Кустанай аты (каз. Қостанай жылқысы) — менге һәм җигелә торган атлар токымы. Токым XIX ахырында — XX гасырның 1 нче яртысында Казакъстанның Кустанай өлкәсе ат заводларында җирле казакъ аты һәм дон, стрелецк, асыл менге ат токымнары нигезендә китереп чыгарганнар. Төсе җирән һәм туры. Җилкә биеклеге 150–154, гәүдә кыек озынлыгы 152–154, күкрәк колачы 179–183, уч колачы 18,9–19,7 см. Иярле һәм җигүле кулланыла. 3 яшьлек атлар иң югары йөгереклеге: 2400 м — 2 мин 37,6 с; 100 км — 4 ч 1 мин 5 с. Токым айгырлары Казакъстанда көтү атчылыкта яхшыртучы буларак кулланыла.

Кустанай аты Казакъстан почта маркасында

Чыганаклар үзгәртү

  • Сельскохозяйственный энциклопедический словарь (тат. Авыл хуҗалыгы энциклопедия сүзлеге). — М.: Советская энциклопедия, 1989. — 718 с.