Кәримә Нигъмәтуллина

Кәримә Нигъмәтуллина (3 апрель[1], 1984 ел, Мәскәү) — галим-математик, Мәскәү генераль планының фәнни-тикшеренү һәм проектлау институты директоры вазифасын үти (2013 елның 1 февраленнән[2]).

Кәримә Нигъмәтуллина
Туган телдә исем Кәримә Роберт кызы Нигъмәтуллина
Туган 3 апрель 1984(1984-04-03) (39 яшь)
БССР, Мәскәү шәһәре
Милләт татар
Һөнәре галим-математик, Мәскәү генераль планының фәнни-тикшеренү һәм проектлау институты директоры
Ата-ана
Гыйльми дәрәҗә: физика-математика фәннәре докторы[d]

Биография үзгәртү

1984 елда Мәскәүдә зыялы гаиләдә дөньяга килә. Әтисе Роберт Нигъмәтуллинфизика-математика фәннәре докторы, Россия фәннәр академиясе академигы. Әнисе Венера Нигъмәтуллина – техник фәннәр кандидаты.

Кәримә өченче класста укыганда аның әтисенә АКШ коллегалары белән эш алып барырга тәкъдим ясыйлар[3]. Нигъмәтуллиннар гаиләсе вакытлыча АКШга күченә. Анда Кәримә Albany Academy for Girls мәктәбенә укырга керә. Өлкән классларда физика буенча Кәримә эшләгән проект Нью-Йорк штатында иң яхшы дип табыла. Соңрак проекты Сан-Хоседа Intel International Science and Engineering Fair белән халыкара олимпиадасында катнашып беренче дүртлеккә керә.

Шушы уңышлары һәм Albany Academy мәктәбен медаль белән тәмамлау аңа Принстон университетында дәүләт хакына белем алу мөмкинчелеген бирә. Университеттан соң MIT аспирантурасын тәмамлый. Аспирантурада ул гамәли математика буенча диссертация яклый. Диссертация темасы буларак ул инфекцион чирләрнең таралуын модельләүне сайлый.

Параллель рәвештә Кәримә Бостонда консалтинг фирмасында эшли һәм MITда белем бирә.

2009 елдан алып 2012 елга кадәр АКШ Сәламәтлек саклау министрлыгы өчен математик, компьютер модельләр эшләп чыгару һәм программалар язу буенча проектка нигез салучы һәм аны җитәкләүче була.

2012 елның апреленнән — Мәскәү генераль планының фәнни-тикшеренү һәм проектлау институты мөдире урынбасары булып билгеләнә. 2012 елның 24 августыннан оешма мөдиренең беренче урынбасары була. 2013 елның 1 февраленнән оешма мөдире вазифаларын үти.

Сылтамалар үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Сноб журналы http://www.snob.ru/magazine/entry/66647 2013 елның 26 октябрь көнендә архивланган.
  2. Мәскәү архитектурасы һәм шәһәрне төзекләндерү комитеты http://mka.mos.ru/about/subordinate/nigmatulina.php 2014 елның 20 февраль көнендә архивланган.
  3. Forbes http://www.forbes.ru/forbes-woman/liderstvo/77166-pochemu-molodye-zhenshchiny-vybirayut-kareru-uchenogo