Кызыл балан (җыр)

украин халык җыры

«Кызыл балан» (укр. Червона калина), җырның беренче юлы буенча: Ой у лу́зі черво́на кали́на… (Әй, болында кызыл балан..) ― авторы билгеле булган украин халык җыры, Украина сече укчылары маршы. Берничә вариантта билгеле.

Кызыл балан
Сурәт
Атама Ой, у лузі червона калина
... хөрмәтенә аталган V. opulus[d]
Дәүләт Украина
Моннан файдаланып эшләнгән Hey Hey Rise Up[d]
Жанр патриотик җыр[d]
Булдыручы Степан Чарнецкий[d] һәм Коссак, Михаил Андреевич[d]
Автор Степан Чарнецкий[d] һәм Коссак, Михаил Андреевич[d]
Чыгыш иле  Аустрия-Маҗарстан
Әсәр яки аның атамасы теле украин теле
Чыгару датасы 1914
Көйязар Степан Чарнецкий[d]
Текст авторы Степан Чарнецкий[d]
Илһамландыручы Разлились крутые бережочки[d]
Вакыйга кая урын алган Беренче бөтендөнья сугышының Көнчыгыш фронты[d]
Авторлык хокуклары статусы 🅮[d]
 Кызыл балан Викиҗыентыкта
«Червона калина»
Җыр
Язылган 1914
Чыгарылыш датасы 1914
Көй авторы халык көе
Михаил Гайворонский
Сүзләр авторы Степан Чарнецкий
Тел украин теле

2022 елның февралендә Россия басып керүеннән соң, «Червона калина» Украина символларының берсенә әйләнә. Сугыш башында аны территориаль оборонага язылган Андрей Хлывнюк(укр.) ― «Бумбокс» украин төркеме лидеры башкарган. Җырны башка артистлар һәм Pink Floyd төркеме дә башкара[1].

Кызыл балан ― украин мәдәниятенең борынгыдан килгән бер символы

Тарих үзгәртү

 
Андрей Хлывнюк – «Бумбокс» украин төркеме лидеры

Җырның беренче вариантын 1914 елда «Українська Бесіда» украин театрының директоры һәм режиссеры танылган шагыйрь Степан Чарнецкий яза. Василий Пачевскийның гетман Дорошенко турында «Хәрабә кояшы» трагедиясен куеп, ул финал җыры – Украинаның «Чи я в лузі не калина була» дигән сыктавыннан канәгать булмый. Оптимистик финал өчен Чарнецкий драмага украин халык җыры – «Розлилися круті бережечки»ны өсти. Спектакль эчтәлегенә яхшырак туры килсен өчен, ул андагы сүзләрне бераз үзгәртә, соңгы куплетны үзгәрешсез калдыра. Моннан тыш, Степан Чарнецкий җырга яңа, халыкчан көй дә язган. Михаил Коссак аны музыка кораллары өчен яраклаштыра. Спектакль, бигрәк тә аның соңгы строфасы ― «Ой у лузі» җырны популярлаштыруга китерә. Театр актерларыннан җырны украин яшьләре кабул итә. 1914 елның августында Стрый шәһәрендә «Ой у лузі» җырын беренче тапкыр УСС командиры Григорий Трух укчы Иваницкийдан ишетә. Тегесе аны Львов театры артистларыннан кабул иткән. Григорий Трух «Ой у лузі» җырының беренче строфасына тагын өч строфа өсти, шулар «Кызыл балан»ны тәшкил итә. Трух үз укчыларын әлеге җырны җырларга өйрәтә. Тиздән «Ой у лузі червона калина похилялась» исемле беренче укчы җыры Стрый буенча тарала. Аннары «Червона калина»ны Галичинада җырлый башлыйлар.

Бу җыр украин халкының бәйсезлеккә омтылу теләге белән бәйле булганга, Украина Совет Республикасы (1919-1991) булган вакытта аны җырлау тыелган була. Шулай да, аны Украина патриотлары законга буйсынмыйча җырлыйлар. Ул чорда бу җырны башкарган теләсә кайсы кеше төрмәгә утыртылган, кыйналган һәм хәтта туган җиреннән сөрелгән[2].

Хәзерге заман үзгәртү

2022 елның февралендә Россия Украинага һөҗүм иткәннән соң, җыр Украина символларының берсенә әйләнә. Җырны күп кенә Украина башкаручылары яздыра, Интернет һәм социаль медиа кулланучылары аны еш кына Украинага теләктәшлек күрсәтү өчен кулланалар; Украина белән бердәмлек билгесе итеп җырны төрле илләрдән җырчылар башкара. Территориаль оборонага язылган Андрей Хлывнюк – «Бумбокс» украин төркеме лидеры, Pink Floyd төркеме дә башкара [1].

Кырымда «Червона калина» милләтчеләр гимны дип билгеләнгән, аны башкару тыелган. Сентябрь аенда Бакчасарайда туйда кунаклар әлеге җыр көенә биегән өчен ресторан хуҗасы хөкемгә тартылган булган. Октябрьдә Кырым полициясе Симферопольдә яшәүче, «Матурлык Королевасы — Кырым. Яз-2022» җиңүчесе Ольга Вәлиеваның (кыз фамилиясе — Паламарчук) дус кызы белән бергә «Ой у у лузі червона калина» җырын башкарган видеосы аркасында тикшерү башлаган [3].

Көй авторы үзгәртү

Степан Чарнецкий сүзләре буенча, көйне ул үзе язган. Музыка белгечләре (Филарет Колесса, Василий Витвицкий) җырны халык җыры дип исәпли. Аерым алганда, Василий Витвицкий бу җырның мотивы «Ой зацвела красная калина над колодцем» җырыныкы, дип белдерә.

Владимир Гордиенко үзенең «Украинские Сечевые Стрельцы» хезмәтендә музыканы танылган композитор, күп кенә укчы җырлары авторы Михаил Гайворонский язган дип хәбәр итә.

Җыр сүзләре үзгәртү

Җыр тексты Тәрҗемә

Ой у лузі червона калина похилилася.
Чогось наша славна Україна зажурилася.
А ми тую червону калину піднімемо,
А ми нашу славну Україну, гей, гей, розвеселимо!
А ми тую червону калину піднімемо,
А ми нашу славну Україну, гей, гей, розвеселимо!

Не хилися, червона калино, маєш білий цвіт.
Не журися, славна Україно, маєш вільний рід.
А ми тую червону калину піднімемо,
А ми нашу славну Україну, гей, гей, розвеселимо!
А ми тую червону калину піднімемо,
А ми нашу славну Україну, гей, гей, розвеселимо!

Ой у полі ярої пшениці золотистий лан.
Розпочали стрільці січовії з ворогами тан.
А ми тую ярую пшеницю ізберемо,
А ми нашу славну Україну, гей, гей, розвеселимо!
А ми тую ярую пшеницю ізберемо,
А ми нашу славну Україну, гей, гей, розвеселимо!

Як повіє буйнесенький вітер з широких степів,
Та прославить по всій Україні січових стрільців.
А ми тую стрілецькую славу збережемо,
А ми нашу славну Україну, гей, гей, розвеселимо!
А ми тую стрілецькую славу збережемо,
А ми нашу славну Україну, гей, гей, розвеселимо!

Әй, кызыл баланның болында башы иелгән,
Нигәдер безнең данлы Украина кайгыда.
Ә без ул кызыл баланны күтәртербез,
Ә без данлы Украинаны, әй-әй, бәхетле итәрбез!
Ә без ул кызыл баланны күтәртербез,
Ә без данлы Украинаны, әй-әй, бәхетле итәрбез!

Баш имә, әй, кызыл балан, синдә ак чәчәк бар,
Борчылма, данлы Украина, синең ирекле халкың бар.
Ә без ул кызыл баланны күтәртербез,
Ә без данлы Украинаны, әй-әй, бәхетле итәрбез!
Ә без ул Кызыл баланны күтәртербез,
Ә без данлы Украинаны, әй-әй, бәхетле итәрбез!

Әй, язгы бодай кырында алтын басу бар,
Укчылар дошман белән сугыш биюен башладылар.
Ә без бу язгы бодайны җыеп алырбыз,
Ә без данлы Украинаны, әй-әй, бәхетле итәрбез!
Ә без бу язгы бодайны җыеп алырбыз,
Ә без данлы Украинаны, әй-әй, бәхетле итәрбез!

Киң даладан көчле җилләр иссә,
Украина буйлап укчылар данын таратса.
Ә без бу укчыларның данын сакларбыз,
Ә без данлы Украинаны, әй-әй, бәхетле итәрбез!
Ә без бу укчыларның данын сакларбыз,
Ә без данлы Украинаны, әй-әй, бәхетле итәрбез!|-

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү