эшчәнлеге нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Формасы катлаулы. Суы бик йомшак, аз минеральләшкән,  төсе саргылт, калын ләм катлавы.

Тирә ягы торф пластларына бай. Ләме тән авыруларын дәвалаганда кайбер файдалы үзлекләргә ия. Язучы Әхәт Гаффар “Кәрәкә күлендә” дигән хикәясендә искә ала.