Баланың күрү сәләте кими башласа, гадәттә, компьютер-телевизорны ( гаеплибез. Тик компьютер белән телевизор гына һәр өченче баланың күрүе ( начарлануына гаепле микән?..

Күрү начарлану
Сурәт
Саклык белгечлеге офтальмология
ICPC 2 идентификаторы F28
 Күрү начарлану Викиҗыентыкта

Балалар компьютер белән күп эшлиләр, алга таба да шулай дәвам итәр дип уйлыйк... Чөнки бу—заман әмере. Тик аларның компьютер каршында утыруына чик куймый да ярамый торгандыр. Ләкин мондый кагыйдәне кем үти? V-VI класска кадәр укучыларга компьютер тыелырга тиеш, VII-VIII класс укучыларына көнгә 40 минут, ә X класста компьютер белән 1 сәгать эш итәргә ярый. Әйтегез әле, моны кем үти? Менә шуннан башлана проблемалар... Шулай да кайбер ата-аналар балаларының компьютер белән эш итү күләмен тикшереп тора, ә менә телевизор карауларына игътибар итеп бетермиләр. Балалар сәгатьләр буе кесә телефоны белән уйный, ә бу уен хәрәкәтсез, урыннан кузгалмый башкарыла. Елдан ел арта барган гиподинамия (аз хәрәкәт итү аркасында мускулларның хәлсезлеге) балаларда . күрү сәләте начарлануның бер сәбәбе булып тора. Ул баланың симерүенә, күзләрендә киеренкелек тууга, еш кына яктылык җитмәгәнлектән, вегетатив- кан тамырлары дистониясенә, организмда кан йөрешенең, шулай ук күзнең челтәр катлавы һәм күрү нервының эшчәнлеге бозылуга китерә. * Дөрес утырмаганлыктан, 10 яшьләргә күп балаларда сколиоз (умырт­ калык кәкрәюе) авыруы барлыкка килә, нәтиҗәдә башның, шулай булгач, күзләрнең дә кан белән тәэмин ителеше начарлана. Димәк, бу мәсьәләне дә читкә этәреп булмый, баланы дөрес утырырга өйрәтергә кирәк. * Ризык күпме гади булса, анда витаминнар, микроэлементлар шулкадәр күбрәк. Бүгенге ашау рационында бик күп майлар, тазартылган углеводлар (татлы ашамлыклар), табигый булмаган буяулар күп булганлыктан, хәзерге балаларның гәүдә авырлыгы 20-30 ел элек үскәннәрнекеннән шактый артыграк. Кирәгеннән артык авырлык башка тискәре яклары белән бергә күз йөреше кыенлашуына, күрү сәләтенең түбәнәюенә дә китерә. Үз чиратында умырткалыкка өстәлгән йөкләнеш гиподинамияне дә арттыра. * Компьютер мониторының экраны баланың күзләре белән бер биеклектә, йә аннан түбәнрәк булырга тиеш. Тик кайбер гаиләләрдә бала компьютер каршына утыргач, югарыга карап эш итәргә мәҗбүр була. Бу очракта умырткалыкның муен бүлеге кысыла, баш авырта башлый, күз алды томалана. Шуның өчен утыргычны кирәкле биеклеккә күтәрергә кирәк.

Бер уңайдан: баланың күз күреме бозылуын, аның телевизор экраны, мониторга якынрак килеп карарга тырышуыннан һәм аз гына карагач та көйсезләнеп күзләрен уа башлавыннан сизәргә була. * Бала никадәр кече яшьтә булса, укый торган хәрефләр шулкадәр зур булырга тиеш. Экранның яктылыгын бик көчле итәргә ярамый. Яктылык I сул яктан, сулагайларга уң яктан төшәргә тиеш. Дәресләр хәзерләп озак угырырга туры килсә, ярты сәгать саен 10-15 минутлык тәнәфес ясап алырга киңәш ителә. Бала китап укыса да, монитор алдында утырганда да, бу шарт үзгәрешсез кала. Укыганда күзләрдән китапка кадәр ара терсәктән : бармак очларына кадәр ераклыкта, ә компьютерның мониторыннан 60 см булса яхшы. Телевизор карау ераклыгы 2,5-3 метрдан да ким булырга тиеш түгел. Балагызны эш тәртибенә өйрәтегез... Моның өчен аның белән алдан килешеп куйсаң яхшырак: ул компьютер белән ничә минут эшләячәк, аңа күпме вакыт телевизор карарга ярый... Әгәр дә бала борчылып күзләрен уа башласа, бу аның аруыннан дип уйларга нигез бар, шуңа күрә компьютерны, телевизорны вакытында сүндерү турында онытмагыз. *Урамда, саф һавада күбрәк йөрергә кирәк. Беренчедән, баланың хәрәкәтләнүе кан йөрешен яхшырту өчен файдалы. Икенчедән, урамда аңа еракка карау өчен мөмкинлек бар. Бу вакытта күз мускулларына күнегү ясала, чөнки йортта аларга йөкләнеш аз, ә бу, үз чиратында, күз күрүенең начарлануына китерә. Мөмкинлек килеп чыгу белән, бала дәресләр әзерләгәндә, компьютерда эшләгәндә, китап укыганнан соң, балага тәрәзәдән еракка караштыргалап алырга киңәш итегез. Ерактагы әйберләр турында төпченеп сораштырсагыз (мәсәлән, әнә теге кирпеч өемендә ничә рәт кирпеч бар?), бу аның күрү сәләтенең яхшыруына сәбәп булып торыр. * Суда йөзү, чаңгыда шуу, гантельләр белән күнегүләр ясау — болар бар да кулбаш поясын ныгытырга ярдәм итә. Шул ук вакытта күзләр дә кан белән яхшы тәэмин ителәчәк. Күрә карау нәселдән күчкән балалар өчен суда йөзү бигрәк тә файдалы. Бу очракта аркага, муен зонасына массаж ясау курслары да ярдәм итәчәк.

Балаларның туклануын һәм сәламәтлеген күзәтеп торыгыз. Ел әйләнәсе өстәлдә җимешләр һәм яшелчәләр булырга тиеш. Күрү сәләтен яхшырту өчен, сыер мае, тәрәч балыгы бавыры, йомырка, чикләвекләр, кишер, фасоль, солы, карабодай боткалары, ит, балык ашарга кирәк. Ярты елга бер тапкыр күз табибына күренсәгез, үз вакытында табылган тайпылышларны , элекке хәленә кайтарырга мөмкин булыр.

Статистикага караганда, шактый күп очракта балаларның күрү сәләте бозылу башлангыч чорында ук билгеле була һәм савыктыруга җиңелрәк бирелә. Яшь балаларда нинди күз авырулары еш күзәтелә һәм аларны ничек белергә, авыруны вакытында ничек туктатырга—шул хакта түбәндә тукталып китәрбез.

Табиблар әйтүенчә, кайбер күз авыруларын шактый алдан белеп, дәвалап була. Ә менә соңга калып диагноз куелган күз авыруларын дәвалау 4 авыррак бара. Кечкенә балалар интегә торган күз авыруларының берсе — г амблиопия (күрү сәләте начарлану), икенче төрле әйткәндә «ялкау күзләр» й авыруы. Бу авыруны күзлекләр белән дәвалап булмый. Ул еш кына кылый 5 күзлелек (косоглазие), тумыштан булган катаракта (күз ясмыгы тукымасы яисә капсуласы өлешчә яки тулысынча тоныкланганда килеп чыккан күз ; авыруы), мөгезпәрдә (роговица) томалану һәм бер күзнең челтәр катламы ) (сетчатка) үсә алмау, икенче күз белән чагыштырганда, челтәр катлам үсешенең артта калудан гыйбарәт. Балаларын игътибар белән күзәткәндә, табибларга барганчы, ата-аналар бу чирне үзләре дә сизә алалар. Моның өчен, бер күзен ябып, бала икенчесе белән алга куелган әйбер артыннан күзәтергә тиеш. Аннан икенче күз белән шулай ук йөртеп карыйлар.

Күзнең йөрешенә карап, тайпылыш барлыгын-юклыгын баланың ата-анасы да күрә ала, ә савыктыру өчен, соңга калмыйча, әлбәттә, табибларга мөрәҗәгать итү яхшырак. Күзләрдәге вакытында (3 яшькә кадәр) табылган тайпылыш дәвалауга җиңелрәк бирелә, ә менә 3-6 яшьтән соң баланы савыктыру өчен күп көч куярга һәм вакытны күбрәк сарыф итәргә туры килә. Патологияне җиңү 6 яшьтән соң авырая, ә 9 яшьтән соң күз авыруын тулысынча дәвалап булмый дип әйтергә мөмкин.

Еш очрый торган тагын бер күз авыруы — кылый күзлелек. Бу авыру 2-3 яшьләр тирәсендә үсеш ала. Кылый күзлелек булганда, баш миендә ике күзнең әйберләрне бер бөтен итеп күрүендә кимчелек барлыкка килә. Кылый күзлелекне дәвалауны никадәр алдан башласаң, шулкадәр яхшы, ни өчен дигәндә, бу авыру беркайчан да үзеннән-үзе бетми. Дәвалау уртача 2-3 ел дәвамында бара һәм табибның авыруны даими күзәтеп торуы таләп ителә. Яшәү дәверендә барлыкка килгән кылый күзлелек төрле аппаратлар ярдәмендә дәвалана ала. Тумыштан килгән чир дәвага авыр бирелә, күп вакытта ' дәвалау өчен операция ясап, махсус тренажерлар кулланырга туры килә.

Имчәк балаларның күз авырулары.

Кечкенә балалар тумыштан килгән генетик тайпылышлардан һәм төрле инфекцияле авырулардан интегәләр. Шундый авыруларның берсе — яшь капчыгы ялкынсыну. Авыру борын-яшь юлы каналының эмбриональ тукымасы белән ябылуыннан барлыкка килә. Бу очракта 8-10 көнлек сабыйда күзенең эчке почмагы кызарып чыга һәм ул эренли башлый.

Баланың яшь капчыгына массаж ясап һәм күзенә бактерияләргә каршы дару тамызып савыгырга ярдәм итәргә була. Ләкин 2 атна эчендә авыру бетмәсә, баланы кичектерми күз табибына күрсәтергә кирәк.

Кайбер сабыйлар җитлекми туган балалар ретинопатиясе (челтәр катлам зарарлану) дип аталган бик авыр патологиягә дучар булалар. Кагыйдә буларак бу очракта ретинопатия лазер нурлары белән дәвалана. Дәвалауны һәм профилактиканы дөрес алып бару өчен, бала тудыру йортыннан чыкканнан соң, күз табибына ике атна саен күренеп тору яхшырак. Имчәк балалар ретинопатиясе, бала үсә төшкәч, яшүсмер чорында бик мәкерле авыруга — челтәр катлам кубарылуга китерергә мөмкин. Шуның өчен ретинопатия кичергән балаларның 18 яшькә кадәр күз табибы күзәтүе астында торуы хуплана.

Ата-аналар хәтеренә.

Балада күрү сәләтенә бәйле проблемалар булмасын өчен, түбәндәге киңәшләргә игътибар итү кирәк! Авырга узганчы, булачак ата-аналар ТОРЧ инфекцияләренә (токсопламоз, кызылча, цитомегаловирус, җенси юллар инфекцияләренә) тикшерүләр узарга тиеш. Сабыйның дөньяга килеп, беренче тавыш бирү минутларыннан ук аның күзләренә, төсле катлавының (радужная оболочка) зурлыгына игътибар итәргә кирәк.

Күзләре яшьләнеп торса, борын-яшь каналы ачылмавы турында шик­ ләнергә урын бар. Бу хәл бала туганнан соң 7 нче көнгә кадәр күзәтелергә мөмкин. Ул кимчелекне бетерү өчен, табиб массаж һәм күзне юдырту процедуралары билгеләргә мөмкин.

Шунысын да белергә кирәк: төсле катлауның зурлыгы 10 мм дан артык булырга тиеш түгел. Төсле катлау аннан зур булса, тумыштан булган глау­ кома авыруы турында шикләнергә мәҗбүр итә! Күз ярыклары, аларның симметрияле булуына да игътибар итегез. Әгәр сезне сагайтучы билге күрсәгез, баланы күз табибына күрсәтегез. Күз алмалары йөрешенә бик зур игътибар бирергә кирәк. 3 атнага кадәр аларның йөреше тәртипле булса, « бала караганда әйберләргә күз карашын туктатып карый һәм аларның йөрешен күзәтә башлый, күз алмаларының йөреше симметрияле булырга тиеш.

Уртача йөкләнешләр.

Шунысын да истә тотыгыз, баланың күз мускуллары 6-7 яшькә кадәр ныгыйлар, шул сәбәпле аларның йөкләнешендә артык киеренкелек тудырмаска тырышырга кирәк. Телевизор карау 30 минуттан артык булырга тиеш түгел, компьютер өйрәнү 15-20 минуттан артып китсә зыянлы. Мавыгулар күрә карауга (близорукость) китерә! Әгәр күрә карау көчәеп барса, хирургия катнашы белән склеропластика операциясе ясатып кына, күрә күрүне туктатырга туры килә.

Мәктәп елларында балаларның күрү сәләтенә бигрәк тә начар тәэсир итүче : факторлар — балаларның начар яктыртылган биналарда укулары, укыту ; вакытында күзләргә зур йөкләнеш китерү, телевизор, компьютерлар белән артык мавыгулар. Күрү сәләте яхшы саклансын өчен, түбәндәге кагыйдәләрне онытмаска кирәк: бала белән еш саф һавада йөрү файдалы, өйдә ул табигый яктылык яки дөрес оештырылган ясалма яктылыкта эшләргә тиеш. * Көзге-кышкы һәм язгы чорларда мәктәп балаларын дөрес тукландыру, махсус витаминлы комплекслар белән тәэмин итү файдалы. Балалар \ күз табибына күренеп тору турында онытмаска тиеш. Балагызның күрү сәләте начарланса, табиб кына дөрес күнегүләр, дарулар билгели һәм күзлек алырга ярдәм итә ала. Күзлекләр дөрес алынмаса, ул хроник баш авыртуларга һәм баланың укуда начар өлгерешенә китерергә мөмкин.

Искәрмәләр үзгәртү